Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Матур, тату яшибез

Газетабызның 8 июльдә чыккан 49 нчы санында Дөбъяз авылыннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән Фәния һәм Марат Садриевлар турында язган идек. Әти-әнинең матур үрнәге балаларга да күчә - бу язма аларның уллары Нияз гаиләсе турында. Безнең гаилә башка гаиләләрдән бик нык аерылып тора дип әйтә алмыйм. Ләкин, безнең...

Газетабызның 8 июльдә чыккан 49 нчы санында Дөбъяз авылыннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән Фәния һәм Марат Садриевлар турында язган идек. Әти-әнинең матур үрнәге балаларга да күчә - бу язма аларның уллары Нияз гаиләсе турында.

Безнең гаилә башка гаиләләрдән бик нык аерылып тора дип әйтә алмыйм. Ләкин, безнең гаилә минем өчен иң яхшысы, иң күркәме.

Минем әтием Нияз, мин аны бик яратам. Ул көне буе, көн саен эштә, хәтта кичке вакытта да, төнлә дә, яңгырлы, буранлы көннәрдә дә аны эшкә чакыртып торалар. Шуңа күрә ул өйдә азрак тора. Әти өйдә булганда бик күңелле һәм тыныч. Ул укымышлы һәм уңган кеше. Ул эшләгән, ремонтлаган әйберләр өр-яңага әйләнә. Бөтен эш тә аның кулыннан килә - агач эше дә, тимер эше дә, электр буенча да. Аның кулы алтын. Мин аңа булышырга тырышам.

Реклама

Минем әнием Гөлназ. Әнием минем өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул һәрвакытта да миңа булыша, киңәшләрен бирә. Минем әни бик тәмле ризыклар пешерә. Безнең өйдә һәрвакыт чисталык, тынычлык хөкем сөрә. Мин аның белән аралашып, үзем өчен күп мәгълүмат туплыйм. «Әйткәннәрне онытма, бу киңәшләр әле сиңа зур үскәч бик кирәк булыр», - ди минем әнием.

Минем кечкенә матур сеңлем бар. Аның исеме Энҗе. Ул бик шук һәм шаян, ләкин мин аны бик нык яратам. Ул минем белән уйнарга ярата. Ул кыз бала булса да, минем белән машиналарда, конструкторда уйный. Мин укыганда, ул да укыган булып утыра. Ул инде кайбер хәрефләрне таный. Татар кызы булса да, татар авылында яшәсәк тә, 20 гә кадәр рус телендә дә саный белә.

Безнең гаиләдә әле песи да бар. Кечерәк вакытында бер кешегә дә тынычлык юк иде. Хәзер инде бераз үсте һәм тынычланды. Безнең гаилә бик тату һәм матур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев