Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Алар район газетасын чыгарган

«Биектау хәбәрләре" газетасы бүген районыбызда күп гаи-ләләргә килә. Район тормышын һәрьяклап яктыртучы бу газетаның тарихы нинди соң? Ул Дөбъяз авылы тарихы белән бик нык бәйләнгән. 1930 нчы елга кадәр Дөбъяз ике мәхәлләле гади бер авыл булган. Беренче мәхәлләдә 215 йортта 690 ир, 660 хатын-кыз гомер кичергән. Икенче мәхәлләдә 346 ир,...

«Биектау хәбәрләре" газетасы бүген районыбызда күп гаи-ләләргә килә. Район тормышын һәрьяклап яктыртучы бу газетаның тарихы нинди соң? Ул Дөбъяз авылы тарихы белән бик нык бәйләнгән.

1930 нчы елга кадәр Дөбъяз ике мәхәлләле гади бер авыл булган. Беренче мәхәлләдә 215 йортта 690 ир, 660 хатын-кыз гомер кичергән. Икенче мәхәлләдә 346 ир, 350 хатын-кыз яшәгән. Утызынчы еллар башында Татарстанда районнар оеша башлаган. Шулай итеп, 1930 нче елда Дөбъяз районы да оешкан. Дөбъяз районына 28 авыл Советы кергән. Районның территориясе 872 кв. километр булган.

Район оешкач, 1931 нче елда халык суды оеша. Балтач-Арча кантонында тикшерүче булып эшләүче Гомәр ага Бәшировны Дөбъяз районына судья итеп билгелиләр. Бераз вакыттан соң татар районнарында матбугат чарасы кирәк булуы ачыклана. Республика ВКП(б) партия оешмасы районнарда газета чыгаруны оештыруны кирәк дигән карарга килә. Шуннан Дөбъяз райкомы бюросында газета оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Бюрода редактор кандидатурасын карыйлар. Гомәр ага Бәшировның бу вакытта "Сиваш" әсәрен тәмамлаган чагы була һәм ул матбугат эшенә кереп китүгә юл ачылганны аңлап, бюрода редактор итеп үз кандидатурасын күрсәтә. Бюро бу тәкъдимне хуплый. Шул ук бюрода газетаның исемен "Колхозчы" дип атыйлар.

Ләкин бу вакытта газетаны чыгара белүче беркем дә булмый. Һәм редакторны тәҗрибә өйрәнү максаты белән Казанга җибәрәләр. Гомәр ага Казанда газета чыгару серләре белән танышканда, район үзәгендә редакцияне оештыру мәсьәләләре белән "Кызыл Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасында хезмәткәр булып эшләүче Шыпшыйк авылы кешесе Сәйдәшев Әхмәт шөгыльләнә, һәм газета чыгаруны оештырып җибәрә.

Бу вакытларда Киек авылы мәктәбендә мәктәп директоры булып эш-ләгән партия члены Хәсанов Бари Хәсән улы "Колхозчы" газетасына үз мәкаләләрен яза башлый һәм актив корреспондент булып китә. 1934-35 елларда аны райком бюросына сайлыйлар. Озак та үтми 1935 нче елда райкомның агитация-пропаганда бүлегенә эшкә чакыралар.

Гомәр ага Бәшировның "Кызыл Татарстан" газетасына язган мәкаләләрен обком югары бәяли һәм аны кире Дөбъязга җи-бәрмиләр. "Сиваш" әсә-рен рус теленә тәрҗемә иткәннән соң Гомәр Бәшировның исеме Советлар Союзына билгеле була. "Кызыл Татарстан" газетасы Сәйдәшев Әхмәтне дә үзенә чакырып ала. "Колхозчы" газетасының баш редакторы итеп Хәсәнов Бари Хәсән улын билгелиләр. Һәм ул Дөбъяз районы беткәнче (район 1963 нче елда бетә) "Колхозчы" газетасының баш редакторы булып хезмәт куя.

Газетаның гомере озын була. Соңыннан аны "Ильич юлы" дип, ә хә-зер "Биектау хәбәрләре" дип атыйлар. "Колхозчы" газетасында каләм тибрәтүче, хезмәт юлын башлаучылар арасында:

Самат Шакир - язучы- журналист;

Рәшит Зәкиев - университет бетереп, "Колхозчы" газетасына юллама алып эшкә кайта. Соңыннан "Чаян " журналының редакторы;

Альберт Хәсәнов - язучы- журналист;

Реклама

Ибраһимова Винария Гарәфи кызы - Дөбъяз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы;

авылдашыбыз хөрмәтле Фәхретдинова Мөршидә апа - укытучы, директор, мәдәният хезмәткәре;

Вәлиева Роза апа - гомере буена укытучы булып эшли һәм башкалар.

Без «Биектау хәбәрләре» газетасына ел саен язылабыз. Аның сәбәбе гади. Бу газетага Яруллиннар гаиләсе 1944 нче елдан бирле языла икән. Минем кайнанам - Яруллина Мәсхүдә Кадыйрҗан кызы 16 яшендә газетага хәреф җыючы булып эшкә килә. Ул вакытта бу бик авыр хезмәт була. Хәрефләрне сукыр лампа яктысында кулдан җыялар. Газета әзер булмыйча эш сәгате бетми. Ул бу эштә 18 ел хезмәт куя. Мактау кәгазьләре -аның фидакарь хезмәте турында сөйли.

Октябрь бәйрәменең 40 еллыгы хөрмәтенә аны 1957 нче елда РСФСР культура Министрлыгы, Профсоюзларның Үзәк комитеты Мактау кәгазе белән бүләклиләр. Бу - аның һәм "Колхозчы" газетасы коллективының эшенә югары бәя була.

Мин белгәннән бирле (1978 ные елдан башлап) бер генә елны да газетага язылмаганны хәтерләмим. Безнең Яруллиннар гаиләсе өчен бу газета кадерле бер басма. Ул әниебез Мәсхүдә Кадыйрҗан кызы турында матур истәлек тә булып тора.

Әлеге мәкаләне әзерләүдә булышкан өчен мәктәбебезнең элекке укытучысы Садриев Марсель абыйга рәхмәтемне белдерәм.

Фото. Әниебез Мәсхүдә Яруллина хезмәттәшләре арасында. Аннан сул якта - Бари Хәсәнов, уңда - Альберт Хәсәнов, Альберт алдында - Роза Гыйбадуллина. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев