Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ

    25 нчы ноябрьдә билгеләп үтелгән Әниләр көне турында Мәмдәл урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары язган иншалар. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием Гөлинә кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Ул мәктәптә эшли. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма әниемне...

    25 нчы ноябрьдә билгеләп үтелгән Әниләр көне турында Мәмдәл урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары язган иншалар.

    Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием Гөлинә кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Ул мәктәптә эшли. Мин әниемне бик яратам. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әмма әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны яхшылыгы, ягымлылыгы, тыйнаклыгы өчен яратам.
    Минем әнием бик чибәр. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә. Куллары гаҗәеп җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын маңгайга кую белән, бөтен авыруларым бетеп киткән кебек була. Әнием янымда булганда бөтен борчулар да, авырулар да онытыла.
    Әнием безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп, әтием белән бергә озак яшәсәгез иде.
    Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

    Мин дөньядагы иң бәхетле кеше, чөнки минем әнием бар. Ул минем матурым, алтыным. Мин аны бик яратам. Ул иртүк торып, йокыдан торуыбызга тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясап куя. Кунаклар килгәндә, табынга чыгарасы ризыкларны да әни әзерли. Бакчада матур-матур чәчәкләр, өйдә, тәрәзә төбендә төрле-төрле гөлләр үстерә. Әнием, мин сине бик-бик яратам!
    Рушан ГОМӘРОВ.

    Җир йөзендә булган әниләрдән иң матуры, иң ягымлысы - минем әнидер, мөгаен. Ул безне һәркөнне тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын-җиргә яткырып йоклата. Ә иртән тәмле чәен кайнатып, өстәлгә тәмле ризыклар куеп, ашатып, эчертеп, мәктәпкә озата. Ә мәктәптән кайткач, түземсезлек белән әнинең эштән кайтуын көтәбез. Ул ишектән керүгә, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, укудагы уңышларыбыз турында сөйлибез. Шулай итеп, безнең өчен җанын да кызганмаган әниебезне, тырышып укуыбыз белән сөендерергә телибез. Әни сөенеп елмайганда, безгә дә рәхәт була. Без әнине хөрмәт итәбез.
    Илүзә ВАХИТОВА.

    Минем әниемнең исеме Фәридә. Аңа 37 яшь. Ул уртача буйлы, коңгырт чәчле, кара күзле. Әнием тыныч холыклы, бик тә ягымлы. Без әнигә өч бала: апам Лилия, абыем Илгиз һәм мин. Әниебез барыбызны да тигез ярата. Безнең уңышларыбызга бездән дә артык куана, кайгырган, хәсрәтләнгән чаклары да була. Әниебезне борчымаска тырышабыз. Ул кушканнарны җиренә җиткереп үтибез, тәртипле булырга, әйбәт укырга тырышабыз. Әниемнең озын гомерле, сау-сәламәт, бәхетле булуын телим.
    Фәнис ГАЛИЕВ.

    Әниемнең исеме Инзилә. Ул минем өчен иң кадерле, иң кирәкле кеше. Әни гаиләбездәге татулык, тынычлык, гаилә учагын саклаучы кеше. Әнием өйдә булганда кояш та ныграк елмая, кошлар да моңлырак сайрый кебек тоела миңа. Мин әнигә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Йомшак кулларың, тәмле сүзләрең өчен мең рәхмәт сиңа, кадерле әнием!
    Илмир ӘХМӘТҖАНОВ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: