Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

“Пар балдаклар – пар канатлар”

50 ел кулга-кул тотышып, Пар былбылдай гомер итәсез. Авыр чакта аумас терәк булып, Гомер йомгакларын сүтәсез. Ә без сезгә карап сокланабыз, Игътибарлы сезгә карата. Лаек парларның сез иң гүзәле, Сезне күңел шуңа ярата. Менә шундый матур шигырь юллары белән башланып китте Мүлмә мәдәният йортында үткәрелгән "Пар балдаклар - пар канатлар"...

50 ел кулга-кул тотышып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Игътибарлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.


Менә шундый матур шигырь юллары белән башланып китте Мүлмә мәдәният йортында үткәрелгән "Пар балдаклар - пар канатлар" кичәсе. Бу кичәгә без 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә- бергә, парлашып яшәүче гаиләләрне чакырдык. Андый гаилә безнең авылыбызда барлыгы 11 пар: Әнзия - Фәйзрахман Садыйковлар (52 ел); Гөлчирә - Тәлгать Хөснетдиновлар (52 ел); Фәния - Госман Хәкимовлар (50 ел); Әнисә - Нурулла Миңнуллиннар (53 ел); Тәскирә - Надиль Салихҗановлар (52 ел); Фәридә - Әхәт Сабировлар (52 ел); Тәүхидә - Әхмәтсафа Кәримовлар (64 ел); Гөлчирә - Сәлимҗан Мөбарәкҗановлар (53 ел); Рузалия - Минҗәләл Вафиннар (51 ел); Роза - Вил Хәкимовлар (51 ел); Равия - Габдулла Минҗәләловлар (54 ел).

Алар барысы да зур хөрмәткә лаек гаиләләр. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Яшьлек - яшьлек инде, ул бернинди киртәләрне дә белми. Бу парлар да табышып, кавышып, матур гаиләләр корганнар.

Бәйрәмне үткәрү өчен без бу гаилә-ләрнең балаларыннан әти-әниләрен юбилейлары белән котлап язылган хатлар яздырып алдык. Алар безгә берсеннән-берсе матур эчтәлекле хатлар язып бирделәр. Кичәдә бу хатларның барысын да укыдык, хат азагында аларның балаларына әти-әниләрен котлар өчен сүз бирдек.

Олы кешегә бер җылы сүз дә җитә. Шушы бәйрәм кичендә, зал тулы халык алдында, балаларының котлау сүзләре белән бергә чәчәк бәй-ләмнәрен дә кабул иткәч, балалары өчен горурлану хисләре күз яшьләре булып бәреп чыкты. Һәрбер котлаудан соң үзешчән җырчыларыбыз үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Парларыбыз турында сөйләгәндә, аларның фотосурәтләре сәхнәдә куелган экранда күрсәтелде. Бу бәйрәмебезне тагын да эчтәлекле һәм матурырак итте.

Мүлмә авыл җирлеге үзидарәсе әзерләгән бүләкләрне тапшыру ямь өстенә ямь өстәде. Соңыннан кичә чәй табыны янында дәвам итте. Тамашачылар да, чакырылган кунакларыбыз да канәгать булып таралыштылар.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, "Киләчәктә мондый матур парлар күбрәк булсын иде", - дигән теләктә калабыз һәм киләсе елларда да мондый кичәләрне үткәрүне матур традициягә кертергә уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев