Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

ТЫРЫШЫП ЭШЛИЛӘР

Һәр авылда да гомерләрен тулысы белән авыл хуҗалыгына багышлаган гаиләләр бар. Басуларда һәм фермаларда продукция җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәт коллективларының төп өлешен нәкъ менә шушындый намуслы, үз хезмәтләренә бирелгән кешеләр тәшкил итә. "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә ирле-хатынлы Илсөя һәм Искәндәр Сәмигуллиннарны зур хөрмәт белән телгә алалар. Алар авыл җирендә иң...

Һәр авылда да гомерләрен тулысы белән авыл хуҗалыгына багышлаган гаиләләр бар. Басуларда һәм фермаларда продукция җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәт коллективларының төп өлешен нәкъ менә шушындый намуслы, үз хезмәтләренә бирелгән кешеләр тәшкил итә.
"Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәтендә ирле-хатынлы Илсөя һәм Искәндәр Сәмигуллиннарны зур хөрмәт белән телгә алалар. Алар авыл җирендә иң кирәкле һөнәрләр сайлаганнар: Илсөя - сыер савучы, Искәндәр - механизатор. Үз тармакларында җитештерү эшчәнлегендә алар һәрвакытта да югары күрсәткечләргә ирешәләр.
Шушы көннәрдә өч егет тәрбияләп үстергән Сәмигуллиннар гаиләсендә мөһим вакыйга булды - алар юбилейларын билгеләп үттеләр: Илсөягә - 50, Искәндәргә 55 яшь тулды. Туган көннәре уңаеннан алар янына кунакка АПК хезмәткәрләре профсоюзының Биектау райкомы рәисе Т.Галәветдинов һәм "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры З.Шәйдуллин килде. Алар юбилярларга Биектау муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Шушы ук көнне Рәхмәт хаты белән акчалата премия Фәрит Шәриповка да тапшырылды. Икенче группа инвалид булса да, Фәрит беркайчан да эшсез утырмый. Ул әле кайчандыр хәтта фермада сыер савучы булып та эшләп алган. Хуҗалыкта аның турында карусыз, намуслы хезмәткәр, диләр. Хезмәткә мөнәсәбәте һәм үз-үзен тотышы белән ул өч баласына матур үрнәк булып тора.

Рәсемдә: ирле-хатынлы Илсөя һәм Искәндәр Сәмигуллиннар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев