Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бәхетле яшәү өчен зур сәләт кирәк

    Кырык ел бер мизгел кебек узган да киткән. Бу елларда күпме вакыйгалар булган, күпме кичерелгәндер, әмма алар өчен иң мөһиме - җанны җылытып торучы шатлыклы хатирәләр, балалар һәм оныклар турында кайгырту, аларны өзелеп ярату, бер-берсен күз карашыннан, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән үк аңлау. Үзара шушылай тату яшәп, ир белән хатын күптәннән...

    Кырык ел бер мизгел кебек узган да киткән. Бу елларда күпме вакыйгалар булган, күпме кичерелгәндер, әмма алар өчен иң мөһиме - җанны җылытып торучы шатлыклы хатирәләр, балалар һәм оныклар турында кайгырту, аларны өзелеп ярату, бер-берсен күз карашыннан, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән үк аңлау. Үзара шушылай тату яшәп, ир белән хатын күптәннән инде бертуганнарга әверелгәннәр.

     

    ... Яңавылдагы сигезьеллык мәктәптән соң Мәмдәл урта мәктәбенә укырга килгәч, Рәис Кәримов параллель сыйныфта укучы сөйкемле кызны шунда ук күреп ала. Гөлчирә дус кызларыннан һәрвакытта да ягымлы, яхшы күңелле булуы белән аерылып тора. Башта Рәис кызны ерактан гына күзәтеп торырга ярата һәм тиздән аның янына килгәли, сүз куша башлый.

    Унъеллыкны тәмамлаганнан соң Рәис Яңавыл сигезьеллык мәктәбенә укытучы булып урнаша, ә Гөлчирә Казанга китә һәм училищега укырга керә. Менә шулай күпмедер вакытка аларның юллары аерыла. Әмма шат күңелле кыз егетнең бер дә башыннан чыкмый, ул гел аның турында уйлап йөри. Бер елдан аны армиягә алалар. Язмыш димичә нәрсә дисең инде - вагонда Гөлчирәнең авылдашы белән бергә туры киләләр. Рәис мондый мөмкинлектән файдаланып кала - кызның адресын белешә. Хат яза. Туган ягыннан озак көтелгән сәлам килеп ирешкәч, ул шатлыгыннан нишләргә дә белми. Хат алыша башлыйлар. Рәискә дә, Гөлчирәгә дә хисләрен язып аңлатуы җиңелрәк була. Яшьләр тиздән бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлыйлар һәм түземсезлек белән очрашуны көтә башлыйлар.

    Рәис армиядән кайтканда Гөлчирә Казанда яши һәм башня краны машинисты булып эшли. Егет С.П.Горбунов исемендәге КАПОга слесарь булып урнаша. Рәис Гөлчирәнең кыюлыгына соклана, кыз шундый югарыда нинди катлаулы техникага идарә итә бит! Кичләрен яшьләр шәһәр урамнары буйлап йөриләр, киләчәк турында хыялланалар. Рәиснең СССР Эчке эшләр министрлыгының Волгоградтагы Югары тикшерү мәктәбенә керүе турындагы яңалыкны кыз борчылып кабул итә - бер-берсеннән аерылу аларның хисләрен сүндермәсме? Тик хисләр сүрелми, алар хатлар аша тапшырыла. Яшьләр аерым яши алмауларын аңлыйлар һәм тиздән, 1974 елның 16 февралендә өйләне-шәләр. Гаилә башлыгы Волгоградта торыр урын таба һәм Гөлчирә шунда ук сөйгәне янына китә. Яшь ханымга яңа урында озаклап эш эзләп йөрергә туры килми - аны Облместпромның Волго-град механика заводына бухгалтер итеп алалар. Бу ел яшьләр өчен тагын бер шатлыклы вакыйга белән тәмамлана - 31 декабрьдә уллары Ринат дөньяга аваз сала. Рәис, гаиләсен тәэмин итү өчен, укудан бушаган вакытта дежур слесарь булып та эшли. Аңа элекке тәҗрибәсе бик тә ярап куя.

    СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары тикшерү мәктәбен тәмамлавы турында диплом алган милиция лейтенантын Биектау эчке эшләр бүлегенә җибәрәләр. Баштарак тикшерүче Рәис Кәримовка эшләве җиңел булмый, әмма ул тәҗрибәле хезмәттәшләренә, аларның киңәшләренә таянып эшли. Тиздән аны өлкән тикшерүче, аннары тикшерү бүлеге начальнигы, тикшерү буенча район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. 1990 елның августында Биектау районы эчке эшләр бүлегенә кемне начальник итеп куярга дигән сорау килеп тугач, кандидатлар исемлегендә Кәримов фамилиясе беренче урында була.

    Гөлчирә Һидият кызы да белгечлеге буенча үзәк бухгалтериягә урнаша. Гаилә учагын сүндерми саклаучы гадәттә хатын-кыз була. Әмма Гөлчирәнең, белгеч буларак камилләшү өчен, югары белем аласы килә. Ул бер дә иреннән калышырга теләми һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Бу вакытка инде гаиләдә уллары Ринаттан кала кызлары Гөлчәчәк тә үсеп килә. Бу чорның ни дәрәҗәдә кыен булуын Гөлчирә үзе генә беләдер: балалар авырып, йокысыз уздырган төннәр, зачетлар, имтиханнарга әзерләнү, курс эшләре, диплом язулар... Ә өйдә исә барысы да гадәттәгечә үрнәк тәртиптә булырга тиеш - балалар да, әтиләре дә игътибар азаюны сизмәсеннәр, аларны табында һәрвакытта да тәмле ризыклар көтеп торсын. Барысына да өлгерә Гөлчирә.

    1994 елда аны Россия Федерациясе Социаль страхование фондының Татарстан Республикасындагы Региональ бүлегенә баш белгеч итеп билгелиләр. Гөлчирәнең тырышлыгын күрми калмыйлар: намус белән эшләгәне өчен аңа "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән, икътисад өлкәсендәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасының атказанган экономисты" дигән мактаулы исемгә лаек булган.

    Гаиләнең төп тоткасы, әлбәттә, хатын-кыз. Беренче мәхәббәт, тәүге очрашулардан башланган нечкә генә җеп еллар дәверендә нәрсә бәрабәренә ике якны берләштерүче нык, юан бауга әверелә соң? Аның нигезе - бергәләп кичергән кыенлыклар, бер-берсенә хөрмәтле һәм сакчыл мөнәсәбәт, сизгерлек һәм татулык. Рәис Абдулла улы тормыш иптәшеннән уңган - ул Гөлчирәсенә һәрвакытта да таяна ала, ә бер-берсенә карата бетмәс-төкәнмәс ышану араларны ныгыта гына бара.

    Рәис Абдулла улы белән Гөлчирә Һидият кызы беркайчан да җиңел юл эзләмиләр. Кулларында кечкенә балалар була торып, туганнары ярдәмендә йорт салып чыгалар, малтуар тоталар, лаеклы тормышны үз тырышлыклары белән тәэмин итәләр. Туган-тумачаларны болары "минеке", тегеләре "синеке" дип аерып йөртмиләр. Барысын да бердәй якын күрәләр. Рәис Абдулла улы иң кече энеләре булуга карамастан, аны барысы да хөрмәт итә, аның сүзенә колак салалар. Ул үзе дә абыйларына булышырга гына тора. Гөлчирә Һидият кызы - барысының да яраткан апалары. Бу сеңлесе, туганнан туган сеңелләре һәм энеләренең мөнәсәбәтеннән аермачык беленә.

    Еллар сизелми дә үтәләр. Һөнәр сайлаганда Ринат өчен дә нәкъ менә әтисе үрнәге хәлиткеч роль уйнагандыр. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, ул прокуратурага килә. Башта Әгерҗе районы прокуратурасында тикшерүче, аннары Яшел Үзән шәһәре прокуратурасында аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшли. Күптән түгел Зәй шәһәре прокуроры итеп билгеләнгән. Хатыны Гүзәл белән бергә кызлары Регина белән Азалияне тәрбиялиләр. Ә менә кызлары Гөлчәчәк әнисе һөнәрен сайлаган һәм аның кебек үк Казан аграр университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Финанс базары буенча Россия Банкы Хезмәтенең Идел-Кама регионындагы Тө-бәкара идарәсендә эшли. Бәхетле гаилә корган, ире Сергей белән уллары Русланны һәм Арсенны үстерә.

    Рәис Абдулла улы хәзер Россия банкы Хезмәтенең Идел-Кама регионындагы Төбәкара идарәсендә административ-техник тәэминат бүлеге начальнигы булып эшли. Ә Гөлчирә Һидият кызы йорт эшләре белән мәшгуль, ул туганнары, дуслары бергә җыелырга ярата торган гаиләнең учагын һәрчак җылы тота. Эшмәшәкатьләр бетеп тормый. Әти-әни буларак, аларның зирәклеге, туплаган тормыш тәҗрибәсе оныкларын тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез хәзинә.

    Кәримовлар бу көннәрдә бергә яшәүләренең кырык еллыгын бәйрәм итәләр. Бәхетле, тату гомер итү өчен зур сәләт кирәк, ир-атның да, хатын-кызның да мәгълүм тырышлыгы кирәк. Аларга карап торганнан соң, элеккечә үк бер-берсенә карата матур мөнәсәбәттә булуларын, җылы хисләренең сүнмәвен аңлыйсың. Хәтта киресенчә, нәкъ менә шушы чорда мәхәббәт үзгә төсмерләр ала һәм ир белән хатынның бер-берсенә карашына яңа, матур би-зәкләр өсти.

    Аларга ихлас күңелдән барыннан да бигрәк сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тормыш юлыннан килә-чәктә дә менә шулай кулга-кул тотынышып атлауларын телисе килә. Күңелләрендә һәрвакыт тынычлык, өйләрендә яктылык һәм җылылык булсын, балалары, оныклары барлык өметләрен акласыннар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: