Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ГАЗЕТА УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Хәмәтҗан Мансуры

Кеше өлкәнәя барган саен үзенең үткәннәрен, күргән-белгән вакыйгаларны искә төшерә башлый. Миңа моны исбатлап торырга кирәкми. Бүгенге язмам хезмәт яратучан, игелекле гамәлләре белән кешегә файда китерүче, тырыш гаилә – Юртыш авылында яшәүче Галиев Мансур абый гаиләсе турында.

Мансур абыйның Мөнәвәрә апа белән гаилә корып яши башлаганнарына нәкъ 60 ел булды. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, алар авылның иң өлкән кешеләре дә.  Мансур абый 1935 елда туган. Сугыш чоры баласы. ,,Ул елларда хезмәт көненә икмәк граммнарда гына бирелде, ул кыш чыгарлык түгел иде. Әти-әниләр җилкәләренә күтәреп 35 чакрым ераклыктагы  Казаннан ипи ташып гаиләне туйдыралар иде, җәй җиткәч кычыткан ашы, кузгалак, сәрдә үләнле аш, черек бәрәңге күмәче бүгенгедәй хәтердә. Өстебездә ямаулы күлмәк, киндер ыштан, аякта тула оек белән кигән чабата. Яз көннәрендә аңа су үтмәсен өчен  агач шакмак куя идек”, - дип искә ала Мансур абый. – “Сугыш тәмамлангач та  авыр тормыш дәвам итте, чөнки сугыш китергән җимереклекләрне торгызырга, илнең хуҗалыгын аякка бастырырга кирәк иде. Ул елларда икмәк тә карточка белән 1947 елның декабренә кадәр бирелде.  Ул вакытта авылда хәзерге уңайлыкларның булу мөмкинлеге башка да керми иде. Радио бөтенләй юк, телефон булса да бары тик колхоз идарәсендә генә. Сирәк кенә клубка движок белән эшли торган кинофильмнар алып киләләр, электр уты юк, ә телевизорны әйтәсе дә юк. Шулай да авыл кешесе, кем булуына карамастан, көнен дә, төнен дә эшләде. Колхозчылар  күмәкләп тырыштылар, бер-берсенә ярдәмчел булдылар.”  Мансур абыйга боларның барысын да татырга, яшьтән колхозда төрле эштә эшләргә туры килгән. Аның иң яраткан хезмәте дә ат белән эшләү булгандыр, мөгаен. Лаеклы ялга чыккач та шактый еллар  лапасында ат  тотты. Гомер-гомергә колхозчыларга процент печәнлеге   бирелә иде. Аңа һәрвакыт Мәрҗемәл болыны эләкте. Хәзер махсус печән җыючы юк дәрәҗәсендә, күбесе сатып кына алалар. Ләкин Мансур абый гаиләсе белән шул болынны бәйрәм төсмере кертеп чабалар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, беренче чабынны ул башкара. Атап бирелгән болынны үз җирләре кебек саклап, барлап торалар. Шунда ук үзләре казыган чишмәлек. Мансур абыйның чишмә суы җылынса, тәмсезләнә, дип әйтергә ярата.  Ә аның саф, чиста суын үрелеп кенә алырлык. Шунда ук утырып ял итәрлек  киртә-куаклардан гына ясалган урындыклар, күләгә хасил итәрлек махсус  утыртылган агач-куаклар, әйтерсең ул тирәлек үзе бер манзара. Ә  печәнне, машиналары гаражларында булуына карамастан, рәвешен китереп ат белән алып кайталар. Печәнне арбага төягәндә дә йөк өстендә Мансур абый тора. Йөк төялеп беткәч  тә: “Әйдә, малкай, домой давай” - диюгә,  ат та кузгалып китә, ә йөк өстендә Мансур абыйның үзе генә җырлый торган ”Күгәрченем” җыры ишетелә.
                            Рәис САТТАРОВ  
                                   

 

Реклама

                                   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев