Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Алтын туйга җитеп кара!

Халыкара гаилә көне уңаеннан Биектау үзәк мәдәният йортында үзенчәлекле тантана булды. Бирегә 50 ел бергә гомер кичергән парларны чакырдылар. Алар арасында Бөреледән Ольга Николаевна Петрашова һәм Вагыйз Фазылҗан улы Фазылҗанов, Мүлмәдән Фәния Сибгатулла кызы һәм Хәкимулла Галимулла улы Галимуллиннар, Чыршыдан Розалия Гатият кызы һәм Гарифҗан Хафиз улы Вафиннар. Гаилә парларын...

Халыкара гаилә көне уңаеннан Биектау үзәк мәдәният йортында үзенчәлекле тантана булды.
Бирегә 50 ел бергә гомер кичергән парларны чакырдылар. Алар арасында Бөреледән Ольга Николаевна Петрашова һәм Вагыйз Фазылҗан улы Фазылҗанов, Мүлмәдән Фәния Сибгатулла кызы һәм Хәкимулла Галимулла улы Галимуллиннар, Чыршыдан Розалия Гатият кызы һәм Гарифҗан Хафиз улы Вафиннар. Гаилә парларын алтын туйлары белән социаль яклау идарәсе начальнигы Рания Гайнетдинова котлады. Ул үзенең чыгышында бергә яшәүнең 50 еллыгын бәйрәм итү өчен ир һәм хатыннан зур мәхәббәт һәм олы сабырлык таләп ителүен, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады. Кунакка чакырылган парлар тормыш сынауларын уңышлы үткәннәр, гомер юлларындагы каршылыкларны кулга-кул тотынышып, бергә җиңгәннәр.
1961 елда Мүлмәдән Хәкимулла һәм Фәния, Чыршыдан Гарифҗан һәм Розалия, ә 1962 елда Бөреледән Вагыйз һәм Ольга, үзләрен ир белән хатын дип игълан итеп, үз тормышларындагы иң мөһим карарларның берсен кабул итәләр. Бу тантаналы көнне никадәрле генә җылы сүзләр әйтелмәсен, аларның һәрберсендә бер генә мәгънә - мәхәббәт!
Ныклы гаилә төзеп, алар төп байлыкка ия булганнар - үзләренә өмет һәм терәк булырлык балалар, оныклар һәм оныкчыклар үстергәннәр. Алар тату һәм хөрмәткә лаеклы гаилә төзүнең үрнәге булып торалар.
Рания Гайнетдинова юбилярларга Биектау муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Һәр гаилә парына нык сәламәтлек, олы бәхет, куаныч-шатлыклар, иминлек, җан тынычлыгы теләде. Кунакларга чәчәк букетлары бирделәр.

Рәсемнәрдә: үзәк мәдәният йортында гаилә көнендә катнашкан бәхетле парлар.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев