Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Үз өеңдә бәхетле бул

    «Баланы аның белән сөйләшкәндә яки аны өйрәткәндә, яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны гомерегезнең һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә булмаганда да тәрбиялисез». Л.С. МАКАРЕНКО Безнең бөтен тормышыбыз диярлек гаилә нигезендә төзелә. Туганнан алып үсмерлек яшенә җиткәнче, без әти-әниләребез йортында яшибез. Берничә елдан соң үз гаиләбезне корабыз....

    «Баланы аның белән сөйләшкәндә яки аны өйрәткәндә, яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны гомерегезнең һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә булмаганда да тәрбиялисез». Л.С. МАКАРЕНКО

    Безнең бөтен тормышыбыз диярлек гаилә нигезендә төзелә. Туганнан алып үсмерлек яшенә җиткәнче, без әти-әниләребез йортында яшибез. Берничә елдан соң үз гаиләбезне корабыз. Гаилә - шундый урын ул: анда озакка сузылган мөнәсәбәтләр, кайгырту һәм хәтта безнең алга китешебезнең үрнәге барлыкка килә. Гаилә - ярату мәктәбе дә, әхлаклылык мәктәбе дә, күңелнең иң түрендәге кыйммәтләребезнең чыганагы да ул.

    Баланың беренче тәрбиячеләре - ата белән ана. Җир йөзендә һәр кешенең туган йорты бар. Әмма йорт - баш өстебездәге түбә һәм түшәмле дүрт стена гына түгел. Туган йорт ул - беренче чиратта, синең гаиләң, якын һәм сөекле кешеләрең. Гаилә - бөек бүләк. Язучы Лев Толстой юкка гына: «Үз өендә бәхетле кеше генә бәхетле була», - дип әйтмә-гәндер. Гаиләнең үз традицияләре булу, кичләрен яки төшке аш вакытында бөтен гаилә зур табын янына җыелу, бер-береңнең уңышларына сөенү, көннең ничек үтүе турында, нинди уңышлар, бәлки уңышсызлыклар булуы турында сөйләшү бик тә әйбәт.

    Ата-аналарның психологик үзенчәлекләре балаларына да күчә. Кешенең холкы, гадәтләре, зәвыгы, кыланышлары һәм һәвәслекләренә - психологлар тарафыннан «үз-үзеңне тоту стиле» дип аталучы бөтен нәрсәгә тәрбия белән, ягъни ата-ана өйрәтүе һәм үрнәге белән нигез салына бит.

    Балаларны яратуның капма-каршы ике төре бар: аталарча һәм аналарча. Аталар яратуы таләпчәнрәк һәм гаделрәк: баланы, аз да түгел, күп тә түгел, яхшы сыйфатлары һәм казанышлары өчен яраталар. Аналар яратуына объективлык хас түгел: баласын ул дөньяда яшәгәне өчен генә дә ярата, матур яки ямьсез, башлы яки аңгыра булганына карамый.

    Баланы яшь агач белән чагыштырсак, гаилә - ул үсә торган туфрак, аны формалаштыра торган тирәлек. Кайберләре яхшы карап тотыла торган бакчада үсә, кайберләре - оранжереяда, кайсылары - ярлы ташлы туфракта, кайсылары - биек дивар артында, беришесе - җиде җил чатында. Шуңа карап, агачлар төрле-төрле булып үсеп җитә.

    Гаиләнең әхлакый сәламәтлеге, аның рухи байлыклары турында анда гадәткә кергән традицияләр буенча фикер йөртергә мөмкин. Гаиләдәге традицияләр балаларга гаять зур йогынты ясый. Сакланып килүче традицияләр гаиләне ныгыта, тотрыклы тормыш булдыра һәм, иң мөһиме - аны коллектив буларак туплый. Әгәр гамәлдә белеп үсмәсә, «дөньяда син үзең генә түгел» дигән хакыйкатьне үзләштерү балага кыен була. Гаиләдә бар нәрсәнең дә: хезмәтнең, кайгырту, игътибар, тәм-том, шатлык, борчуның үзара тигез бүленгәнен күреп торсын ул. Өлкәннәр белән бергә өй эшләрендә катнашып, үзенең бу гаилә тормышында катнашы барлыгын аңлый. Ул бик әһәмиятле төшенчәләрне үзләштерә: гаиләдә һәркемнең (шул исәптән аның да) үз бурычлары бар, өйдәге чисталык, уңайлылык, тәртип шул бурычларны ничек үтәвеңнән тора; гаиләдә буйсынмау рөхсәт ителми торган билгеле бер төрле кануннар бар; гаилә коллективындагы барлык әгъзаларның эш-гамәлләре бер-берсенә бәйле һәм гомуми мәнфәгатьләргә хезмәт итә; ниндидер йөкләмәләрне үтәүче һәркем аны үзе өчен генә түгел, калганнар өчен дә башкара. Күмәк эш һәркемгә гаилә әгъзаларының тигезлеген, һәркемнең гаилә коллективы алдында җаваплы булуын тоярга мөмкинлек бирә.

    Шуны онытырга ярамый: баланы без аңа акыл өйрәтеп, яхшылык һәм яманлык төшенчәләрен сеңдереп, аңлатып, таләп итеп кенә тәрбияләмибез. Без аңа бертуктаусыз, үсеп килүче шәхес белән аралашуыбызның һәр минутында тәэсир итәбез. Тәрбиядә бөтен нәрсә катнаша: эшләребез, уйларыбыз, хисләребез, фикерләребез, кызыксынуларыбыз, зәвыгыбыз, ихтыяҗыбыз... Гомумән, бала яши торган гаиләнең атмосферасы тәрбияли. Әгәр бала өлкән-нәрнең үзара мөгамәләсендә фикер йөртүнең принципиальлеген, үзләрен тәнкыйтьли алуны, ярдәм итешүне, сизгерлекне, игътибарны күреп үссә, ул да, шундый мөнәсәбәтләр системасына кереп китеп, холкының уңай сыйфатларына ия була. Әгәр инде бала өлкән-нәрнең үзара мөнәсәбәтендә ялган, битарафлык, актив рәвештә көрәшү урынына - читтә калуны, әхлакый сыйфатлар булдыру урынына - матди байлык артыннан кууны күреп торса, аның тәрбияле булып үсүенә котылгысыз рәвештә куркыныч яный. Гаилә традицияләре буенча яшәү, аларны хөрмәт итү, саклау, буыннан буынга тапшыру бик мөһим. Гаиләнең бердәмлеге өчен, һәркемнең чын мәгънәсендә туган йорты булсын өчен кирәк алар.

    Хөрмәтле ата-аналар, сез түбәндәге сорауларга җавап бирә аласызмы:

    - фамилиягезнең кайдан килеп чыкканын беләсезме?

    - әбиләр һәм бабайларыгызның, әти-әниегезнең ничек танышканын (өйләнешкәнен) беләсезме?

    - сезнең гаиләдә «гаилә легендалары», «гаилә кануннары», гаилә альбомы бармы?

    - сезнең гаиләдә нинди традицияләр бар: бәйрәмнәргә бәйле; отпуск традицияләре (балаларның каникуллары, ялга чыгу һ.б.); ял көннәре традицияләре; ризык әзерләү; уеннар уйнау («Лото», «Монополия» һ.б.)?

    - нинди бәйрәмнәрне гаилә бәйрәме дип саныйсыз?

    - сезнең гаиләдә баланың тормышындагы нинди вакыйгалар бәйрәм ителә?

    Үзегез һәм балаларыгыз бу сорауларга җавап бирергә авырсынасыз икән, димәк уйланырга урын бар: вакытыбызны гаилә белән бергә еш үткәрә-безме соң, гәпләшәбезме, күмәк эшләр эшлибезме? Балаларыгызның балачагын күрми калмагыз! Эштән кайткач, телевизор, компьютер алдына барып утырмагыз, телефоннарыгызны читкә куегыз, игътибарны балаларыгызга юнәлтегез. Сезнең тулысынча алар белән булуыгыз - аларны яратуыгыз билгесе инде ул. Әгәр бала мәктәпкә барганда, аның белән бер юлдан барырга мөмкинлек бар икән, аны кулдан ычкындырмагыз. Юлдан бергә барганда сөйләшергә, читләтеп кенә киңәшләр бирергә була. Дәресләре беткәч, баланы каршы алырга тырышыгыз. Иң беренче соравыгыз: «Бүген ничәле алдың?» булмасын, гомумирәк сораулар бирегез: «Мәктәптә хәлләр ничек?», «Бүген нәр-сәләр эшләдегез?» һ.б. Баланың уңышларына шатланыгыз. Аның вакытлыча уңышсызлыкларына ачуыгыз чыкмасын. Баланың үз тормышындагы вакыйгалар турында сөйләвен сабырлык белән һәм кызыксынып тыңлагыз. Бала үзен яратканыгызны тоярлык булсын. Кычкыру, дорфалыкны аралашуыгызга кертмәгез, гаиләдә куаныч, ярату һәм ихтирамлылык атмосферасы тудырыгыз.

    Бергәләп театрга йөрү, табигать кочагына чыгу, балалар фильмын карау, әбиләргә кунакка бару, аның туган көненә үз кулларыгыз белән бүләк әзерләү - болар барысы да гаиләнең зарури өлешләре, рухи сәла-мәтлеге, өйдә үзеңне рәхәт хис итү нигезе. Гаилә традициясен бүгеннән үк булдырыгыз. Кем белә, бәлки дистә еллар үткәч, инде тормыш тәҗрибәсе туплаган улыгыз йә кызыгыз оныгына үзенең балачагы турында җылы истәлекләрне сөйләр. Ә традиция буыннан буынга күчә барыр...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: