Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тырыш, эш сөючән, үрнәк гаилә

    "Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена...

    "Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена янәшәбездә булган иң якын кешеләр, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы уңай, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклаучы да булып тора.

    Өнсә авылыннан Рузалия белән Ренат Лотфуллиннарның тормышындагы мөһим вакыйга Халыкара гаилә көненә туры килә. Алар 15 нче майда бергә яшәүләренең алтын туен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге илле елның һәр көне бер-берсен яратучы ике кеше өчен бәя биреп бетергесез тарихка әверелгән.

    1965 елның маендагы бик матур көннәрнең берсендә Лотфуллиннар капкасы төбенә тарантас җигелгән ат килеп туктый. Авыл җирендә туй турындагы хәбәр җил тизлегендә тарала һәм күп кеше, кәләшне карарга дип, шушы йорт янына җыела. Кәләш шушы авылданмы, әллә башка берәр төбәктәнме - моның бернинди әһәмияте дә юк. Кәләшнең һәркайсы да матур була, барысын да күрәсе килә. Рузалия белән Ренатны да шулай кияүнең туган-тумачалары гына түгел, күршеләре дә каршы ала.

    Рузалия дә, Ренат та ишле гаиләдә үскәннәр. Икесе дә бер авылдан, Ренат Рузалиядән олырак булса да, төрле елларда бер үк мәктәптә белем алганнар, бер-берсен генә түгел, барлык туган-тумачаларын да беләләр. Ренатның әнисе Гайшәбикә апа белән әтисе Лотфулла абый улларының Гөлсем апа белән Гыйният абыйның эшчән кызларына өйләнергә җые-нуын белгәч, бик сөе-нәләр. Бу ике гаилә дә авылда абруйлы булалар, алар янына кеше өзелми - кайсы ярдәм сорап килә, кайсы - ки-ңәшләшергә. Бу йортларда авылдашларын һәрчак якты йөз белән каршы алалар. Мондый күркәм гадәтне Рузалия Гыйният кызы белән Ренат Лотфулла улы да дәвам иттерә.

    - Әлеге нәселнең укымышлы-зыялы булуын, зирәклеген Рузалиянең апасы Рушаниянең хөр-мәтле абыстаебыз булуына карап та әйтергә мөмкин. Аның улы Айдар да мәчеткә йөри, барлык дини йолаларны, шәригать кануннарын әйбәт белә. Авылдашлары мө-рәҗәгать иткәндә ярдәмсез калдырмый, - диде Каенлык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мөршидә апа Нотфуллина.

    Ирле-хатынлы Лотфуллиннар үз вакытында К.Маркс исемендәге колхозның алдынгы хезмәтчәннәре булалар. Рузалия күп еллар терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Ул һәрвакытта да тапшырылган эшне намус белән башкаручы алдынгы хезмәтчән була. Пенсиягә китәр алдыннан күпмедер вакыт милли аяк киемнәре цехында чигүче булып эшли. Ренат исә гади колхозчы да, бригадир да, ферма мөдире дә була.

    - Ренат бик пөхтә, намуслы кеше. Ул күп еллар халыктан сөт җыйды. Колхоз фермасында җитештерелгәне белән бергә аны сөт заводына илтте. Тапшырылган сөт өчен халыкка акчаны үз вакытында биреп барды, аннан зарланучылар булмады, - дип сөйләде Мөршидә апа. - Гомумән, бик әйбәт гаилә бу. Шушы авылда инде 51 ел яшим, алар турында беркайчан да начар сүз ишеткәнем булмады. Тырышлыклары бәрабәренә муллыкта яшиләр, - дип өстәде ул.

    Рузалия белән Ренат бер ул һәм ике кыз тәрбия-ләп үстергәннәр, алар барысы да, укып, һөнәрле булганнар һәм үз тормышларын әти-әниләре үрнәгендә корганнар. Олы кызлары Фәридә Казанда кооперация техникумын тәмамлаган. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә технолог булып эшли. Ире Зөфәр белән менә дигән ике кыз үстергәннәр. Уллары Илнур хатыны Люция белән ике ул тәрбияләгәннәр. Илнур Усад һөнәр училищесын тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, янгын частенә эшкә урнашкан, әмма, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, һөнәрен үзгәртергә туры килгән. Люция Каенлык мәктә-бендә эшли. Лотфуллиннарның кече кызлары Ризәлә әти-әнисе янында, ул - әнисенең алмаштыргысыз ярдәмчесе.

    - Рузалия апа белән Ренат абый гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып таптылар һәм хәзер муллыкта яшиләр. Алар бер-берсен яшьтән үк белеп, яратышып өйләнештеләр. Ягымлы, аралашучан, киң күңеллеләр. Туган-тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр. Алар - авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре, без моны беләбез һәм алар белән горурланабыз, - диде үзенең туганнары турында Мөрфидә Миңгалеева.

    Гаиләдәге бәхетле, матур тормыш турында сөйләгәндә Рузалия Гыйният кызы ир белән хатынның холкындагы сабырлык, түземлелекне беренче урынга куйды.

    - Дөнья булгач, төрле хәлләр булгалый. Иң мөһиме - сабырлык саклау һәм кызган килеш бер-береңә күңелсез сүзләр әйтеп ташламау. Без, Аллага шөкер, тату яшибез. Икәү булганда тормыш авырлыкларын кичерүе дә җиңелрәк бит, бергәләп шатлануы да рәхәт, - диде ул.

    Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклыгын сынау өчен илле ел аз вакыт түгел. Рузалия Гыйният кызы һәм Ренат Лотфулла улы бу сынауны уңышлы узганнар. Ул гына да түгел, алар үзләренең тормыш рәвеше белән балаларына да, туган авылларының яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр. Алтын юбилейлары белән котлап, аларга бәхет, шатлыклар, әле күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез.

    безнең белешмә

    Халыкара гаилә көне, 1994 елдан башлап, ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган гасырның
    90 нчы еллар башында гаиләләрне яклау көне истәлекле көннәр календаренда очраклы рәвештә генә барлыкка килмәгән. Берләшкән Милләтләр оешмасы җәмгыятьнең гаилә кебек мөһим ячейкасының күп илләрдә әһәмияте кимүенә һәм үзенең социаль юнәлешен югалта баруына нык борчылуын белдерә. 90 нчы еллар башында бөтен дөньяда аерылышулар саны кискен артты һәм утыз яшькә җитеп, бер тапкыр да никах теркәмәгән кешеләр күбәйде. Демографик кризис 90 нчы елларга туры килә. Шуның аркасында күп илләрдә үлем очраклары балалар туу дәрәҗәсеннән күпкә артып китә.
    Гаиләгә ярдәм көнен булдыруның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаиләгә кагылышлы бик күп проблемаларга һәм кыенлыкларга юнәлтү һәм кризислы хәлдән тиз арада чыгу өчен иң кулай карарлар табу.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: