Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Алат егете Вячеслав – Кырымда урман мастеры

    Кеше язмышлары... Ниндиләре генә юк аларның! Кемдер, күрше авылга яки район үзәгенә барып килүне санамаганда, беркайчан да үз йортыннан еракка китми. Ә кемнедер исә язмыш җилләре туган оясыннан меңләгән километр араларга алып китә һәм кире әйләнеп кайту мөмкинлеген дә калдырмый. Ә бит әле сагыну, күрәсе килеп, үзәк өзелү дигән нәрсә...

    Кеше язмышлары... Ниндиләре генә юк аларның! Кемдер, күрше авылга яки район үзәгенә барып килүне санамаганда, беркайчан да үз йортыннан еракка китми. Ә кемнедер исә язмыш җилләре туган оясыннан меңләгән километр араларга алып китә һәм кире әйләнеп кайту мөмкинлеген дә калдырмый. Ә бит әле сагыну, күрәсе килеп, үзәк өзелү дигән нәрсә дә бар. Мондый хис кеше олыгайган саен аның күңелен күбрәк биләп ала. Без уй-фикерләребез белән балачагыбыз, яшьлегебез узган, үскән, укыган, дуслашкан, беренче мәхәббәт утында янган урыннарга әйләнеп кайтабыз.

    Могҗиза техника безгә бүген моннан 30-40 ел элек элемтәне югалтканнарны тиз арада табарга, кайчандыр күңелебезгә бик якын булганнарның язмышы нинди икәнлеген белергә ярдәм итә. Шуңа күрә дә мин көннәрдән бер көнне Интернеттагы сайтымда Кырымнан Вячеслав исемле таныш булмаган берәүнең "пәйда булуына" бер дә гаҗәпләнмәдем. Ул тумышы белән Рус Алатыннан булып чыкты. Аннан унҗиде яшьлек чагында киткән булган. Ә менә хәзер дуслары, күршеләре, укытучыларының хәл-әхвәлләрен беләсе килгән.

    Вячеслав Милютинны Алатта, мөгаен, әле дә хәтерлиләрдер. Милютиннар авылда абруйлы, зур һәм нык гаилә була.
    - Минем бабам Иван Милютин Ленинград өлкәсен фашистлардан азат итүдә, камалышны өзүдә катнашкан. Ул 2 Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, - дип сөйләде үзенең бабасы турында Вячеслав. - Бабам яшәгән йорт Белотеловлар йорты янында гына. Ашыт ягына таба барганда безнең мәктәп директоры Петр Павловичның йорты ул вакытта уң якта иң соңгысы иде.
    Әти-әнисе - Виктор Иванович белән Мария Васильевна Дөбъязда яшәгәннәр. Вячеславның әтисе ПМК начальнигы булып эшләгән. Оныклары барлык каникулларны да бабалары һәм әбиләре янында уздыралар. Иң олысы булганга, Слава аларга йорт эшләрендә булыша, кечкенәләргә күз-колак булып тора. Бабалары авырый башлап, әбиләренә өй эшләрен берүзенә генә башкару кыенлашкач, гаиләдә олы онык бабасын карарга тиеш, дигән карарга киләләр. Менә шулай итеп, Слава 1971 нче елда Алатка бөтенләйгә күчеп килә һәм әбисе-бабасы янында яши башлый. Алат мәктәбендә укый һәм армиягә киткәнче яраткан әбисе белән бабасына төп терәк була.

    - Дәрес әзерләргә вакыт аз калса да, миңа уку җиңел бирелде, - дип исенә төшерде Вячеслав Милютин. - Алатта терлекчелек комплексы төзелгәннән соң безнең авыл киләчәге өметле дип санала торган авылга әйләнде, ә аңа кадәр колхоз зур түгел иде. Ул чактан бирле кырык елдан артык вакыт узса да, колхозда күпме техника булуын, ике ферманы, ат абзарын, гаражны, тимерчелекне һәм кечкенә контораны - барысын да хәтерлим. Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл әле мин барында төзелде. Ә менә клуб зур һәм яңа иде. Элеккеге кечкенә агач клубта киноны минем абый - әтинең энесе Михаил Милютин күр-сәтте. Аның тормышы да диңгез белән бәйле, ул Архангельскида йөк кораблендә баш механик иде. Минем бөтен яшьлегем нигездә Алатта узды.

    Вячеслав Алат урта мәктәбен тәмамлаган, иң яхшы укучыларның берсе булган. Тиздән аны ар-миягә алалар. Милютин Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә. Өч ел буе ул Ерак Көнчыгыш ярларында Тын океан киңлекләрен иңли, Камчаткадагы Петропавловскида, Владивостокта була. Диңгезне ул нәкъ менә шул вакытта йөрәгенә якын кабул итә башлый һәм соңыннан язмыш аны гомерлек һөнәре итә.

    Өенә кыска вакытлы ялга кайткач, Алат мәктәбе укытучылары Вячеславны укучылар белән очрашуга чакыралар. Ул Алат егетләреннән шушы вакытка кадәр флотта хезмәт итүче бердәнбер кеше булып чыга. Матур, ыспай хәрби кием кигән елгыр морякның кайтуы авыл өчен зур вакыйгага әверелә. Ул вакытта егет үзе туган якларыннан гомергә китүемдер, дип башына да китерми. Вячеслав Тын океан флотында хезмәт иткән арада әти-әнисе Белоруссиягә күченеп китәләр. Шунлыктан ул, демобилизацияләнгәч, шунда кайта. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына укырга керә, аннан механик-урманчы һөнәре алып чыга.

    Реклама

    Чернобыль атом-электр станциясендәге авария-дән соң ул әти-әнисе белән бергә Кырымга күченә. Бахчисарай янындагы бер бистәдәге йорт Милютиннарның яңа ке-че туган иленә әверелә.

    - Кырымны яңадан Россиягә кире кайтару безнең Бахчисарайга да яңа сулыш өрде, - диде Вячеслав Милютин. - Безнең күңелләрдә киләчәк-кә ышаныч уянды, без бөтенесе дә яхшы булыр, дип өметләнәбез.

    Техника белән кызыксынып яшәве Вячеславка тиз арада компьютерны да өйрәнергә ярдәм итә. Хәзер ул Интернет киңлекләреннән дусларын һәм туган-тумачаларын эзли. Ул бабасының барлык оныкларын һәм оныкчыкларын бергә җыеп, җыйнаулашып Алатка кайтып төшәргә иде, дип хыяллана.

    - Минем энеләрем һәм сеңелләремнең күбесенең авылда бер генә тапкыр да булганнары юк, үзләренең туган ояларын белмиләр. Ә бит Милютиннар аз түгел һәм алар күп җирләргә таралышканнар. Вячеслав булдыра алганча аларның күбесен эзләп тапкан да инде: Интернет буенча аралашып тора. Иван бабайның 5 улы һәм бер кызы булган. Николай - отставкадагы генерал, хәзер Минскида яши, Александр - эчке эшләр полковнигы, Новокуйбышевскида яши. Александрның ике игезәк улы - Олег белән Вадим - чын герой очучылар, Әфганстанда хезмәт иткәннәр, хәзер Мәскәүдә яшиләр, аларның сеңелләре Оксана - Новокуйбышевскта. Туганнан туган сеңлесе Ирина Милютина - Казанда.

    Вячеслав әйбәт, тормышчан һөнәр иясе, ул - урман мастеры. Күпләр өчен Кырым - диңгез, кызыну урыннары һәм матур-матур биналар. Әмма ярымутрау зур, анда далалар да, таулар да, урманнар да, һәм урманга нигезләнгән җи-тештерү дә бар. Россиягә яңадан кушылганнан соң урманнарны торгызу буенча зур эш башланган. Кырымга Татарстан да зур ярдәм күрсәткән. Бахчисарайга безнең Пригородный урманчылыгыннан урман белгечләре килгән, үрентеләр алып килгәннәр һәм бергәләп "Дуслык аллеясы" утыртканнар. Вячеслав якташлары белән очрашуга бик сөенгән һәм хәзер хезмәттәшләре белән гел аралашып тора.

    Кырымда яшәп, бакчачы булмый мөмкин түгел, дигән фикердә Вячеслав. Хатыны Ольга белән алар зур бакча тоталар, анда виноград, персиклар, алма һәм грушалар гына түгел, барлык көньяк үсемлекләре дә үсә. Үзенең бөтен буш вакытын ул яңа сортларны өйрәнүгә сарыф итә, үрентеләрне кечкенә баланы карагандай тәрбияли. Хәтта йортның ишегалдын да виноград куаклары әйләндереп алган. Кем белә, табигатьне, урманны, үсемлек-ләрне, җирдәге хезмәтне менә шулай ярату бәлки аның күңелендә Алатта узган балачагында, сыйныфташлары белән бергә басу-кырларда эшләгәндә, Ашыт елгасында коенганда ук барлыкка килгәндер.

    - Минем альбомда Алат яшьләре белән бергә төшкән фотосурәт бар. Андагы кешеләрнең һәркайсы - үзе бер тарих, алар мине балачагыма алып кайталар, - диде Вячеслав. - Тик шунысын белергә иде - нинди һөнәрләр сайлаганнар икән минем яшьлек дусларым, алар хәзер кайда...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: