Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Авылның таянычы – менә шундый кешеләр

    Һәр төбәктә дә аның тарихын һәм бүгенге тормышын шулардан башка күз алдына китереп булмый торган гаиләләр бар. Мүлмәдән Тәүхидә белән Сафа Кәримовлар гаиләсе - шундыйларның берсе. Икесе дә шушында туып-үскәннәр, колхозда эш-ләгәннәр, сугыш чоры авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны, реформаларның нәрсә икәнлеген үз җилкәләрендә татыганнар. Шушы көннәрдә аларның бергә гомер итүләренә 60 ел...

    Һәр төбәктә дә аның тарихын һәм бүгенге тормышын шулардан башка күз алдына китереп булмый торган гаиләләр бар. Мүлмәдән Тәүхидә белән Сафа Кәримовлар гаиләсе - шундыйларның берсе.

    Икесе дә шушында туып-үскәннәр, колхозда эш-ләгәннәр, сугыш чоры авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны, реформаларның нәрсә икәнлеген үз җилкәләрендә татыганнар. Шушы көннәрдә аларның бергә гомер
    итүләренә 60 ел тула.
    Сафа абый белән Тәүхидә апаның язмышлары сугыш башланганда 12-14 яшьлек булган чордашлары белән охшаш. Аларга бик иртә эшкә җигелергә, колхозда өлкәннәр белән бергә иңгә-иң куеп эшләргә туры килә. Ун яшьлек Сафа колхоз тимерчелегендә тимерче ярдәмчесе була. Техника, машиналар белән кызыксынуы да менә шуннан башлана. Белем алырга сугыш комачаулый. Әмма Сафа Кәрим улы тора-бара авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, комбайннарны үзлегеннән өйрәнеп, колхозның машина-трактор паркында механик булып эшли башлый.
    Үзен чын хуҗа итеп хис итүче авыл кешесе эшчән генә түгел, йорт җанлы да, бөтенесен алдан уйлый-күрә белүче, кайгыртучан, сакчыл да, шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә саран һәм чамалап, сак эш итүче дә. Бу сыйфатларының барысы да Сафа Кәрим улына механик булып эшләгәндә дә, "Татарстан" колхозының баш инженеры вазифаларын кабул иткәч тә бик ярап куя.
    Техникада эшләгәннәр хуҗалыкларда ул елларда тракторлар, комбайннар һәм автомашиналар өчен запас частьләр мәсьәләсендә ничек кыен булуын онытмаганнардыр. Ә "Татарстан" механигы Сафа Кәримов аларны таба белә. Чәчү чорында тракторның яки урып-җыю вакытында комбайнның ниндидер запас часть җитмәү аркасында тик торуына һич юл куя алмый ул. Запас частьләр табу мәсьә-ләсендә аның үз алымнары булган дип сөйлиләр. Кәгазьләр күтәреп начальниклар янына кергәнче ул башта складка күз салып чыга - ә анда күптәннән барысы белән дә дуслашып өлгергән була. Кирәкле әйберләрнең булуына инангач кына кабинетка кәгазьләренә кул куйдырырга керә. Районда күрше хуҗалык рәисенең "Татарстан" колхозы рәисе Нури Нигъмәтҗановка бездә синеке шикелле механик булса, мин дә урып-җыюны әллә кайчан тәмамлаган булыр идем, дип әйтүен әле дә искә алалар. Бөтенесе дә шома гына бармый, әлбәттә, әмма авыл кешесенә хас төплелек, ышанычлылык, тормыш сөючәнлек, ки-ләчәккә өмет белән карау катлаулы хәлләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә.
    23 яшендә Сафа балачактан ук таныш булган Тәүхидәгә өйләнә. Тәүхидәнең әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм хәбәр-сез югала. Аңа эшләргә, әнисенә хуҗалыкны алып барырга булышырга ки-рәк, шуның өчен мәктәп-нең дүртенче сыйныфы аның өчен соңгысы була. Хәзерге яшьләргә 13 яшьлек кызның, ат җигеп, капчыкларга тутырылган ашлык ташуын, иген уруын, көлтә куюын күз алдына китерүе дә кыендыр. 14 яше тулуга аны башта урман кисәргә, аннан окоплар казырга җибә-рәләр.
    - Әби сугыш елларын искә алганда аның гел күзләре яшьләнә, - дип сөйли оныгы Румия. Бигрәк тә әле 40 яше дә тулмаган әтисен сагынып искә ала.
    Сугыш елларында алган чыныгу аларга алдагы көннәрендә очраган кыенлыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Тәүхидә белән Сафа Кәримовлар гаиләсендә биш бала: дүрт кыз һәм бер малай үсә. Сәлимә, Сәвия, Сәрия, Клара һәм Әлфрит балачактан ук өй эшләрендә әти-әниләренә булышалар, алардан йорт хуҗалыгын алып бару серләренә генә төшенеп калмыйлар, ә бәлки эшчәнлеккә, какшамас һәм түземле булырга да өйрәнәләр.
    Әни кешегә үсә төшкән дүрт кыз белән бер улны киендерүләре җи-ңел булмый, әлбәттә. Балалары аңа үзләре булышалар. Берничә сыер асрыйлар, сөтен базарга алып барып саталар. Сөт бидоннарын Мүлмәдән станциягә кадәр көян-тәләп алып баралар, аннары поездга утырып, шәһәргә китәләр. Бәрәң-гене дә 25 сотый утырталар, үзләреннән артканын саталар, шул акчага балаларның тамагы тук, өсләре бөтен була. Кәримовлар зур йорт салып куялар, анда барысы да үзләрен бәхетле хис итә.
    Вакытлар узу белән балалар үз гаиләләрен коралар, балалар туа башлый. Хәзер Сафа абый белән Тәүхидә апаның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар, әби белән бабай аларны үстерергә булышалар.
    Бәйрәмнәргә һәм гаилә тантаналарына барысы бергә төп йортка җыелалар. Хуҗабикә, олы яшьтә булуына карамастан, кухняда кайнаша, бөтенесе ярата торган өчпочмакларын, бәлешләрен пешерә. Бу өйдә татар җырларына гашыйк кешеләр яши. Кияүләре Билал Сәллах улы һәм уллары Әлфрит баянда уйныйлар, кызлары Клара һәм Сафа абый үзе җырлыйлар. Районга артистлар килсә, Кәримовлар анда бармый калмыйлар. Балалары аларны еш кына шәһәргә спектакль-тамашаларга да чакыралар.
    Сафа абый белән Тәүхидә апа язмышларыннан канәгать. Алар әле хәрәкәтчәннәр, тик утырырга яратмыйлар, балаларын шатландырып, өй эшләрен үзләре башкаралар, балалар да әти-әниләрен хөрмәт итәләр, алар турында кайгырталар. Тик менә Сафа абый яшьтәшләренең бакый дөньяга күчү-ләренә генә борчыла.
    Шушы көннәрдә Сафа абый белән Тәүхидә апа бергә яшәүләренең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Мондый вакыйганы бөтен гаиләң белән бергәләп каршы алу бәхете бөтен кешегә дә елмаймый. Балалары, оныклары белән бер-рәттән, Кәримовларны без дә шушындый күркәм вакыйга белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, күтәренке күңел, шатлык, тормышларында якты көннәрнең бик күп булуын телибез.
    Аларга оныклары Румия җибәргән шигырьне юллыйбыз.
    Сокланырлык сезнең үткәннәрегез,
    Алдамаса икән көткәннәрегез.
    Бүгенге көнегез дә матур булсын,
    Көләч йөзләрегез һәрчак балкып торсын,
    Сезгә бары изге теләк:
    Белеп яшәгез: сез безгә бик кирәк!
    Р.АБЗАЛОВА.
    Рәсемдә: Мүлмә авылында яшәүче Тәүхидә һәм Сафа Кәримовлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: