Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАЗЕТА УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Гомер ике килми, аның кадерен белеп яшәргә кирәк

Яшерен-батырын түгел, журналист халкы гадәттә матбугат битләрендә, укыгыз, белегез, үрнәк алыгыз дигән мәгънә белән, күбрәк орден-медальләр белән бүләкләнгән, яисә дәрәҗәле исем алган алдынгылар белән таныштырырга тырыша. Бер яктан караганда бу дөрестер дә. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарган, башкаларга үрнәк булырлык хезмәт алдынгылары да бик күп, алар йөзәрләгән, меңәрләгән.

Аларның барысына да хөкүмәт бүләкләре биреп бетереп булмый. Хөкүмәт буләкләренә лаеклы булганнары да,  кем әйтмешли, сөтнең каймагы кебек кенә.  Менә шул меңәрләгән   алдынгылар  арасында минем бик күптәнге  танышым, Әлдермеш авылында яшәүче, 2019 елның 15 февралендә үзенең гомер бәйрәмен, 65 яшьлек юбилеен  билгеләп үтүче Гомәров Сәлим  Габдулла улы да бар. Заманында ул  үзенең  хезмәте өчен зур хөкүмәт буләкләре белән  бүләкләнмәсә дә, район һәм үзе эшләгән оешма җитәкчеләре биргән бик күп мактау кәгазьләре, республика, район күләмендәге төрле ярышларда алган кубоклары һәм  дипломнары аның  тырыш, намуслы хезмәт эшчәнлеге турында сөйлиләр. Кеше буларак та ул хөрмәткә лаеклы, аның белмәгән эше, күрмәгән әйбере юк, ул барысыннан да хәбәрдар, теләсә нинди  кеше белән һәм теләсә нинди темага ачыктан-ачык сөйләшә ала, сөйләшкәндә  әңгәмәдәшен ярты сүздән аңлый. Кайбер кешеләрнең сөйкемле сөяге  була дип әйтәләр бит әле, Сәлим дус та менә шундый кеше, үзе белән аралашкан һәр кешедә аның турында уңай фикер кала.  Аны элек эшләгән оешмаларында да, авыл халкы да һәрвакыт мактап сөйлиләр, хөрмәт итәләр. Бу сүзләр минем фикерем генә түгел, бу Сәлим белән эшләгән һәм аралашкан оешмалар җитәкчеләре һәм  аның белән яшәгән, аралашкан кешеләр фикере.

Сәлим дус  кеше сокланырлык, күпләргә урнәк булырлык матур итеп яши. Гомәровлар нәселенең ныклы дәвамчысы ул.  Ир-ат  үзеннән соң эз калдыру өчен өч нәрсә башкарырга  -  агач утыртырга,  өй салырга һәм ир бала үстерергә тиеш диләр. Бүгенгесе көндә  Сәлим дусның, күз тимәсен, барысы да булган: өе, гаиләсе,  уллары дисеңме, аны куандырып, оныклары да үсеп килә. Хәләл җефете Миләүшә Габдулла  кызы белән икесе бергә корган тормыш бу.  43 ел  инде алар, үз тормышларын, иңне-иңгә куеп, матур итеп алып баралар.  Бүгенге көндә икесе дә пенсия яшендә булуга карамастан, Әлдермеш  мәктәбендә эшлиләр - Сәлим автобуста, балаларны башка авыллардан укырга йөртә, ә Миләүшә 20 елдан артык  ашханә мөдире булып эшли, балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый.  Мәктәп директоры Фәнис  Рафаил улы әйтүенчә, икесе дә үз эшләренең осталары,  алар кебек хезмәткәрләрне табуы бик кыен. “Сәлим абый кебек машина йөртүчене көндез шырпы яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың”, - ди ул.

“Соңгы вакытта аңа безнең балаларны гына түгел, башка мәктәп балаларын да укырга алып килергә туры килә. Кешенең осталыгы турындагы сүзләр   тирә-якка бик тиз таралучан. Сәлим абый  да район мәгариф бүлеге автохуҗалыгының “ашыгыч машинасына“ әйләнде хәзер. Үзләренең автобуслары ватылу аркасында шушы арада гына Бөреле һәм Биектауның 4 нче мәктәпләрендә балаларны укырга йөртте. Ул мәктәпләрдә дә Сәлим абый җитәкчеләр һәм балалар  арасында кыска вакыт эчендә үз кеше  булырга да өлгергән. Мәктәп директорларының соңгы киңәшмәсендә Бөреле мәктәбе директоры Нина Григорьевна аны район  мәктәпләренең иң яхшы шоферы дип мактады үзен” - ди Фәнис Рафаил улы.

Шофер булу теләге Сәлимдә бик кечкенәдән туа.  “Элек авыл җирендә “Уф алла” арбасы бар иде. Бик күпләрне азаплаган нәрсә ул, мине дә кечкенә вакытта шактый азаплады. Хәзерге балалар аның турында ишетеп кенә беләләр. Кечкенә вакытта  басудан үлән ташыганда бервакыт шулай йөкле арба белән Сөйдеркә  чишмәсе тавыннан менә алмадым, булдыра алмагач, утырып еладым. Шунда үз-үземә сүз бирдем, үсеп җиткәч, бернигә дә карамыйча машина йөртүче булам, дидем. Соңарак хыялым тормышка ашты. Бүгенге көндә минем 47 ел хезмәт стажым бар, шуның  барысы да диярлек шоферлык эшендә тупланды,  47 елның барысы да машинада эшләү белән бәйле. Машина йөртергә өйрәнү теләге  Әлдермеш урта мәктәбен тәмамлагач,  Усад училищесына алып килде, анда берьеллык шоферлар курсын тәмамладым. Үзебезнең “Маяк” колхозында шофер булып эшкә урнаштым. Тора-бара бу гына канәгатьләндермәде, читкә чыгып эшлисе килә башлады, дөнья күрәсе килде. Башта үзәк район хастаханәсендә  “ашыгыч ярдәм” машинасында, аннан соң  районның ДОССАФ оешмасында эшләдем. “Ашыгыч ярдәм” машинасында  эшләгәндә 1-2 категорияләргә укыдым, машина йөртергә өйрәтүче инструкторлар курсын үттем. ДОСААФ оешмасында  эшләгәндә машина төзелеше, юл кагыйдәләрен өйрәнү, кыскасы,  үз эшемнең бөтен серләрен өйрәнергә тырыштым Һәм шактый уңышларга да ирештем. Бу оешмада  20 елга якын эшләү дәверендә халык хуҗалыгына 1000 нән артык  машина йөртүчеләр хәзерләдек, монда минем дә өлешем шактый  зур булды. Урып-җыю чорында ел саен  ДОСААФ оешмасы  машинасы белән колхозларда заготзернога ашлык ташуда катнаша идем.  1979  елда урып-җыю нәтиҗәләре  буенча “Районның иң яхшы шоферы” исеменә лаек булдым. Шуның өчен ул елны райплан аркылы чиратсыз машина сатып алырга мөмкинлек  булды. 1986 елны читтән торып Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап,  техник-механик белгечлеге алдым. 1988-1989 елларда  Волгоград өлкәсенең ДОСААФ оешмасы каршындагы спортехклуб җитәкчеләре хәзерли торган курсларны тәмамлап,  үзебезнең районның ДОСААФ оешмасында спорттехклуб җитәкчесе булып эшләдем. Шунда эшләгән чорда үзебезнең эш буенча  республикада оештырыла торган төрле ярышларда катнашып,  район данын  яклый идем, призлы урыннар яуладым. Ул вакытта районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Әбит Җансалиевич, бүгенге көндә мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын, минем эшемнән  һәрвакыт  канәгать булды. Соңрак “Татэнерго” һәм “Татметалл” оешмаларында эшләдем. 2016 елдан Әлдермеш мәктәбендә  хезмәт куям.  Монда эшләгәндә дә  2017 елда  республикадан җыелган мәктәп шоферлары арасындагы  ярышта беренче урынны алып,   Татарстан Республикасында иң яхшы мәктәп шоферы булып танылдым.

Шәхси тормышка килгәндә, 1976 елда күптәннән яратып йөргән,  үзебезнең авыл кызы Миләүшә белән тормыш корып җибәрдек. Быел безнең  кавышканга  43  ел була. Тормыш булгач,  төрлесе була инде, яхшысы да,  яманы да дигәндәй, әмма безнең тормышта яхшысы бермә-бер күбрәк булды. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килеп, бер-беребезне аңлашып яшәдек һәм яшибез. Мин тормыш иптәшем Миләүшәгә бик тә рәхмәтлемен. Ул минем әти-әнине бик тәрбияләде, карады,  аларны соңгы көннәренә кадәр үз итте, яннарыннан  китмәде.

Без ике ул үстердек, аларны,  һәр әти-әни кебек, кеше итәргә тырыштык. Икесе дә хезмәт сөеп, тырыш булып үстеләр. Өлкән улыбыз Айрат  Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген, кечесе Әлфәт, минем кебек, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады.  Айрат өч ел Алат урта мәктәбендә физика-математика укытты, дөньялар үзгәргәч,  мәктәптән китте, башка эшкә күчте. Бүгенге  көндә ике улыбыз да Усад спирт заводында уңышлы гына эшлиләр. Эшләре бик тә катлаулы һәм  җаваплы. Киленнәрдән дә уңдык, икесе дә уңганнар, булганнар, берсе Биектауның 2 номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыта, икенчесе Усад балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ике улыбызның да өчәр баласы бар. Үз фатирлары белән берсе Биектауда, икенчесе Дөбьязда торалар.

Реклама

Мин үзем халкыбызның легендар шәхесләре Муса Җәлил, Илһам Шакировлар белән бер көнне туганмын, минем өчен бу  үзенә курә горурлык та инде, шул ук вакытта  җаваплылык та өсти кебек”, - ди әңгәмәдәшем. “Кем уйлаган, мин дә шушы яшькә җитәрмен дип. Әле кайчан гына Сая елгасы буенда ялан тәпи каз бәбкәләре саклап, кармак белән балык тотып йөргән ваемсыз чаклар, мәктәптә укыган еллар, кызлар озатып йөрүләр, аннан соң гаилә кору, беренче бала дөньяга килү, барысы да әллә кайчан булган кебек. Гомер ул поездда утырып барган шикелле алга таба  чаба  да чаба, син шул поездның бер пассажиры кебек хис итәсең үзеңне. Тагын күпме барасын Ходай үзе генә белә. Ничек кенә булса да  дөньяда матур итеп, безне сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә” – ди әңгәмәдәшем.

 Авыл җирендә торгангадыр  инде, без күбрәк хезмәт белән тәрбияләнеп үскән балалар. Әти-әни безне кечкенәдән үзләре нәрсә беләләр, шуңа өйрәттеләр. Без дүрт бала үстек, өч малай,  бер кыз. Абый белән без, ике малай,  күбрәк әти янында булсак, сеңелкәш әни янында  булды. Балта остасы буларак, безне әти балта эшләренә өйрәтте, ә без үсеп җиткәч, белгәнебезне үзебезнең балаларга өйрәттек.  Безнең әти яхшы столяр иде, үзе тәрәзә рамнары, башка өй җиһазлары эшли иде. Шуңа күрә үзебезгә яңа өй салганда читтән кеше чакырмадык,   барысын  улларым белән үзем эшләдем. Буш выкытларда, анысы сирәк була торган хәл, шашка-шахмат уйнарга яратам, ярышларда катнашам. Шашка-шахмат буенча  Арчада зона ярышларында җиңдем һәм берничә тапкы призлы урыннар алдым” – ди Сәлим Габдулла улы.

Мондый түгәрәк даталарны билгеләп  узганда һәр кеше үзенең тормыш юлын яңадан барлап чыгып, ниндидер нәтиҗәләр ясый,  алдагы тормышы  турында уйлана.  Дөресен генә әйткәндә, телисеңме син - юкмы, яшәү чорында  синең барлык кылган гамәлләрең  үзеңнән калмыйча һәрвакыт синең белән була, алар синнән беркая да китми, яхшысы да, яманы да, бабайлар  әйтмешли,  барысы да үзеңә кире  әйләнеп кайта. Аннан соң кеше хәтере дигән нәрсә бар бит әле, синең турында нәрсә уйлыйлар һәм сине  бу дөньядан киткәч ничек итеп  искә алырлар? Кемдер боларны фәлсәфә дип әйтергә мөмкин, әмма бу  чын тормыш бит, чынбарлык, моннан котылып булмый. Бу материалны яза башлагач   башка менә шушы  уйлар килде. Сәлим дус белән ул турыда да фикер алыштык.  Яшь барган саен тормыш уйландыра, барысы өчен дә җавап тотасы, намусыңа тап төшермичә яшәп бетерәсе бар бит әле.

 Киләчәктә дә  дә  ходай  Сәлим  Габдулла улына, аның тормыш иптәше Миләүшәгә, балаларына, оныкларына, барлык туганнарына исәнлек-саулык,  иминлек, озын, тигез гомерләр бирсен, үз  биргәнен  күпсенмәсен, булганына канәгать булып  яшәргә язсын.

Билал ШИҺАБЕТДИНОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев