Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
гаҗәеп хәлләр

Без моны көн саен эшлибез. Шуның аркасында ике хатын чак кына сукыраймаган...

Бер күз 15 минут тирәсе сукырая, ә аннары кабат “җибәрә”...

22 һәм 44 яшьлек ике хатын-кыз, вакыт-вакыт күрми башлауларына зарланып, күз табибына мөрәҗәгать итә. Әлеге авыру докторны хафага сала.

Бер күз 15 минут тирәсе сукырая, ә аннары кабат “җибәрә”...

Шундый ук симптомнар белән килүчеләр саны артканнан арта бара һәм табиблар моның сәбәбен ачыкларга тырышып, чаң суга. Авырулар бик күп төрле тестлар, МРТ (магнит-резонанслы томография), йөрәккә УЗИ һәм башка анализлар аша уза, әмма җавап барыбер табылмый.

Соңыннан һәрбер зарар күрүченең нинди тормыш рәвеше алып барганын ачыклый башлыйлар һәм аларның барысын да нәрсә берләштергәнен аңлыйлар.

Реклама

Барысында да смартфоннарында төнлә “утыру” гадәте булган! Аларда башта сукыраю вакытлыча гына булса да, табиблар бөтенләй күрми башлау куркынычының югары булуын ассызыклый.

Нәтиҗәдә, Гарвардта тагын бер тикшерү була һәм ул фаразлауның дөреслеген генә исбатлый. Сукырайту өстенә, телефон экранындагы утның җемелдәве симерүгә, диабетка, йөрәк авыруларына һәм хәтта ракка да сәбәп була ала икән!      

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/bez-mony-kn-saen-eshlibez-shuny-arkasynda-ike-khatyn-chak-kyna-sukyraymagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев