Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Күңел яралары һаман ачык

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел тулды. Үзе бер кеше гомере! Шушы еллар эчендә илебездә бик күп үзгәрешләр булды. Шулай булса да, илебез халкының бу чорда күрсәткән батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшләре тарих битләренә уелып язылган. Шулар белән бер-рәттән сугыш чоры балалары турында да онытмаска кирәк. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән,...

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел тулды. Үзе бер кеше гомере! Шушы еллар эчендә илебездә бик күп үзгәрешләр булды.
    Шулай булса да, илебез халкының бу чорда күрсәткән батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь эшләре тарих битләренә уелып язылган. Шулар белән бер-рәттән сугыш чоры балалары турында да онытмаска кирәк. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәтеребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәх-мәтенә һәм хөрмәтенә лаек. Алар сабый чакта ук ятим калган, "әти" сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр алар. Кайберлә-ре әтиләрен бер күргән-дер. Күпләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр… Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит. Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплылыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик зур, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.
    Мин шуларның берсе, Олы Кавал авылында яшәүче ирле-хатынлы Биктаһировлар турында сөйлисем килә. Биктаһиров Исмәгыйль Заһир улы 1931 нче елның 1 нче октябрендә Олы Кавал авылында туа. Сугыш башланган елны аңа 10 яшь тә тулмаган була. Үзе турында ул болайрак искә ала: "Мин мәктәптә 2 генә классны укып калдым. Әтине сугышка алдылар. Баштарак ул Маридагы Суслонгер лагерендә бик азап чиккән, аннан соң гына сугышка киткән. Ул аннан исән-сау әйләнеп кайтып, Казанда грузчик булып та эшләде, авылда янгын сүндерү бүлегендә эшләп, 1966 елда үлде.
    Үзем кечкенәдән атлар яраттым. Сугышка кадәр дә көтүдән атны мин алып кайтып бирә идем әтигә. Сугыш елларында абыйлар ат белән җир сукалыйлар иде, ә мин артларыннан тырмалап йөрдем. Атларны гомерем буена яраттым: 84 яшем белән барсам да, бүгенге көндә дә ат асрыйм мин.
    Бик авыр еллар иде бу - ачлык, кияргә юньле кием юк. Шулай булса да, без түздек, бирешмәдек, тырыштык. Киләчәктә андый михнәтләрне күрергә язмасын, илләр-көннәр тыныч, сугышларсыз булсын дип телим!"
    Исмәгыйль абыйның тормыш иптәше Рәхимә апа 1934 нче елның 31 нче декабрендә дөньяга килә. Ул үзе турында болай сөйләде: "Сугыш башланганда миңа 7 генә яшь иде әле. Әтиебезне сугышка алдылар. Анда ул 7 ай әсирлектә булган, аннан котылган, яраланып, аяк бармакларын өшеткән (моны бер авылдашыбыз күреп, әнигә кайтып сөйләгән). Кызганыч, әтиебез сугыштан әйләнеп кайта алмады.
    Сугыш елларында әни-ләргә ияреп колхоздагы барлык эшләргә дә йөрдек. Бәрәңге утыртырга барганда, аякка да кияргә булмады, яланаяк йөреп, аяклар чебиләп бетә иде. Печән чабудан да калмадык. Әниләрне көтә-көтә, сәгать кичке 11 ләрдә генә өйгә кайту эләгә иде. Бик күп михнәт, ачлык-ялангачлыклар күрдек ул заманнарда. Хәзер, Аллага шөкер, бик рәхәттә яшибез. Бар әйбер дә җитеш, пенсиябез дә күп. Сугыш еллары бик авыр булса да, ул еллар бездән тормыш сөючән, булдыклы кешеләр тәрбияләде. Минем хәзерге яшь буынга әйтәсем килгән сүзем шул: сау-сәламәт булсыннар, авылыбызда хезмәт итсеннәр, авылыбызны бетермәсеннәр, сакласыннар иде!"
    Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. 70 нче Җиңү язын каршыладык. Тагын күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр!
    Гөлфия Сафина,
    Олы Кавал мәктәбенең башлангыч
    сыйныф укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: