Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Менә шундый кәҗәкәй

    Кәҗә елы килә. Бу мөгезле йорт хайваныннан башка авыл тормышын күз алдына китереп булмый. Тынгысыз холкы, хәйләкәрлеге, вакыт-вакыт үз-үзен һич көтмәгәнчә тотуына һәм хәтта бераз мәкерле һәм үч саклаучанлыгына карамастан, авыл кешесенең ишегалдында кәҗә, сыердан кала, дәрәҗәле икенче урында тора. Шулай булмыйча соң, сөте тәмле дә, файдалы да бит аның!...

    Кәҗә елы килә. Бу мөгезле йорт хайваныннан башка авыл тормышын күз алдына китереп булмый. Тынгысыз холкы, хәйләкәрлеге, вакыт-вакыт үз-үзен һич көтмәгәнчә тотуына һәм хәтта бераз мәкерле һәм үч саклаучанлыгына карамастан, авыл кешесенең ишегалдында кәҗә, сыердан кала, дәрәҗәле икенче урында тора. Шулай булмыйча соң, сөте тәмле дә, файдалы да бит аның!

    Балачак хатирәләремнең күбесе шушы мөгезле хайванга бәйле. Ә иң нык исемдә калганы - зур гәүдәле ак кәҗәбез. Ул безне генә түгел, күршеләребезне дә тәмле сөт белән туендырып тора иде. Аны туган апабыз авылдан бәти чагында ук алып кайтты. Үзебезнең чуар кәҗәбез бик картайган иде инде. Ул чакта кыш иде, нәни бәтинең чынлап торып йоны да үсмәгән иде әле. Жәл-ләп, аны туп-туры өйгә алып керергә булдык. Өй эченә ияләшә төшкәч, кәҗәкәебез бүлмәдән бүлмәгә ап-ак ук булып атыла башлады. Аның өчен бернинди киртәләр юк иде. Ишек уемына урындыклар да өеп куеп карадык, ул берничә кат урындык аша сикереп кенә чыга һәм башы сыйган һәрбер тишеккә керә иде. Диван, карават өсләрендә сикергәли, биек комодка, өстәлгә, китаплар тезеп куелган киштәләргә менә торган булып китте. Бөтен газета-журналларны яшереп куйдык, авызына эләккәнне һич кызганмый чәйни иде ул. Обойлар, эскәтерләр, пәрдәләргә дә эләкте. Бер атна дигәндә безнең өй танырлык та түгел иде инде. Бу тынгысыз кунакны вакытлыча мунча чоланына ябып торырга булдык. Ярый әле салкыннар узып китте, без кәҗә бәтиен башка хайваннар янына сарайга чыгардык. Әмма анда да ул биек җирләргә менү гадәтен ташламады. Сарайның такта белән бүленгән ягында хуҗалык әйберләре саклана, ә уртада иске тарантас тора иде. Кәҗә, беренче көн-нәрдән үк, анда да керергә өйрәнде, ә тарантасны "йокы бүлмәсе"нә әйләндерде. Без анда салам җәеп куйдык. Зур булып үсеп җиткәч тә, ул шунда йоклавын дәвам иттерде.

    Кәҗәбезнең бөтен җиргә тыгылуы һәм хәйләкәрлегенең чиге булмады. Ул чакта кәҗәләрне көтүгә йөртәләр иде. Көтүчеләр сакалбайларны өнәп бетерми, бер кәҗәне көткәнгә караганда, ун сыер көтүең яхшырак ди торганнар иде. Чөнки алар бит көтүдән аерылып кала, вакытыннан алда качып кайта, көтүчеләрне махсус мыскыл итәләр, диярсең. Безнең ак кәҗә бу эшләрдә башлап йөри иде. Аеруча эссе җәй көннәрендә көтү белән бергә йөрисе килмәде аның. Ярты көннән качып кайта иде. Көчле мөгезләре белән төртеп, капканы үзе ачып керә. Бер төрткәндә генә келәсе күтәрелмәсә, икенчесеннән соң капка зур итеп ачылып китә. Бәрүнең көчен арттыру өчен, кәҗә ике-өч метрга артка чигенеп, чабып килеп сөзә иде капканы. Ишегалдыннан табып, аны-моны ашый, су эчә дә, эсседән качып, сарайга кереп ята.

    Реклама

    Бакчаның коймалары һәм ишекләре крепость кебек иде. Ишеге ачык калганны кәҗә көтеп кенә тора, ялт кына кереп, яшелчәләрне яки яшь агачларны кимереп чыга.

    Безнең кәҗә белән булган мәзәк хәлләрне санап бетерерлек түгел. Бер вакыйганы күршеләр, искә төшереп, озак вакыт сөйләде әле. Ул җәйне аларга кунаклар килгән. Ашаганнар, эчкәннәр, төн уртасына кадәр бәйрәм иткәннәр. Таң алдыннан кунакларның берсе ишегалдына һава суларга чыккан. Һава салкынча, тыныч, рәхәт! Кинәт ул агачлар арасында нәр-сәдер кыштырдаганны ишетеп ала. Кызыксынып, койма артында нәрсә бар икәнен карарга дип, каплап куелган тагарак өстенә менеп баса. Зур гына ак әйбернең аңа таба кулларын сузганын күреп, коты алына. Ул, дөбердәп егылып төшә, акыра-бакыра, өйгә йөгереп керә, йоклап ятучыларны куркытып уята да хатынына өйгә кайтырга җыенырга куша. Күрше-ләр аны тынычландырырга тырыша, ул бит - кәҗә генә, диләр. Шуннан соң ул кеше аларга беркайчан да кунакка килмәгән. Безнең кәҗәнең, төн караңгылыгыннан файдаланып, капка бикләренең ныклыгын сынап карый торган гадәте бар иде. Арт аякларына басып, койма артында үскән алмагачлар, кура җиләге, миләш ботакларын кимерә иде. Күршеләрнең кунагы күргәндә, аның нәкъ шул эш белән мәшгуль чагы булган да инде.
    Безнең кәҗәнең тынгысыз холкы һәм әнә шундый "батырлык"лары җиңел генә гафу ителеп килде, чөнки ул күп итеп бик тәмле сөт бирә иде. Эремчеккә дә, катыкка да җитеп торды. Әле күршеләрне дә сыйлый идек. Ул бары тик бер кешегә - әнигә генә саудыра иде. Апам белән без саварга өйрәнергә күпме тырыштык - кәҗә һәрвакыт безнең бу эшне булдыра алмаячагыбызны аңлатып торды. Баскан җирендә тик тормады, савытны йә тибеп аудара, йә аягын чиләккә тыга иде.

    Ләкин тәртипсез булса да, без үзебезнең туендыручыбызны бик яраттык. Аннан бирле инде дистә еллар үтсә дә, туганнар белән очрашкач, без аны гел искә төшерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: