Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Үзебезнекеләр белән горурланабыз

"Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!" дип аталучы республикакүләм социаль акцияләр һәм проектлар марафоны кысаларында зур гаилә бәйрәме булды. Конкурсны Татарстан гаиләләре фестиваленең жюри рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачты. - Бүген - якты һәм дулкынландыргыч искиткеч матур бәйрәм. Безнең республикада ул инде 10 ел уздырыла. Аның...

"Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!" дип аталучы республикакүләм социаль акцияләр һәм проектлар марафоны кысаларында зур гаилә бәйрәме булды.

Конкурсны Татарстан гаиләләре фестиваленең жюри рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачты.

- Бүген - якты һәм дулкынландыргыч искиткеч матур бәйрәм. Безнең республикада ул инде 10 ел уздырыла. Аның үзенчәлеге шунда: монда катнашу өчен төп шарт - әни булу һәм гаилә, - диде Римма Атлас кызы. - Республикабызда бәхетле гаиләләр бик күп, ләкин һәр хатын-кыз да сәхнәгә чыгарга, үзе һәм гаиләсе турында сөй-ләргә җөрьәт итми бит.

Бәхетле гаилә - үзе яшәгән шәһәрнең, авылның, республиканың визит карточкасы ул. Теләсә кайсы гаиләнең нигезе булып, хатын-кыз тора! Аның йөрәге элеккерәк буыннар турындагы ядкәрләрне дә, бүгенгеләре турында кайгыртуны да сыйдыра. Олы тормышка юл әниләрнең аяк астыннан башлана. Конкурста катнашучыларның инде уңышлары да күп, бәхетләре дә сөбханалла. Әмма аларга ирешкәннәре белән генә канәгатьләнеп калырга ирек бирми, көчләрен яңа шартларда сынап карарга, яңа үрләргә омтылырга мәҗбүр итә торган ниндидер сер бар хатын-кызлар күңелендә.

2000 гә якын тамашачы 50 гаиләдә кунакта булды - Татарстаныбызның алтын тарихының тагын бер битен ачты. Алар бары безгә генә хас милли гореф-гадәтләр белән танышты, серен хуҗабикәләр үзләре генә белгән тәмле ризыклардан авыз итте, "Гаилә учагы бәйрәме", "Спас ярминкәсе", "Икмәк бәйрәме", "Бәби туе", "Мари туе йоласы", "Каз өмәсе", "Дөбъяз балы бәйрәме", "Алмагач бәй-рәме", "Язмыш китабы" һәм башка гаилә бәй-рәмнәрендә катнашты.

Ярымфинал йомгаклары буенча өч җиңүче ачыкланды. Жюри "Гаилә кыйммәтләре", "Халык традицияләре", "Буыннар бәйләнеше", "Гаилә концерты" һәм "Һөнәр бәйрәме" номинацияләре буенча тагын 15 җиңүчене билгеләде. Безнең өчен иң сөенечле җиңү - Биектау авылында яшәүче Альбина Усманованың "Буыннар бәйләнеше" номинациясендә беренче урын алуы. "Прометей" җаваплылыгы шикле ширкәтендә җитештерү-технология бүлеге начальнигы булып эшләүче Альбина конкурска "Хәтер сандыгы" дигән бәйрәм әзерләгән иде. Бу дәрәҗәле конкурста җиңүе белән аны чын күңелдән котлыйбыз!

Дөбъяз урта мәктәбенең физика укытучысы Наилә Вәлиева да "Нечкәбил" конкурсында уңышлы чыгыш ясады.

Бу хакта редакциягә әлеге мәктәпнең профком рәисе Фердинанд Хәйруллин язып җибәргән.

"Нечкәбил" конкурсының исеме бил нечкәлеген аңлатса да, конкурста катнашучыларга куела торган төп шарт андый түгел. Эшләреңнең уңышлы баруы һәм һәрьяклап сәләтле булу күпкә мөһимрәк. Ә иң мөһим һәм мәҗбүри шарт - гаилә һәм балалар булу. Бу - модельләр конкурсы түгел, шулай булгач, матур итеп атлау да, 90-60-90 параметрлары да роль уйнамый. Конкурсның героинясы - ана. Шулай да финалны оештыручыларның теләге - барлык бәйгечеләрнең дә көяз һәм сөйкемле күренүе (тик сәхнәгә коену костюмыннан чыгулар юк). Катнашучының һәр чыгуы - чып-чын сюрприз. Шуңа күрә конкурсны карау тагын да мавыктыргычрак. Монда бары тик иҗат, иҗат һәм тагын иҗат кына. Уңышның әһәмиятле өлеше - гаилә учагын сүндерми саклаучы затка мөмкин кадәр яхшырак чыгыш ясарга ярдәм итеп торучы бердәм гаилә.

Наилә Нәкыйп кызы Вә-лиева "Нечкәбил" конкурсының берничә этабын уңышлы узып, 7 нче сентябрьдә "Эрмитаж" концерт-холлында чыгыш ясады. Вәлиевларның чыгышы бик яхшы килеп чыкканын әйтми калу мөмкин түгел! Тырышлык, түземлек һәм якын кешеләренең ярдәме үз җимешләрен бирде. Бу гаилә "Иң һөнәрмәнд гаилә" номинациясендә җиңде. Тамашачылар аның гадәти табиб һәм педагог гаиләсе генә булмавына ышанды. Вәливлар табиблык һәм укытучылыкның авыр якларын да күрсәтте. Авылдашлары арасында зур абруйга ия алар. Өстәвенә, тәҗрибәле умартачылар да әле. Умарта асраучы авылдашлары, киңәш һәм ярдәм сорап, алар янына еш килә.

"Нечкәбил" проекты берничә конкурсны үз эченә ала. Гаилә бәйрәме "Нечкәбил" республика конкурсы ризык тулы өстәлләр янына чакырып һәм гаилә белән күркәм чыгышлар ясап уза. Хатын-кыз гүзәллеге, әни булу һәм гаилә "Нечкәбил"е - театральләштерелгән күренеш. Анда финалга чыккан һәрбер ханым турында видео күрсәтелә, аларның тормыш юлдашлары һәм балаларына булган яратулары турында чыгышлары була, халык традицияләре һәм гаилә кыйм-мәтләре хакында сөйләнелә. "Нечкәбил" канаты астында" дигәне - конкурста катнашучыларның, аларның гаиләләренең, дусларының һәм проект партнерларының хәйрия эшчәнлеге.

Хуҗабикә Наилә Нәкыйп кызы әзерләгән өстәл иң яхшысы иде, минемчә. Сыйны татып караучы жюри әгъзалары да аның өстәле яныннан тиз генә китә алмады. Ризыклары авыздан сулар китерерлек иде шул! Күңел биреп, яратып әзерләгәч, тәмле булмый ни...

Мода күрсәтеп йөргәндә дә, Наилә ханым гәүдә-сенең матурлыгы, күз явын алырлык елмаюы белән башкалардан аерылып торды. Ә без, конкурсны тамаша кылган хезмәттәшләре һәм авылдашлары, моңа тагын бер кат инандык.

Бәйгедә катнашучылар, Шеф-пешекчеләр милли гильдиясе әгъзасы Максим Агуреев җитәкчелегендә, 80 килограммлы "Нечкәбил" юбилей тортын пешергәннәр иде. Тортка оста куллы хуҗабикәләр пешергән 2500 коймак киткән. "Нечкәбил" юбилей торты - бәйрәм, киң күңеллелек, кунакчыллык символы ул. Бу кичтә барлык катнашучылар, рәссам Миля Нуруллина белән бергәләп, "Татарстан гөлләмәсе" дип аталган картина иҗат иттеләр.

Безнең Наиләгә райондагы барлык коллегалары, Интернетта аның өчен тавыш биргән дуслары һәм танышлары зур терәк булган. Республиканың халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзы комитеты һәм профсоюзның район комитеты күрсәткән рухи һәм матди яр-дәмнең аеруча файдасы тигән. Шундый игътибар һәм ярдәм булгач, якташларыбыз бу дәрәҗәле конкурста әйбәт чыгыш ясый һәм районыбыз данын яклый алдылар.

Сүз уңаеннан

Быел тату һәм та-лантлы гаиләләрнең "Нечкәбил" конкурсына Татарстанның 28 районыннан 50 гаилә килде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның хуплавы республиканың барлык хатын-кызларына гаиләле әниләр бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирде.

Разия АБЗАЛОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев