Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Безнең өчен үрнәк ул

    Минем дәү әтиемнең исеме - Әнәс. Ул 1972 нче елда совет армиясе сафларына хезмәт итәргә киткән. Башта укыту курсларында булган, аннан соң Шевченко шәһәрендә төзелеш отрядында хезмәт иткән. Шунда ук хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Ул армиядә вакытта күп дуслар тапкан....

    Минем дәү әтиемнең исеме - Әнәс. Ул 1972 нче елда совет армиясе сафларына хезмәт итәргә киткән. Башта укыту курсларында булган, аннан соң Шевченко шәһәрендә төзелеш отрядында хезмәт иткән. Шунда ук хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Ул армиядә вакытта күп дуслар тапкан. Аларны әле дә еш искә ала, фотоларын бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзгән. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен якынайткан. Ә 1974 нче елның көзендә дәү әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.

    Ул безнең гаиләдә үрнәк әти, үрнәк дәү әти булып тора.

    Инзилә ЗАРИПОВА,

    Олы Кавал урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: