Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бәхетне суд кире кайтарырмы?

    Кешеләрнең шактыена, бәхетле булу өчен, дуслары күп булу да җитә. Кайберәүләр - матди байлыкның күплеген, кайсылары җан тынычлыгын бәхет дип саный. Әмма кешеләрнең күп өлеше, тормышның бөтен ягы гармониядә булуны ышанычлы тәэмин итәрлек гаиләсе булганда, үзләрен бәхетле хис итә. Гаилә кеше тормышында төп урынны алып торадыр, мөгаен. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны...

    Кешеләрнең шактыена, бәхетле булу өчен, дуслары күп булу да җитә. Кайберәүләр - матди байлыкның күплеген, кайсылары җан тынычлыгын бәхет дип саный. Әмма кешеләрнең күп өлеше, тормышның бөтен ягы гармониядә булуны ышанычлы тәэмин итәрлек гаиләсе булганда, үзләрен бәхетле хис итә.

    Гаилә кеше тормышында төп урынны алып торадыр, мөгаен. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны без гаиләбезгә алып кайтабыз, анда аңлау һәм хуплау табабыз. Туган йортыңда тыныч, җылы, рәхәт, наз һәм кайгырту булса, яшәү өчен ни кирәк тагын?

    Бу тормышта һәрберебезнең үзе өчен иң әһәмиятле дип санаган нәрсәсе бар. Кадерләп саклый һәм кайгырта торганнары, Җир йөзендәге иң гүзәл затлар - безнең балаларыбыз.

    Бар кеше дә үз баласының иң әйбәте, тәртипле, белемле булуын тели шикелле. Кызганыч ки, алай түгел шул. Балаларын карарга теләмәүче әниләр һәм әтиләр дә бар. Эчкечелек, битарафлык, бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыра алмау - болар барысы да гаиләдә иминлек булмауны тагын да тирәнәйтә, ә аның кыенлыгы балалар өстенә төшә.

    Шулай итеп, эш судка һәм ышанычсыз гражданнарны ата-аналык хокукыннан мәхрүм итүгә барып җитә.

    2015 нче елда бер кеше үзенең бер баласына карата хокукыннан мәхрүм ителде. Тагын ике гражданны өч балага карата хокукларыннан мәхрүм итү турында ике дәгъва язуы әзер. Һәрбер мәхрүм итү бала язмышына кагыла бит. Балалар иң мөһим нәрсәдән - әниләренең мәхәббәтен-нән һәм кайгыртуыннан мәхрүм кала. Ләкин ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү - иң соңгы чара, без бу хакта гел әйтеп торабыз. Судка йомгаклау нәтиҗәсе әзерлә-гәнче яки шул хакта дәгъва белдергәнче, опека һәм химаячелек хезмәте, Биектау районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүчеләре, социаль яклау бүлеге һәм «Өмет» үзәге хезмәткәрләре белән бергәләп, вазгыятьне төзәтергә мөмкинлек бирердәй барлык чараларны куллануга юнәлдерелгән зур эш алып баралар. Моңа әти-әниләр белән аерым әңгәмәләр үткәрү дә, Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә тәртипләрен тикшерү дә, балаларны гаиләдән вакытлыча алып, приютка урнаштыру да керә.

    Әлбәттә, бу - бик мәшә-катьле, катлаулы эш. Ләкин һәрвакытта да без теләгәнчә үк нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Әти-әниләр-нең бик аз гына акылга утыра. Мәсәлән, бер ана, ике баласын приютка урнаштыргач, аларның барлыгын бөтенләй «онытты». Яннарына килми, хәлләрен белми, рухи ярдәм күрсәтми. Аның каравы, балалары приютта үзләрен бик әйбәт хис итә. Ниһаять, алар яхшы һәм вакытында ашый башлады, йоклау, ял итү, шөгыльләнү өчен үз урыннары барлыкка килде. Әниләре элемтәгә чыкмый. Мәңгелек сорау: нәрсә эшләргә? Тагын судка гариза язарга, балаларга башка гаилә эзләргә туры килер, мөгаен.

    Гаилә бер көн эчендә генә начарланмый. Шуңа күрә җирле органнарның гаиләнең упкынга тәгәри башлавы турындагы бер генә сигналны да игътибарсыз калдырмавы мөһим. Димәк без - балалар бакчасы да, мәктәп тә, авыл җирлекләре дә, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре дә - ата-аналык хокукларыннан мәхрүм итүне булдырмый калырга, аларга вакытында ярдәмгә килергә тиешбез.

    Хәзерге вакытта районның төрле структуралары белән бергәләп эшләү активлаша төште. Ләкин дилбегәне кулдан ычкындырырга ярамый. Гаиләнең проблемасын төрле яклап хәл итәргә, төп басымны хәвеф төркеменә керүче гаиләләр белән профилактик эш алып баруга ясарга кирәк.

    Үсеп килүче гражданнарыбыз бәхетлеме, юкмы - киләчәгебез шуңа бәйле. Әгәр бала дөньяны бары тик кара төстә генә итеп күрә икән, киләчәктә ул уңай фикерле булыр, җәмгыятьнең ышанычлы әгъзасына әверелер дип уйлау дөрес түгел. Шатлык күрми үткән балачагы өчен җәмгыятькә дәгъва белдереп, барыбызга да күп кенә яңа проблемалар өстәве бик ихтимал.

    Эшебезнең куанычлы нәтиҗәләрен дә билгеләп үтәсе килә. 2014 нче елда биш ата-ана тугыз балала карата хокукларын кире кайтарды. 2015 нче елда тагын бер әни үзенең бер баласына карата кабаттан ана булу хокукын кире кайтарды. Ул ике ел буе үзенең баланы мөстәкыйль тәрбияләү һәм асрауга сәләтле икәнлеген дәлилләде.

    Безнең максат - гаиләне саклап калу, балаларны үз әти-әниләре янына кайтару.

    Әгәр инде балалар әти-әни химаясеннән мәхрүм калса, аларны башка гаиләгә урнаштыру кулайрак.

    Үз гаиләсе җылысыннан мәхрүм калган балаларга бәхет бүләк итәрлек кешеләр безнең районда бар.

    Балаларны башка гаиләгә тәрбиягә бирүгә бәйле барлык сораулар белән, консультация кирәк булса, опека һәм химаячелек хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Адресыбыз: Биектау ст., Мәктәп ур., 29 й. Телефон: 2-32-69.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: