Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Сагынып искә алам

Яше барган саен адәм баласы үзенең нәсел-нәсәбе, әби-бабалары, әти-әниләре турында ешрак уйлана икән. Ноябрь ае якынлашкан саен авыр тормыш юлы узган кайнанамны, аның биргән киңәшләрен, өйрәткән эшләрен искә тешерәм. Кайнанам Мәншүрә Нурулла кызының фани дөньяга киткәненә ике ел була инде. Кайнанамның әнисе бишенче баласын тапканда үлеп китә. Өйдә дүрт бала...

Яше барган саен адәм баласы үзенең нәсел-нәсәбе, әби-бабалары, әти-әниләре турында ешрак уйлана икән. Ноябрь ае якынлашкан саен авыр тормыш юлы узган кайнанамны, аның биргән киңәшләрен, өйрәткән эшләрен искә тешерәм. Кайнанам Мәншүрә Нурулла кызының фани дөньяга киткәненә ике ел була инде.

Кайнанамның әнисе бишенче баласын тапканда үлеп китә. Өйдә дүрт бала кала, олысына 8 яшь, кечесенә 2 яшь. Мәншүрәгә ике яшь булганда әтисе яңадан өй-ләнә. Шулай итеп, гомер уза, үсеп буйга җитеп, авылның күркәм кызларының берсенә әверелә. Авыл кызы барлык эшләрне җиренә җиткереп эшли торган була. Сугыш вакытында урман кисә, колхоздагы барлык авыр эшләрдә эшли. Шул хезмәтләре өчен медаль һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. "Тыл һәм хезмәт ветераны" дигән исемгә лаек була.

Үзенең тиңен - Хәлим исемле егетне очратып, гаилә коралар. Өч балалары туа, тормыш түгәрәк, җитеш кебек тоела. Яраткан ир, йорт- җир, кайнана-кайната белән килешеп яшәү. Ләкин тормыш законнары катгый. Биш ел гына торып калалар ире Хәлим белән. Авырып, ире үлә, шуннан соң, кинәт кенә авырып, улы үлә, кайнанасын-кайнатасын соңгы юлга озата - ике елда дүрт мәет күмә ул.

Сугыш чорының авырлыгында тәрбияләнгән Мәншүрә кызларын үс-терү өчен тигезлек кирәклеген аңлаптырмы, әллә язмыштырмы, икенче тапкыр тормышка чыга. Озакламый тагын бер малай дөньяга аваз сала, бу - минем булачак ирем Марсель була.

Мин килен булып төшкәч, кайнанам белән уртак тел табып, бер-беребезне аңлап яшәдек. Бик эшчән, аруны белми торган кеше иде. Өй эчендәге, тышта хайваннар янындагы эштән дә тартынып тормады, гел булышырга әзер иде. Бик яратты оныкларын, "аларны караудан тәм табам", дип әйтә иде. Аллага шөкер, сиксән яшьлек юбилеен уздырдык. Кайнанам тормышка гашыйк кеше иде. Яшәү дәрте соңгы көнгә кадәр сүрелмәде. Шуңадыр гел исән кебек тоела, киңәшләре колакта, ә үзе йөрәктә яши. Бу язмам кайнанама, сугыш чоры кешеләренә рәхмәт булып барсын.

Фото: Истәлеккә кайнанамның менә шундый фоторәсеме генә калды. Элекке кешеләр көн саен фотога төшеп тормаганнар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев