Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Оныклар гомерне озайта

Шикиннар гаиләсе моннан илле ел элек барлыкка килгән. Александр Викторович белән Александра Николаевна, җитмеш яшьлек үрне яулап, алтын туйларын бергә каршылыйлар. Икәү генә түгел, әлбәттә, ә бәлки балалары һәм күпсанлы оныклары, оныкчыклары белән бергә. Ә алар исә нәселдәге мондый юбилей тантаналы итеп билгеләп үтелергә тиеш, дип саныйлар. Александр да, Александра...

Шикиннар гаиләсе моннан илле ел элек барлыкка килгән. Александр Викторович белән Александра Николаевна, җитмеш яшьлек үрне яулап, алтын туйларын бергә каршылыйлар.

Икәү генә түгел, әлбәттә, ә бәлки балалары һәм күпсанлы оныклары, оныкчыклары белән бергә. Ә алар исә нәселдәге мондый юбилей тантаналы итеп билгеләп үтелергә тиеш, дип саныйлар.

Александр да, Александра да Тогашево авылында туганнар. Бер үк урамнарда уйнап үс-кәннәр. Бер мәктәпкә йөргәннәр. Барлык яшьтәшләре кебек үк, аларга да сугыш чоры кыенлыкларына түзәргә туры килгән. Ачлыкның да, ялангачлыкның да нәрсә икәнлеген үз башларыннан кичергән кешеләр. Шулай килеп чыккан инде, Александр беренче тапкыр Александрага мәктәп тәмамлагач кына ныклап игътибар итә. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дигән карарга килгәнче алар хисләрен өч ел буена сыныйлар. 1965 елның 20 июнендә туй ясыйлар.

Яшьләр ярты еллап әти-әниләре янында яшиләр дә, аннары Сосновка авылында иске генә бер йорт сатып алалар.

1966 нчы елда уллары Сергей дөньяга аваз сала. Ә инде ике елдан кызлары Ирина туа. Ул чакта декрет ялы дигән нәрсә юк, Александра да, бала тапканнан соң, озак та үтми, эшкә чыга. Александр белән Александра беркайчан да җиңел юллар эзлә-мәгәннәр. Балалар үс-тергәндә 1972 нче елда йорт салып чыгалар.

Аларның хезмәт эшчәнлеге 14 яшьтә башланган.

Александр слесарьлык эшенә керешкән. 1963 елда Усад училищесын тәмамлаганнан соң 40 елдан артык механизатор булып эшләгән. Ә җәйге айларда "Нива" ашлык җыю комбайны штурвалы артына утыра. Хезмәтендә югары күрсәт-кечләргә ирешә, күп тапкырлар социалистик ярышта җиңүче дип таныла. III нче дәрәҗә "Хезмәт даны", "Почет билгесе" орденнары һәм Халык казанышлары күргәзмә-сенең бронза медале белән бүләкләнә.

Александра башта фермада эшли. Бозаулар да карый, сыерлар да сава. Ындыр табагында 22 ел склад мөдире булып хезмәт куя. Социалистик ярыш алдынгысы була, Халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медале һәм "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале белән бүләк-ләнә.

Шикиннар һәрвакытта да күп итеп мал асрыйлар. Эш өлкәнннәргә дә, балаларга да җитә. Шундый тырышлык нәтиҗәсендә гаиләдә һәрвакыт муллык була. Алар авылда беренчеләрдән булып "Нива" машинасы сатып алалар.

Туганнары һәм якыннары Александр Викторовичны һәм Александра Николаевнаны бик хөрмәт итәләр, килеп, хәл-ләрен белешеп торалар. Шикиннарның хәзер 5 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. Әби белән бабай аларны һәрчак көтеп алалар, күчтәнәчләр әзерләп куялар. Тормыш сөючән ир белән хатынның гомерен нәкъ менә шулар озайта да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев