Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Ромашка чәчәкләре – мәхәббәт символы

Хәзерге Россия җәмгыятендә гаилә проблемалары ачык күренә. Эчкечелек, наркоманлык, агрессивлык һәм рәхимсезлек гаилә даирәсенә һаман тирәнрәк керә бара, җәмгыяви чирләр йоктырып, аны эчтән какшата. Россиядә демографик хәлнең катлаулылыгы - гаилә институты кризисының турыдан-туры нәтиҗәсе ул. Мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык, һәм аеруча күп бала үстерү кебек гаилә кыйммәтләрен алга сөрү бөтен җәмгыятьнең...

Хәзерге Россия җәмгыятендә гаилә проблемалары ачык күренә. Эчкечелек, наркоманлык, агрессивлык һәм рәхимсезлек гаилә даирәсенә һаман тирәнрәк керә бара, җәмгыяви чирләр йоктырып, аны эчтән какшата.

Россиядә демографик хәлнең катлаулылыгы - гаилә институты кризисының турыдан-туры нәтиҗәсе ул. Мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык, һәм аеруча күп бала үстерү кебек гаилә кыйммәтләрен алга сөрү бөтен җәмгыятьнең иң мөһим бурычларыннан берсенә - аны исән калдыру бурычына әверелеп бара.

Бүген кешеләрнең күп өлеше гаиләдә бер-береңә тугрылык һәм бала сөю идеалларыннан ваз кичә, ә күп балалы гаилә гайре табигый хәл дип кабул ителә башлады. Ләкин демографик кризисны җиңүнең төп чарасы - нәкъ менә күп балалы нык гаиләләр бит.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү илебез җәмәгатьчелегенең игътибарын шуңа юнәлтә: җәмгыятьнең мөһим бер кисәге буларак гаилә рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм аның буыннан буынга тапшырылып баруын саклаучы, тотрыклылык һәм алга китеш факторы булды, шулай булып кала да. Гаилә булганда гына дәүләт ныгый һәм чәчәк ата, халыкның тормышы яхшыра.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү - бүген җәмәгатьчелекнең барлык катлауларына, барлык буыннарга кагыла торган вакыйга.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы - ромашка чәчәге. Ромашка - Россиядә иң танылган һәм киң таралган чәчәк. Бу бәйрәм җәй көне үтә, ә җәйне чәчәксез күз алдына да китереп булмый. Шулай ук ромашка борынгыдан ук Россиядә мәхәббәт символы булып санала. Тантаналарның менә шундый аңлаешлы һәм күңелгә якын символы бу бәйрәмгә танылу китерә.

«Форпост» үзәге, спорт комплексы хезмәткәрләре, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе», «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, Биектау станциясендә көн буе «Ромашка бүләк ит» дигән акция уздырдылар. Йөзләгән кеше Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында мәгълүмат һәм бәйрәм символы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев