Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

9 Май – үзенчәлекле бәйрәм

Җиңү көне хөрмәтенә митинг - районда яшәүче-ләрне аерым бер чакыруны таләп итми торган вакыйга. 9 май иртәсендә бу бәйрәмне ихтирам итүчеләрнең барысы да Биектау районы үзәгенә - һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориал янына Геройлар Аллеясына агылды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә дәрәҗәле урыннар бирелде. Һәр авыл җирлегеннән...

Җиңү көне хөрмәтенә митинг - районда яшәүче-ләрне аерым бер чакыруны таләп итми торган вакыйга. 9 май иртәсендә бу бәйрәмне ихтирам итүчеләрнең барысы да Биектау районы үзәгенә - һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориал янына Геройлар Аллеясына агылды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә дәрәҗәле урыннар бирелде. Һәр авыл җирлегеннән данлы буын вәкилләре килгән иде.

Тантана сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент алдына чәчәк кәрзиннәре һәм веноклар куюдан башланып китте. Традиция буенча сугышларда башларын салган каһарманнар истәлегенә залп яңгырады.

Район халкын район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

- Унбер мең биектаулы чит-ят җирләрдәге туганнар каберлекләрендә мәңгегә ятып калды. Без аларны белергә һәм онытмаска тиешбез. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел" дигән канатлы сүзләр безнең тормыш принцибы һәм әхлак үрнәге булырга тиеш, Җиңүнең данлы традицияләрен саклау һәм үстерү яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Бу безнең катлаулы, дөньяның төрле почмакларында хәрби бәрелешләр чыккан заманда аеруча мөһим. Без гомумкешелек кыйммәтләрен саклау өчен барысын да эшләргә бурычлыбыз. Чөнки алар өчен җиңүчеләр буыны үз гомерләре бәрабәренә көрәшкән бит, - диде ул.

Район ветераннарын һәм митингка җыелучыларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская котлады. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөрәҗәгатен укыды.

- Ветераннарның күбесе, инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүген яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар, бу исә буыннар чылбыры өзелмәвенең ачык гәүдәләнеше булып тора.

Реклама

Хөрмәтле ветераннар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшә-сәгез иде! - диелә Мөрә-җәгатьтә.

Митингка җыелган халыкка котлау сүзләре белән хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов мөрәҗәгать итте.

- 9 Майда без катнаш хисләр кичерәбез: кояшлы яз килүгә, күк йөзенең тыныч булуына шатланабыз, миллионлаган совет кешесенең гомерен кискән сугыш турында уйлаганда кайгырабыз һәм елыйбыз. Туган илебез өчен катлаулы, авыр вакыт турындагы истәлек изге, ә хәзерге вакытта безнең араларда булган ветераннар турында кайгырту барыбызның да намус эше булырга тиеш, - диде районның ветераннар оешмасы рәисе Любовь Степановна Зотова.

Бәйрәмдә балалар күп иде, әтиләребез һәм бабаларыбыз нәкъ менә шулар хакына көрәшкәннәр дә инде. Алар ветераннарга кызыл канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары, сугыш чоры һәм тыныч тормыш мизгелләрен күрсәтеп, дулкынландыргыч әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Район кадетлары мактаулы каравылда тордылар.

Митинг салют белән тәмамланды. Бу көнне теләге булган һәркем поход кухнясында пешерелгән боткадан авыз итә алды. Ветераннарны - кадерле кунакларны тантаналы җыелыштан соң бәйрәм табынына чакырдылар, алар анда бер-берсе белән аралаштылар, сугыш чоры һәм хәзерге заман җырларын тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев