Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Ярты гасыр бергә атлыйлар

Зинаида Федоровна бе-лән Иван Федорович Митрофановлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр. - Менә кара әле, мин яшь чакта нинди идем, - дип, Зинаида Федоровна миңа аклы-каралы бер фоторәсем сузды. - Ул вакытта безгә Сахалиннан туганнар кунакка кайтты. Ә монысы Иван Федорович, армиядә хезмәт итеп, авылга кайтканда ул менә шундый иде. Фотодан...

Зинаида Федоровна бе-лән Иван Федорович Митрофановлар алтын туйларын бәйрәм иттеләр.

- Менә кара әле, мин яшь чакта нинди идем, - дип, Зинаида Федоровна миңа аклы-каралы бер фоторәсем сузды. - Ул вакытта безгә Сахалиннан туганнар кунакка кайтты. Ә монысы Иван Федорович, армиядә хезмәт итеп, авылга кайтканда ул менә шундый иде.

Фотодан миңа солдат гимнастеркасы кигән чибәр егет карап тора. Кызларның мондый егетне күздән ычкындырмаячаклары әйтмәсәң дә аңлашыла инде.

...Узган гасыр урталарында Хохлово мәктәпле, клублы, берничә кибетле зур авыл була. Күрше-тирәдәге Садилово, Берляково, Тагашево, Кирилловка, Керасиново, Сос-новка авылларыннан егетләр һәм кызлар атна саен бирегә кичке уеннарга җыелалар. Зинаида мәктәп тәмамлаганнан соң фермага килә. Сыер савучы хезмәте җиңел булмаса да, кичләрен ул дус кызлары белән бергә клубка ашыга. Булачак ире белән дә шунда таныша. Беренче күрүдә үк: "Егетне барыбер үземә каратачакмын", - дигән карарга килә. Әлеге очрашу кызга гына түгел, Иванга да нык тәэсир итә. Бию кичәсеннән алар бергә кайтып китәләр һәм шуннан бирле бер-берсеннән аерылмыйлар.

Иван Федорович "Россия" колхозына тракторчы булып урнаша. Ә инде 1962 елның Октябрь бәйрә-менә Иван белән Зинаида туй уздыралар. Башта язылышмыйча гына яшиләр, чөнки ул вакытта әле кәләшкә унҗиде генә яшь була. Яшьләр Садиловода Митрофановлар йортына урнашалар. Беренче уллары Михаилның дөньяга аваз салуы мәсьәләне тиз хәл иттерә - никах теркәргә йөгерә-йөгерә барырга туры килә.

- Хәзер мондый хәлне күз алдына да китерүе мөмкин түгел, - дип, хатирәләргә чумды Зинаида Федоровна. - Урамда кыш, салкын, ә без Ваня белән икәү авыл Советы рәисенең өенә килдек. Ул мич башына җылынырга менеп яткан иде. Аңа бөтенесен аңлатып бирдек тә, бергәләп авыл Советына киттек. Анда безгә башта никах теркәү турында, аннары улыбыз Мишаның тууы турында таныклык язып бирделәр.

Яшь гаилә Митрофановлар йортында өч ел ярым яши. Аннары алар иске генә бер йорт сатып алалар. Зинаида фермада, ә Иван тракторчы булып эшләвен дәвам иттерә. Тиздән гаиләдә икенче уллары Алексей туа.

- Китапларда гына ул бөтенесе дә әйбәт кенә, шома гына бара, ә тормышта башкача шул, - дип исенә төшерә узганнарны Зинаида Федоровна. - Төрле хәлләр булды, әмма үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: гаиләдәге татулык һәм иминлек нигездә хатын-кыздан тора. Кайвакытларда, ни белән бетәсе билгеле булмаган бәхәскә кергәнче, дәшми калуың күпкә яхшырак.

Күпмедер вакыттан соң "Россия" колхозын "Высокогорский" совхозына кушалар. Зинаида Федоровна фермада сыер савучы да, терлек ашатучы да, каравылчы да булып эшли. Озак көткән кызлары Нина туганда Митрофановлар гаиләсендә ике ул үсеп килә. Бу елларда инде кайчандыр гөрләп торган Хохлово сүрелә башлый, яхшырак тормыш эзләп, кешеләр авылдан китү ягын карыйлар. Җидееллык мәктәп ябыла һәм малайлар, кызлар укырга Усад мәктәбенә йөри башлыйлар. Көн саен өйгә кайтып йөрү-ләре кыен булганлыктан, укучылар тәрбиячеләр карамагында интернатта яшиләр. Педагоглар балаларга биредә рәхәт булсын дип тырышсалар да, аларның әти-әниләре янында, аларның күңел җылысын тоеп, үз өйлә-рендә торасылары килә.

Олы уллары Михаил армиягә китә. Хәрби комиссариатта су асты көймәсендә хезмәт итәчәк, дип әйтәләр. Әмма, өйрәнүләр узганнан соң, көтмәгәндә Ташкентка күчерәләр, ә аннан инде вертолетта Әфганстан тауларына илтәләр. Танкист Михаил Митрофанов иптәшләре белән бергә интернациональ бурычын намус белән үти.

Авылның күзгә күренеп бушап калуын күреп, Митрофановлар да күченү турында уйлый башлыйлар. Мондый карарга килү авыр булса да, 1989 нчы елда Биектау авылында кечерәк кенә бер йорт сатып алалар. Яхшы слесарь буларак, Иван Федоровичны шунда ук Биектау авторемонт заводына эшкә алалар. Бервакыт деталь эшкәрткән вакытта металл кыйпылчыгы күзенә кадала. Табиблар булдыра алганның барысын да эшләсәләр дә, күзнең күрү сәләтен саклап кала алмыйлар. 2002 елда Иван Федорович лаеклы ялга китә.

Митрофановларның балаларының һәркайсының үз язмышы, әмма һәммәсенә дә хас бер үзенчәлек бар: аларны эш урыннарында да, өйләрендә дә хөрмәт итәләр. Михаил хатыны Елена белән ике ул үстергән, ә Алексей инде сөйкемле кызчыкның бабасы да булган. Нинаның олы кызы Ольга күптән түгел институт тәмамлаган, ә кече уллары Алмаз балалар бакчасына йөри.

Зинаида Федоровна бе-лән Иван Федоровичның нәсел җебе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев