Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дөбъяз кешеләре

    Газетабызның ел башында чыккан саннарының берсендә якташыбыз, язучы Альберт Хәсәновның «Без Дөбъязлар бит әле» дигән язмасын урнаштырган идек. Аның бүгенге иҗат җимеше шуның дәвамы булып тора. Безнең Дөбъязыбызның тарихы бик бай һәм гыйбрәтле аның. Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда Коммунистлар партиясенең Дөбъяз райкомының беренче секретаре булып Галим абый Шәмсетдинов...

    Газетабызның ел башында чыккан саннарының берсендә якташыбыз, язучы Альберт Хәсәновның «Без Дөбъязлар бит әле» дигән язмасын урнаштырган идек. Аның бүгенге иҗат җимеше шуның дәвамы булып тора.

    Безнең Дөбъязыбызның тарихы бик бай һәм гыйбрәтле аның. Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда Коммунистлар партиясенең Дөбъяз райкомының беренче секретаре булып Галим абый Шәмсетдинов эшләде. Урыны җәннәт түрендә булсын, легендар шәхес иде ул. Дөбъязлар аны нык ихтирам итәләр иде. Ничек ихтирам итмәскә?! Аның җитәкчелеге репрессияләрнең нык кызган, киң җәелгән чорына туры килсә дә, Галим абый беркемне дә колхоздан чыгармады, берәүне дә этап белән Себергә, Колымага озатмады.

    Гаиләсе белән райбашкарма бүлеп биргән аерым йортта бик тыйнак яшәделәр. Тормыш иптәше Сәгадәт апа белән дүрт бала тәрбияләделәр. Ике олысы - кызлар, икесе - малайлар. Равил белән Фаил минем яшьләр тирәсендә, бергә уйнап үстек. Равиле - сугыш чукмары, Фаиле - гарәп корольләре, шаһиншаһлары төсле бик уйлап, ашыкмыйча эш итүчән иде.

    Галим абыйның легендарлыгын аңлатам. Чыгышы белән Актаныш районыннан иде. Аягына тула оек өстеннән чабата киеп үскән, шыр хәерче көтүче малае.

    1932 елда Галим абыйны армия хезмәтенә алалар. Ерак Көнчыгышка, Әфганстан чигенә чик сакларга җибәрәләр. Шунда ул төнлә дозорда торган чагында бер төркем басмачылар чик бозмакчы булалар. Көймәләргә төялешеп, тау елгасы аша безнең якка чыга башлыйлар.

    Бу кичтә дозорда торган татар егете Г.Шәмсетдинов бер ялгызы булса да, югалып калмый, чик бозучыларга винтовкасыннан ут ача. Заставасын да аякка бастыра. Көймәдәгеләр өстенә бер-бер артлы билендәге гранаталарын яудыра. Көймә йөзтүбән каплана. Батыр чик сакчысы Галим Шәмсетдинов унлап басмачыны әсир төшерә.

    Бу тапкырлыгы, батырлыгы өчен аңа шул елларда Сугышчан Кызыл Йолдыз ордены бирәләр, гомергә үзе белән йөр-тергә рөхсәт кәгазе биреп, парабеллум белән бүләклиләр. Ул парабеллумны Галим абый сейфта-мазар сакламады, ишектән кергәч үк матча башында гына тота иде. Равил, Фаил белән без дә аны тоткалый, уйный идек. Хәтта чикләвек тә ваткаладык.

    Галим абыйга, ярлы көтүче малае буларак, сабак алу, мәктәптә уку да эләкмәгән. Укырга аны армиядә дә өйрәт-мәгәннәр. Чик буе булгач, чират җитмәгәндер инде, әмма армиядән кайтканда командование аның кулына документ тоттырган. Анда: "Коммунист Г.Шәмсетдиновны туган җиренә кайткач, партиянең җитәкче урыннарында файдаланыгыз! Социаль чыгышы - ышанычлы! Бөек Ленин идеяләренә тугрылыгын каны белән аклады", - дип язылган була.

    Коммунистлар партиясенең җитәкче кадрларга кытлык кичергән чагы. Илдә репрессияләрнең кызган чоры.

    Галим абый Дөбъяз райкомына беренче секретарь итеп җибәргәндә дә, хәрефләп, җыеп кына укый ала иде. Ә язу бөтенләй юк. Дәүләт күләмендәге иң әһәмиятле документларга да "Г" дип, ягъни "Галим" дип имзасын куя. Социаль чыгышы ышанычлы булгач, шул "Г" җитмәгәнмени? Аны берәү дә гаепкә санамый иде. Андыйлар ул елларда бик күп булгандыр ул.

    Сугыш елларында безгә Ленинградтан эвакуация белән әнисен, ике кызын ияртеп, бик грамоталы коммунист хатын Мария апа Лукоянова кайткан иде. Райкомның барча рәсми эшләрен ул алып бара башлады. Иң әһәмиятле документларны, бюро карарларын, энәсеннән җебенә хәтле тикшереп, Галим абый Шәмсетдинов алдына коммунист Мария Ивановна Лукоянова куя иде.

    Бу ханым безнең Дөбъяздан сугыш беткәч тә китмәде төсле. Бер бик чибәр кызы Клара Казан университетын тәмамлап, бер газетаның махсус хәбәрчесе булып Себергә, бик зур төзелешкә китте. Олы кызы, Римма исемлесе, Рус Алаты егетенә кияүгә чыкты. Кызлары әниләрен Дөбъязда җирләделәр төсле.

    Тормышыбыз көн саен үзгәрә барды бит. Партия сафларына да укымышлылар килә торды. Никадәрле генә акыллы, ипле булса да, "Г" дип кенә кул куя белгән Шәмсетдинов агай белән дә мәңге яшәп булмый. Монысы көн кебек ачык. Тугры хезмәт иткән кадрларны, картайдыгыз дип, урамга да куып чыгара алмыйсың. Илленче еллар башында белемнәрен күтәрергә Галим абый белән минем әтине Арча кырында бер төзек йортка, партиянең ике еллык Югары мәктәбенә укырга җибәрделәр. Алар тату, тарткалашмый гына икесе бер бүлмәдә тордылар. Без Өммегөлсем әнием белән күчтәнәчкә күп итеп кабак орлыгы киптереп, ике генә таба кыстыбый пешереп, әтиләрнең хәлен белергә бардык. Без килгәнгә әй сөенештеләр. Күрдек, монда укучы пеләш баш студентларның барысы да яшькә килгәндә бер тирә "егетләр" икән.

    Шунысы истә калган. Безнең күчтәнәчләребезгә җавап итеп, ике "студент" үзләре ашаганнан калган ак ипи, күмәч сыныкларын чыгардылар. Аларны, әрәм булмасыннар, аунап йөрмәсеннәр дип, махсус киптереп җыйганнардыр. Ул елларда ничек яшәвебез, ничек көн күрүебезгә конкрет бер төсмер.

    Безнең бу «хәзрәтләрне» күпме кыш укытсаң да, ишан булырлык гыйлем җыя алмаслар. Анысы көн кебек ачык. Шуңа күрә, укулар тәмамлангач боларга дипломны: "Партийные пропагандисты высшего класса" дип бирделәр.

    Шундый диплом белән минем әти, Бари Хәсәнов, күршетирә авылларга барып, бик теләп, дәрт-ләнеп лекцияләр дә укып йөрде. Дөбъяз районындагы авылларда мине дә язучы буларак түгел, ә коммунистик җәмгыятьнең тиздән җитәчәге турында ялкынлы лекцияләр укып йөрүче Бари Хәсәновның улы буларак беләләр.

    Тормыш дигән нәрсә бик катлаулы, бер үк вакытта бик кызык та бит ул. Мин искә алып язган нәрсәләргә хәтта ышанмаска да була. "Г" хәрефеннән гайре имза да куя алмаган райком секретаре булсын имеш. Туган якның табигате, кешеләре, аларның халкы, яшәү-көнкүрешләре - нәкъ менә шул яклары, шул бизәкләре белән сагындырып искә төшә, кадерле дә. Еракларда, дөнья кичкәндә дә: «Кайт әле! Туган якларыңны бер күр әле!» - дип искә төшереп, чакырып торалар.

    Аннары дөнья күләсә, әйләнә дә тагын баса дигән сүз дә бик дөрес. Мин институтның икенче курсларында укып йөрим. Урамда дөм ачлар бик юктыр да, әмма ашау-эчүнең бик кырыс чагы, чөнки әле ипигә талон һаман бетмәгән чак. Шундый заманнар да бар иде бит. Хет син ачка үл, кулыңда талоның булмаса, сиңа беркем дә валчык ризык та бирми. Шундый көннәрдә, 1957 нче елда Казанга Никита Сергеевич Хрущев килде. Күрә бу, Казан халкы бик нәүмиз, күңелсез. Ярым ач, ачлы-туклы яшәүләре йөзләренә чыккан. Шунда ук күрсәтмә бирә:

    - Казан ашханәләренең барысына да өстәлгә кара ипине кем күпме теләсә, шул кадәр ашарлык итеп куярга! Ипи өчен бер тиен дә алмаска!

    Аның бу Указына беренче чиратта студентларның сөенүен күрсәң! Моңарчы, бичаракайларым, ярым ач яши идек бит! Указдан соң теләсә кайсы ашханәгә керәбез дә, икешәр тиеннән дүрт стакан баллы чәй алабыз. Җәмгысы сигез тиен буламы? Ипи өстәлдә. Ярылганчы аша! Бүсәбез генә. Әче кикерү дә юк, запор-поносларның да ни икәнен белмибез. Организмнарыбыз да нык, сау, юк-бар стрессларга гына бирешмәүчән булгандыр безнең буын.

    Бәхет ул берүзе генә йөрми. Безнең Дөбъязда Фоат абый Сәлахетдинов дигән дөнья бәясе егет бар иде. Торнаязныкы иде бугай ул. Кинофикациядә дә эшләде, район культура бүлеген дә җитәкләде. Кыскасы, Дөбъяз райкомының үсә торган, өметле кадры. Мин пединститутта укып йөргән елларны аны да әлеге партиянең Югары мәк-тәбенә җибәргәннәр. Шунда укый икән. Мине дә яхшы белгән. Авылга, мунча керергә кайткан идем, иртән Казанга бер автобуста барабыз.

    - Син, энем, нишләп безнең Академияне читләтеп йөрисең? - ди. - Бездә ашау күпкә арзан бит!

    - Читләтеп йөргән юк, Фоат абый.

    - Читләтмәсәң, шул: бездә өстәлгә ак ипи куялар. Кил, рәхәтлән!

    Миңа әйтүең генә булсын. Фоат абыйга шул көнне үк ияреп кайттым. Ак күмәч белән ваклап-ваклап кына сөтле кофе эчү - җан рәхәте. Ярты бүлкине тулай торакка да кыстырып кайттым. Икенче көнне төшке ашка алтылап егетне дә иярттем. Ак ипи ул елларда тансык ризык иде. Әмма андый рәхәт озакка бармады. Чөнки мин ияртеп барган һәр студент, бүлмәсенә дә ярты буханка эләктерә. Комендант безне кертми башлады.

    Кайчакларда мин артык вак детальләргә тукталам бугай. Бу хикәяләр соңыннан "Без Дөбъязлар бит әле" дигән калын гына җыентыкта урын аласы уй-фикерләр булганга шулай детальләп язам. Максатым - безнең Дөбъяз халкының уңганлыгын, булганлыгын, алдаша белмәвен, кеше кесәсенә һичкайчан кермәвен, үзен беркайчан да әллә кемгә куймавын, тапкырлыгын, тәвәккәллеген киң колач белән күрсәтү. Безнең Дөбъязлар бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә: «Абау, җаным!!!» - дип дәшәләр бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: