Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

ТОРМЫШЛАРЫ МАТУР ҖЫРГА ТИҢ

Мин үзем яшәгән Коркачык авылының хез-мәт сөючән, сокланырлык гомер итүче кешеләре турында язарга яратам. Фәнис Яруллинның: "Без авылда туган кеше, Игенен иккән кеше. Чылтырап аккан чишмәләрнең Суларын эчкән кеше", - дигән шигъри юллары нәкъ менә аларга багышланган кебек. Бу язмам 70 яшен тутырган, 47 еллык гомер юлын бергә матур итеп...

Мин үзем яшәгән Коркачык авылының хез-мәт сөючән, сокланырлык гомер итүче кешеләре турында язарга яратам.
Фәнис Яруллинның:
"Без авылда туган кеше,
Игенен иккән кеше.
Чылтырап аккан
чишмәләрнең
Суларын эчкән кеше", - дигән шигъри юллары нәкъ менә аларга багышланган кебек. Бу язмам 70 яшен тутырган, 47 еллык гомер юлын бергә матур итеп узган Мәдинә һәм Габдулла Мортазиннар турында.
Авылыбызның иң алдынгы киң профильле механизаторы, оста баянчы Габдулла Мортазин Штерә авылында туып үскән Мәдинә исемле чибәр кызны тормыш иптәше итеп сайлый.
Мәдинә килен булып төшкәндә, каенанасы каты авыру иде, өйдәге эшләрне эшли алмады. Мәдинәгә җиң сызганып эшкә тотынырга туры килде. Яшь килен зур йорт хуҗалыгын да көйле итеп алып барды, башта сов-хозның дуңгыз фермасында эшләде, аннан соң склад мөдире вазифаларын башкарды. Инде 70 яшенә җитүенә карамастан, бергә эшләгән ип-тәшләре аңа бик якын, очрашканда хәзер дә үткән гомерне сагынып искә алалар. Намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган механизаторы исеменә лаек булган Габдулла белән алар тормыш мәшәкатьләрен иңнәрендә тигез күтәреп, җиң сызганып тормыш иттеләр һәм итәләр. Нәкъ "беребез өчен беребез кирәк, бергә барыбер җиңелрәк, дөньялары ничек кенә авыр булмасын", дигән җырдагыча, бер-берсенә ышанычлы терәк алар.
Мәдинә белән Габдулла тормышка карашлары белән генә түгел, иҗатка гашыйк булулары белән дә бер-берсенә тиң килгән. Габдулла - оста баянчы, Мәдинә - җырчы, шигырьләр, мөнәҗәтләр язучы да. Алар Коркачык авылы сәхнәсендә бик матур парлар булып, күп тапкырлар чыгыш ясадылар, башка авылларда да аларны яратып тыңлыйлар, көчле алкышларга күмәләр. Алар башкаруындагы Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева репертуарындагы "Галия белән Заһир җыры" тамашачыларга бигрәк тә ошый. Өлкәнрәк яшьтәгеләрне яшьлекләренә кайтару, ә яшьләргә шундый матур эчтәлекле җырлар барын искә төшерү өчен шул җырның сүзләрен искә төшерим әле:
"Йолдызларга йолдыз
атылганда
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья
балкытырлык
Сөю булгандыр ул ахыры.
Йолдызларга йолдыз
атылганда
Гомерләре янып югала.
Ә мәхәббәт гомерләрдән
озын,
Мәңге яна, мәңге
җырлана".
Матур җыр бит, җә-мәгать!
Мәдинә - сәхнә ветераны, өлкәннәр арасында уздырыла торган "Балкыш" республика фестивале лауреаты.
Мәдинә белән Габдулла бер кыз, ике малай тәрбияләп үстерделәр. Аларның хәзер алты оныклары бар. Мәдинә аларга дәресләр әзерләшергә булыша, шигырьләр өйрәтә. Кода-кодагыйлар белән дә тату яшиләр.
1 декабрьдә Мәдинәнең туган көне. Аны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәсем килә. Аңа балаларының, оныкларының хөрмәтен тоеп, ныклыгы, тугрылыгы, ышанычлылыгы белән имән баганага тиң Габдулласы белән тигезлектә, тазалык-саулыкта яшәргә насыйп булсын. Гомергә гел бергә булсыннар.
Рузалия МОРТАЗИНА,
ветеран-укытучы,
Коркачык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев