Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кырык ел гомерен кызыклы, кирәкле фәнгә багышлаган

    Агымдагы елның 4 ноябрендә күренекле якташыбыз филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фирдәүс Гарипова арабыздан китеп барды. Аңа 73 яшь туларга 32 көн калган иде. Үзенең бөтен гомерен гидронимия фәненә багышлаган галимә Фир-дәүс Гарипова 1941 нче елның 7 декабрендә Кодаш авылында туа. "Рухи байлыгыбыз" дигән китабында...

    Агымдагы елның 4 ноябрендә күренекле якташыбыз филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фирдәүс Гарипова арабыздан китеп барды. Аңа 73 яшь туларга 32 көн калган иде.

    Үзенең бөтен гомерен гидронимия фәненә багышлаган галимә Фир-дәүс Гарипова 1941 нче елның 7 декабрендә Кодаш авылында туа. "Рухи байлыгыбыз" дигән китабында ул үзенең туган авылы һәм якын-тирәдә урнашкан авыллар турында олы хөрмәт һәм ярату хисләре белән яза. Балалык еллары авыр сугыш чорына туры килә. Ул зур крестьян гаиләсендә сигез бала арасында иң кечкенәсе була. Абыйлары Габдулла, Габделәхәт, Габдерәзәк, Габделкәбир, апалары Бибинур, Маһинур һәм Тәнзилә аны җил-яңгырдан сакларга тырышалар. Күп нәрсәне яшьли аңларга өйрәнгән кыз өлкәннәргә тормыш итүнең җиңел булмавын белә, шуңа күрә ярдәмне олы рәхмәт хисләре белән кабул итә.

    Аның өчен әтисе Гарифҗан һәрвакытта да ныклык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык үрнәге була. Үзенең "Сәфәр чыксам еракларга" дигән китабында әтисе турында ул менә ниләр язган: «Сугыш чорында 1942-1944 нче елларда әтиебез колхоз рәисе булып эшләде. Бер елны ул дәүләткә икмәк сату планын тутырганчы колхозчыларга хезмәт көннәренә бераз икмәк өләшә. Авылда аның бу гамәлен хупламаучы әләкчеләр шикаять язалар. Тикшерү белән килгән кешегә ул: «Тракторларга кырга чыгару алдыннан ягулык салалар. Җимертеп эшләү өчен, үз тамагыңның, балаларыңның тамагы тук булу, күңелең тыныч булу кирәк», - ди. Шактый борчыларга туры килсә дә, безнең бәхеткә, әтине төрмәгә утыртмадылар».

    Гарифҗан белән Бибисара гаиләсендә балалар эшкә иртә өйрәнеп үсәләр, үз көннәрен үзләре күрергә, әти-әниләренә булышырга тырышалар. Үсә барган һәр балалары шәһәргә китеп, завод фабрикаларга эшкә урнашалар, гаилә коралар, намуслы хезмәтләренә күрә фатирлы булалар.

    Ире Гарифҗан вафат булгач, Бибисара балалары янына Казанга китәргә мәҗбүр була. Бу вакытка Фирдәүс бишенче сыйныфны тәмамлый. Бәхетле очрак аны тугызынчы сыйныфтан Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы мәктәпкә китерә. Биредә бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла, татар теле һәм әдәбияты дә тирәнтен өйрәнелә. Мәктәп тәмамлаганнан соң бер ел заводта эшли, әмма туган телен тирәнтен өйрәнү теләге аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерә.

    Югары белем турында диплом алганнан соң Фирдәүс Гарипова биш ел безнең районның Ташлы Кавал һәм Ямаширмә мәктәпләрендә укыта. 1971 нче елның октябрендә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына керә. Ул диссертациясен Ашыт, Казансу, Шушма, Мишә елгалары бассейннарын өйрәнү нигезендә "Татарстан АССРның Казан арты гидронимиясе" дигән темага яклый.

    Ф.Гарипова яраткан хезмәте белән кырык елдан артык шөгыльләнә. Төрле экспедицияләр вакытында ул бик күп материал туплый, Фирдәүс Гарифҗановна - дистәләгән монографияләр, уку дәреслекләре, китаплар, Россия һәм региональ басмаларда чыккан бик күп сандагы фәнни мәкаләләр авторы.

    Безнең өчен бигрәк тә "Хәтеремнән чыкмый һич тә" дигән китабы якын. Ул Биектау, Яшел Үзән, Арча һәм Әтнә районы авылларының тарихына багышланган. Галимә төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, лекцияләр белән студентлар алдында гына түгел, халык алдында да чыгышлар ясый. Фирдәүс Гарифҗановна "Татар теленең топонимнар сүзлеге" дигән китабында: "Әгәр татар халкы булмаса, боларның берсе дә булмас иде. Иң зур бәхет - үзенең бай, матур теле, кабатланмас тарихы булган халкым булу. Экспедицияләр вакытында эзләнү эшләре алып баруда булышкан һәр кешене хәтерлим. Бу изге күңелле кешеләр мине үз йортларына сыендырдылар, тәмле чәйләре белән сыйладылар, үзләренең туган яклары турында сөйләделәр, минем сорауларыма бик теләп җавап бирделәр, бер авылдан икенчесенә илтеп куйдылар. Фәнни һәм техник редакторлар, компьютер осталары, рәссамнар, корректорлар, спонсорлар китапларымны бастырып чыгаруда ярдәм иттеләр. Мин аларның барысына да рәхмәтлемен".

    Галимә һәм педагог буларак, Ф.Гарипова үзенең белемнәрен югары һөнәри дәрәҗәдә яшьләргә тапшыра, Казан педагогия университетында лекция курслары, гамәли дәресләр алып бара. Оста лектор буларак заманча әдәби татар теле (лексикология), әдәби татар теленең тарихы һәм башка курслар буенча лекцияләр укый.

    Фирдәүс Гарифҗановна гомеренең соңгы өч аенда Олы Битаманда биредә авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче олы абыйсы Габдулла кызы Рушания Галимҗанова гаиләсендә яшәде. Үзенең нинди чир белән авыруын белә һәм мәңгелек йортка күчү өчен алдан ниләр эшләргә кирәк булса, барысын да сеңлесе белән бергәләп эшләп куя.

    Күренекле туганы турында Рушания ханым менә ниләр сөйләде:

    - Фирдәүс апа бик тә намуслы, гадел, гади, тыйнак, рухи яктан бик бай кеше иде. Ул Коръән кануннары буенча яшәде, милли дини йолаларны үтәде, күп тапкырлар корбан чалды. Соңгы өч елда бу изге гамәлне без бергәләп үтәдек. Фән өлкәсендә шундый югары биеклеккә ул бары тик үзенең тырыш хезмәте, эзләнүчән акылы, яхшы зиһене нәтиҗәсендә иреште. Билгеле инде, үзенең бөтен гомерен багышлаган хезмәткә олы мәхәббәте һәм хөрмәте ярдәм итте. Ул үзенең әти-әниләре, туганнары турында ихтирам белән сөйли иде. Без ул эшләгән коллективта хезмәттәшләре арасындагы аңа карата булган хөрмәтне үз күзләребез белән күреп сөендек. Хезмәттәшләре кайтып, аның хәлен белеп тордылар, соңгы юлга озатырга да күп булып кайттылар. Без Фирдәүс апаны үзенең үтенече буенча Олы Битаман авылы зиратында җирләдек, - дип тәмамлады сүзен Рушания Габдулловна.

    Үз гомерен Туган як тарихын, аның су чыганакларын, авылларның һәм аларның исемнәренең килеп чыгу тарихын өйрәнүче бөек галимә арабыздан китте. Аның хезмәтләре яшь буынга бу тармактагы фәнни белемнәрне тагын да үстерергә ярдәм итәр. Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипованың исеме Россия, Татарстан фәне тарихында, Туган ягы Биектау районы тарихында һәм аны белгән кешеләрнең күңелләрендә мәңге югалмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: