Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Алтын көздә алтын туй!

    Бер-берсенә бик тә тиң килгән дәү әтием белән дәү әнием күптән түгел үзләренең алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Минем дәү әтием Маликов Нияз - искиткеч киң күңелле, тырыш, хезмәт яратучан, һәркем тарафыннан хөрмәт ителүче кеше. Ул үз һөнәренә гашыйк, бер көнен дә үзенең укучыларыннан башка күз алдына китермәгән, бөтен гомерен балалар...

    Бер-берсенә бик тә тиң килгән дәү әтием белән дәү әнием күптән түгел үзләренең алтын туйларын бәйрәм иттеләр.

    Минем дәү әтием Маликов Нияз - искиткеч киң күңелле, тырыш, хезмәт яратучан, һәркем тарафыннан хөрмәт ителүче кеше. Ул үз һөнәренә гашыйк, бер көнен дә үзенең укучыларыннан башка күз алдына китермәгән, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган оста мөгаллим һәм оста һөнәр иясе дә. Дәү әнием Маликова Рәхилә дә шулай ук гомере буе укытучы булып эшләде, балаларның яраткан һәм хөрмәт иткән укытучылары булды. Дәү әнием бик талантлы кеше, ул оста итеп шигырьләр яза. Аларның бергәләп тормыш коруларына бу көздә 50 ел тулды. Шул уңайдан мин дәү әтиемә ничек танышулары, ничек кавышыулары турында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
    - Дәү әти, дәү әни белән ничек танышканыгызны сөйлә әле?
    - Мин армиядән отпускка кайткан идем, бу 1963 ел иде. Нәкъ шул вакытта дәү әниең Якегә укытырга килде. Шул вакытта таныштык та, хат алыша башладык. Минем әле бер ел хезмәт итәсем бар иде.
    - Армиядән кайткач нишләдең?
    - 1964 елны кайттым да, университетка укырга кердем. Бер ел укыгач, читтән торып укуга күч-тем. Заводка эшкә урнаштым. Мин университетта укыган вакытта дәү әниең Зиннур абыйлар каршында бер ялгыз апада фатирда тора иде. Мин Казаннан еш кына кайтып йөрдем. Шул вакытларда Якенең тау башларын өйрәндек тә инде без.
    - Укырга да, эшләргә дә авыр булгандыр бит?
    - Авыр иде инде. Иртә белән эшкә чыгып китәм, ул вакытта Шамил абыйларда Северный поселогында яши идем. Төнлә бик соң гына кайтып керәм. Укулар ул вакытта кичке унда гына бетә, ә транспорт, га-дәттә, унбердән соң йөрми. 1965 нче елда дәү әниең дә Казанга читтән торып укырга килде. Шамил абыйлардан аның янына китә идем, төнгә кадәр йөрибез. Без йөреп туйганчы трамвайлар туктап бетә. Миңа кире кайтырга да кирәк бит әле. Ә дәү әниең Спартаковский тирәләрендә тора иде. Бөтен шәһәр аркылы кайтырга туры килә. Мин кайтып җиткәнче, таң атып бетә иде.
    - Туегыз ничек үтте?
    - Зур туйлар үткәрергә ул вакытта мөмкинлекләр юк иде. Әүзах абый диплом алып йөргән вакыты. Аның диплом алуын, безнең туйны бергә бәйрәм иттек.
    - Мөмкинелекләр булмагач, нигә язылышырга булдыгыз соң?
    - Ну, гомер буе ялгызың "холостяк" булып яшәп булмый бит инде. 25 тулган иде...(көлә). Техникумны бетерәм дип, армиягә бик соң киттем мин.
    - Туйдан соң ничек гомер иттегез?
    - 1966 нчы елның август аенда икебез дә Суыксу мәктәбендә эшли башладык. 1966 нчы елның ноя-берендә кызыбыз Гөл-нар, 1968 елның июлендә улыбыз Илдар туды. 1970 елны Олы Битаман мәктәбендә эшли башладык. 1977 нче елны тагын бер кызыбыз Гөлназ туды. Шулай итеп, гомернең үткәнен сизми дә калдык. Мин - 2005 нче елны, дәү әниең 2001 нче елны лаеклы ялга чыктык.
    Хәзерге вакытта дәү әтием Маликов Нияз һәм дәү әнием Маликова Рәхилә Олы Битаман авылында, балаларын һәм оныкларын куандырып, бер-берсенә терәк булып, исән-имин, тыныч һәм мул тормышта яшиләр. Аларның 7 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. Без аларны чын күңелебездән 50 еллык уртак гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Тагын шулай балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тыныч тормышта, тигезлек һәм нык сәламәтлек белән, безне куандырып озак еллар яшәгез!
    Айгөл Харрасова,
    17 яшь, Казан шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: