Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

ЧИК САКЧЫСЫ БУЛГАН

Әтием Марат Мәгъфур улы Салихов 1986 елда Ерак Көнчыгыш чик буе округына чакырыла. Бу чик буе округы анда Советлар Союзы Герое, чик буе хезмәте полковнигы Никита Карацупаның хезмәт итүе белән данлыклы. Әтием ике ел Ватаныбыз чикләрен саклый. Яшь сугышчы курсын ул Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә өйрәнү-автобронетранспорт ротасында уза. Аннан соң...

Әтием Марат Мәгъфур улы Салихов 1986 елда Ерак Көнчыгыш чик буе округына чакырыла.
Бу чик буе округы анда Советлар Союзы Герое, чик буе хезмәте полковнигы Никита Карацупаның хезмәт итүе белән данлыклы.
Әтием ике ел Ватаныбыз чикләрен саклый. Яшь сугышчы курсын ул Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә өйрәнү-автобронетранспорт ротасында уза. Аннан соң Поярковога чик буе заставасына җибәрелә, анда хәрби шофер вазифаларын башкара. Әтием хезмәт иткән вакытта дәү әнием һәм дәү әтиемә, ягъни әтиемнең әтисенә һәм әнисенә гаскәри часть командованиесе исеменнән Рәхмәт хатлары еш килеп тора. Минем әтием - 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә чик буе гаскәрләре отличнигы, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы.
Әтием сөйләвенчә, чик буенда хезмәт итү бик җаваплы һәм авыр. Яхшы физик әзерлек, ныклы белемнәр, чыдамлык кирәк. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүнең яхшы чыныгу һәм тулы бер тормыш мәктәбе булуына иманы камил.
Хезмәт итүнең бертөрле, соры көннәреннән тыш, заставада кызыклы мизгелләр дә җитәрлек була. Мәсәлән, бервакыт заставага зур гына бер аю керә. Тревога күтәрелгәч, барысы да торып баса. Чик буена дошман үтеп кергән дип уйлыйлар. Ләкин чәнечкеле тимерчыбыкка уралган аюны күрәләр. Мескен аю бик курыккан була һәм кызганыч тавыш белән үкерә. Солдатлар аңа "әсирлек"тән котылырга һәм урманга китәргә ярдәм итәләр.
Әле тагын заставага артистлар килә. Аеруча әтинең хәтерендә концерт программасы белән Александр Розенбаумның килүе калган.
Мин дә, әтием кебек, армиядә хезмәт итү һәр чын ир-егетнең изге бурычы дип саныйм.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев