Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ХУШ, АВЫЛЫМ! ИСӘНМЕ, АВЫЛ!

    (Якташ язучыбыз Зиннур Хөсниярның "Хуш, авылым!" романы буйлап сәяхәт) "Кайтырлык туган авылыңның булуы мең тапкыр кадерлерәк!" Зиннур Хөснияр. Туган авыл... Туган туфрак... Туган җир... Авыл һәм җир... Язучы... Бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын һәм аерылгысыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки язучы үз язмышын, көнен-төнен, аен-елын әлеге дә баягы шул...

    (Якташ язучыбыз Зиннур Хөсниярның "Хуш, авылым!" романы буйлап сәяхәт)
    "Кайтырлык туган
    авылыңның булуы
    мең тапкыр
    кадерлерәк!"

    Зиннур Хөснияр.
    Туган авыл... Туган туфрак... Туган җир... Авыл һәм җир... Язучы... Бу төшенчәләр бер-берсенә бик якын һәм аерылгысыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки язучы үз язмышын, көнен-төнен, аен-елын әлеге дә баягы шул авыл, җир белән бәйли һәм дә ялгышмый. Моның шулай икәнен кылган гамәлләре, башкарган эшләре раслый. Биредә сүз язучы Зиннур Хөснияр һәм аның әсәрләре турында бара.
    Балачак, үсмер еллары авылы белән турыдан-туры бәйле булса, кылган эш-гамәлләре аның алдагы тормышында маяк булып, юлын яктырталар. Кайсы гына әсәрен укысак та, авыл сулышын тоябыз, һәр авылның үзенә генә хас, башка бер җирдә дә була алмый торган, кабатланмас табигате белән очрашабыз. Ә авылның йөзек кашы булган авыл халкы үзе сихри бер дөнья! Менә шуларны бер йомгак итеп күрә белү, ә аның өчен - күңел күзең булу кирәк. Язучы өчен бигрәк тә. Зиннур Хөснияр бер әңгәмәсендә болай дип искә ала: "Мин язучы булуны үз-үземә максат итеп куймадым, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты", - ди. Күрәсең, күңел күзе күргән нәрсәләргә ул җан өргән һәм алар гүя, җанланып, безнең хозурыбызга күчкән.
    ...Шигырь конкурсы… Йомгаклау туры… Җиңү... Бүләкләү тантанасы... Мине сәхнәгә чакырдылар...Һәм... Кулымда - Кош... Каурый канатлы ирекле Кош! Ул мине үзенең куе каурыйлы канатына күтәреп алды да Галәм киңлегенә күтәр-де... Очсыз-кырыйсыз киңлек! Югарырак күтә-релгән саен, күк йөзе яктыра бара. Миңа әйтеп бетергесез рәхәт! Ни хикмәт - сулышым да икенче!
    Рәхәт хисләрдән бераз айный төшеп, кайсы урыннан күтәрелеп китүемне барлау өчен карашымны түбәнгә юнәлттем. Ә анда...
    ...Басу-кырлар буйлап җир җиләкләре тәгәрәшкән. Очсыз-кырыйсыз киңлек! Җил кызы, җиргә тәгәрәп, җиләк ашый. Кичәге иген кырларына тау башындагы чирәм шуып төшкән...
    Җир-Әнкәнең күңелен сагыш биләгән, аның бәгыре сызлый. Җир-Әнкә өстендә - кара корым. Шул корым безне дә куып тотар сыман...
    Гүзәл Кошым шунда телгә килде: "Инде хәзер синең дә канатларың бар. Теләсәң, Галәм киңлеген бергәләп иңләрбез. Тик бер шартым бар: син бар нәрсәне күзәтеп, истә калдырып, күргәннәрең турында Җирдәге дусларыңа сөйләргә, юлда нинди генә каршылыклар очраса да, сабыр канатларыңны сындырмыйча, гел алга омтылырга, ә иң мөһиме - Галәмгә күтәрелеп киткән урыныңны хәтердә калдырырга, онытмаска тиешсең!!!". Шулай диде дә Кошым, киң колач алып, туган якларына юл тотты. Бик озак (адашмасын диптер инде) артымнан күзәтеп, озатып калды. Күңелем шулай сизде.
    Мин - Галәм кочагында! Күпме гизәрмен - билгесез... Тик сабыр канатларым гына сынмасын иде!
    Авылым! Җир Кешеләре! Көтегез мине! Мин кайтырмы-ы-ы-н !
    Юлым дәвам итте. Җир-Ананың кайсы гына почмагын күзәтмәдем дә, нинди генә Кешеләрен күрмәдем мин аның! Себер тайгалары, иксез-чиксез далалары, Сөен һәм Урал таулары, дүрт йөзгә якын елганы үзенә сыендырган диңгез колачлы Байкал күле, аннан аерылып чыккан, риваятьләрдә сөйләнгән Ангара елгасы, күңелгә бик тә якын Ашкын, Илләт, Ашыт буйлары, Тәкәнеш, Сарман, Саба яклары, күккә ашарга тиешле, зур тарихлы Байтамак авылы, гүзәл Кошымның газиз туган ягы - Казан арты - Дөбъяз төбәге - Битаман, Бикнарат авыллары... Һәр якның үзенә генә хас шифалы һавасы, искиткеч бай табигате, ягъни, "авыл терапиясе". Һәм инде шушы гүзәл манзараны тулыландырып торган Кешеләре - Зыятдин агайлар, Сәйфетдиннәр, Апанаевлар, Рөстәмнәр, Байтимерләр, Миңлебайлар, Борһаннар, Госманнар, Байбулатлар, Арсеннар, Алмаслар, Шәйхетдиннәр, Гыйләҗетдиннәр, Мәҗитләр, Исхаклар, Шамил-ләр, Шәүкәтләр, Болгар патшасы, Батырлар, Кәлимулла агалар, Хәнәфи агалар, Илгизләр, Булатлар, Фоатлар, Айратлар, Һәдия апалар, Нурияләр, Зиләләр, Гайшәләр, Гөлмәрьямнәр, Майшәкәрләр, Наҗияләр, Сәкинәләр, тагын бик күп, бик күпләр... Кайда гына булмадым мин, кемнәр белән генә очраштырмады да, кемнәр белән генә аралаштырмады мине бу чиксез дөнья! Ләкин, Галәмне аркылыга-буйга иңләсәм дә, Җир сере әлегә янә үзендә генә сакланып калыр... Шуны аңладым.
    Ниһаять, ерак сәфәрем тәмам. Мине ерак юлга үзенең фатихасын биреп, канат куеп очырган туган ягыма якынлаштым. Авылымда әллә ни үзгәреш сизелми кебек. Шунысы бик тә куандырды. Шул ук таллар, шул ук басу- кырлар, шул ук инеш, чишмә буйлары... Исәнме, газиз Туган Җирем!
    Исәнме, Авылым! Исәнме, Ямаширмәм! Исәнме, Туган нигез! Исәнмесез, минем газиз әти-әнием, туганнарым! Күрегез, мин Сезгә кайтты-ы-ы-м!
    Туган нигезгә тукталганчы, ерак бабаларым, күкрәк сөтен имезгән газиз әнием, вакытсыз гомерләре өзелгән канкардәшләрем яшәгән мәңгелек йортка - авыл зыяратына юл алдым. Теләгем - сәламемне җиткерү иде .
    "Әнием, синең күкрәк сөтеңне имеп, синең фатыйхаңны алып, ерак Галәмгә очырган кызың, канатларын ныгытып, синең яныңа исән-сау килеш әйләнеп кайтты. Хәтерлисеңме, әнием, син мине үлем кочагыннан алып калган көнне? Миңа җан сулышыңны өреп, мине терелттең дә, шул сәгатеңдә үк үзең мәңгелеккә китеп бардың... Катлаулы операциядән соң аякка баскан көнем иде ул... Синең хәер-догаң белән йөреп киттем мин, әнием, ишетәсеңме?! Иң зур үкенечем - соңгы сулышыңны алган вакытта яныңда була алмадым, әнием... Кичер мине, булдыра алсаң, кичер! Авыр туфрагың җиңел булсын! Хәер-фатыйхаңнан ташлама, әнием! Бәхил бул!
    Синең догаларың бүген миңа юлдаш! Рәхмәт сиңа, барысы-барысы өчен дә!
    Синең янда - синең бәгыреңнән өзелеп төшкән җимешләрең - өч балаң ята. Әнием, ничекләр түздең икән син аларны югалтуга? Сабыр канатларың ничек чыдады икән? Урының җәннәтнең түрендә булуына шигебез юк, әнием!
    Әтиебез белән икегезгә сигез күгәрчен идек без. Аннан - бишәү калдык.
    Бүген бишебез дә исән-саулар, әнием. Сезнең хәер-догагыз саклый безне. Әтиебез бүгенгесе көнне бик бәхетле. Тик күзләре генә моңсу. Пар канаты каерылган шул... Тик шулай да, ун оныгы, алты оныкчыгы әтиемнең моңсу күзләренә яктылык өстәп, яшәү яме биреп торалар. Бертуганнарым - абыем белән энеләрем - дүртесе дә авылда - әтиебез янәшәсендә, Җир уллары булып яшиләр, тырышып эшлиләр. Тормышларыннан барысы да канәгать. Әтиебезнең таянычы - туган авылы, аның авылга тугры кешеләре, без - балалары һәм дә аңа тугры калган каләме. Матур шигырьләре, тормышыбыздагы уңай һәм тискәре үзгәрешләр, мәхәббәт, яшьлек турындагы киң эчтәлекле язмалары әледән-әле газета-журнал битләрендә урын ала, кешеләрне куандыралар. Язмалары өчен иң якын булган тема - туган авылы, аның кешеләре, икмәк һәм аны үстерүчеләр.
    "Язмышыма чиксез рәхмәтлемен!" - ди әтием. Чынлап та, үзең сайлаган язмыш, матур тормышың, яратып башкарган эшең, горурланырлык балаларың, балдан татлы оныкларың, үзең корган, бүгенге көнгә кадәр таралмаган нык нигезең, утырткан агачларың һәм дә җан тынычлыгың булу бәхет түгелмени? Кеше өчен моннан да зур бәхет була да алмый.
    Шулай булгач, әнием, борчылырга урын юк. Тыныч йокла! Бездән дога өмет иткән җәннәт "кошлары"! Авыр туфракларыгыз җиңел булсын!
    Шундый уйлар белән туган нигеземә юл алдым. Анда мине газиз әтием көтә.
    ...Күңелне җиңел рәхәтлек биләп алды. Чынлап та, кайтырлык туган авылың, сине һәрвакыт көтеп торган туган нигезең, якын кешеләрең булуы мең тапкыр кадерлерәк икән! Рәхмәт Сиңа, гүзәл Кошым!
    Каурый каләмең белән шуны аңлата алуың өчен рәхмәт! Ак юллар сиңа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: