Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Алар илгә Җиңү китерде

Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыгын илебездә хәзерге вакытта яшәүчеләр дә, киләчәк буыннар да хәтерендә нык саклар. Ул дәһшәтле сугыштагы Бөек Җиңүгә фронттагы һәр сугышчының һәм тылдагы һәр хезмәт кешесенең каһарманлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә бүген без кулына корал тотып сугышканнарны, Җиңүне хәрби заводларда станокларда эшләп якынайтканнарны, кырларда иген...

Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыгын илебездә хәзерге вакытта яшәүчеләр дә, киләчәк буыннар да хәтерендә нык саклар.

Ул дәһшәтле сугыштагы Бөек Җиңүгә фронттагы һәр сугышчының һәм тылдагы һәр хезмәт кешесенең каһарманлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә бүген без кулына корал тотып сугышканнарны, Җиңүне хәрби заводларда станокларда эшләп якынайтканнарны, кырларда иген иккән-нәрне, урман кискәннәрне, саклану корылмалары төзегәннәрне - барысын да искә алабыз һәм данлыйбыз.

Шәпше авыл җирлеге ветераннарын "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләү булды. Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә бер фронтовик һәм 30 тыл хезмәтчәне яши. Аларның барысын да Шәпше урта мәк-тәбенә чакырдылар, юбилей медальләрен тапшыру тантанасы мәктәпнең спорт залында узды.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ветераннарны Җиңүнең якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, актив озын гомер теләде. Беренче итеп ул юбилей медале белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдулла Исмәгыйль улы Хәбибуллинны бүләкләде. Ул көнне тантанага 14 тыл хезмәтчәне килгән иде. Рөстәм Галиулла улы аларга медальләрне рәхмәт сүзләре әйтеп, муллык һәм нык сәламәтлек теләп тапшырды.

Җыелган кешеләр районның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнүе турында "Хәтерлибез, кайгыртабыз..." дип аталган фильмны кызыксынып карадылар. Шәпше урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл үзешчәннәре эчтәлекле концерт оештырган иде. Сугыш елларындагы җырлар җырланды, патриотик шигырьләр сөй-ләнде. Югары сыйныф укучылары стройда җырлап үттеләр. Бәйрәм ахырында балалар хөрмәтле кунакларга үзләре әзерләгән сувенирлар бүләк итте.

Медаль алучыларны "Серп и молот" ширкәте директоры Анна Захарова, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Валентина Ислямова, Казначылык департаментының территория бүлеге җитәкчесе Наталья Савинова котлады. Бәйрәм тәмамланганда, ветераннарны тагын бер күңелле сюрприз көткән иде: "Серп и молот" ширкәте бәйрәм табыны да әзерләгән булып чыкты. Хатирәләр яңарту һәм җанлы сөйләшү чәй эчә-эчә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев