Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Озак һәм бәхетле яшиләр

Районыбызда никахта яшәүләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр шактый. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Биектау авыл җирлеге белән авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре берничә шундый «алтын» пар янына барды. Алар, юбилярларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Шәкүровлар Дания Гарифулла кызы һәм Альберт Шәкүр улы нәкъ 50 ел элек - 1964 елның 8 нче...

Районыбызда никахта яшәүләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләр шактый. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Биектау авыл җирлеге белән авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре берничә шундый «алтын» пар янына барды. Алар, юбилярларны котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Шәкүровлар

Дания Гарифулла кызы һәм Альберт Шәкүр улы нәкъ 50 ел элек - 1964 елның 8 нче июлендә өйләнешәләр. Изге Петр белән Феврония яшьләрне беренче көннән үк үз канат асларына алган, күрәсең: биш дистә ел бергә яшәгәннән соң да алар бер-берсен элеккечә үк ярата.

...Бикнарат авылындагы дусты Сабан туена чакырмаган булса, Альберт Шәкүровның язмышы ничек булыр иде - әйтү кыен. Дустының яшь кенә күршесе Даниягә бер карауга, гыйшык уты кунак егетнең йөрәген көйдереп ала. Ике атнадан яшьләр туй уздыра инде. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. 1987 нче елны Шәкүровлар Биектауга күченә. Альберт Шәкүр улы - металл базасына электрик, ә Дания Гарифулла кызы ветеринария фәнни-тикшеренү институтына препаратор булып эшкә урнашалар.

Әби белән бабайның хәзер иң зур шатлыгы - өзелеп яраткан өч оныклары.

Содомовлар

Биектау авылындагы тагын бер пар - Тамара Сергеевна белән Алексей Иванович Содомовларның танышып китүе дә романтикага төренгән.

Ул чактагы барлык егетләр кебек үк Алексей да солдат формасы кияргә хыяллана. Шуңа күрә, 1959 нчы елны, военкоматка чакыру кәгазе алгач ук, медкомиссия узарга бара. Комиссия армия хезмәтенә яраклы дип таныгач, башта өйрәнү чорын уза, аннары Венгриягә җибәрелә. Демобилизацияләнеп, авылына кайткач, Алексей туган-тумачасы белән күрешеп хәл-әхвәл белешә дә беренче кичне үк клубка чыга. Дуслары, таныш-белеше барысы да шунда ич, барысы белән дә сөйләшәсе-аралашасы килә. Күз карашы, очраклы гына, таныш булмаган яшь чибәркәйгә туктала. Күрше Пермяк авылыннан Тамара Кармагина була ул. Алексей кич буе кызның яныннан китми.

Ә 1964 нче елның 18 нче июлендә Алексей белән Тамараның туйлары була. Шул көннән бирле алар тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлый. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр, оныклары да үсеп килә. Бер оныкчыклары да бар инде, тагын берсе туарга тора.

Реклама

Гаилә көнендә ишекләрен кунаклар шаку Содомовлар өчен күңелле сюрприз булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус әзерләгән концерт программасын да бик шатланып, алтын юбилейларына онытылмаслык бүләк дип кабул иттеләр.

Һадиевлар

Ул елларда очрашу-танышулар яшьләр күңел ача торган авыл клубларында еш була. Очрашалар, гашыйк булалар, өйләнешәләр...

Мидхәт белән Рәхилә бер-берсен беренче тапкыр 1963 нче елның гыйнварында күрәләр. Егет, Ерак Көнчыгышта артиллерия полкында хезмәт итеп, авылына кайткан була. Тәбәнәк кенә буйлы, зифа гәүдәле кыз, беренче күрүдән үк, егетнең йөрәгенә кереп урнаша. Булачак хатыны артыннан Мидхәт бер елга якын йөри.

1964 нче елның 23 нче ноябрен Мидхәт Бари улы белән Рәхилә Гариф кызы гомерлеккә истә калдыралар. Урамда салкынча булса да, яңа гына өйләнешкән яшьләр күңелендә мәңгелек яз башлана.

1968 нче елны яшь гаилә Олы Рәс авылыннан Биектауга килеп урнаша. Мидхәт башта ремонт заводына шофер булып керә, аннары 1 нче базага, 1993 нче елны металл базасына күчә. Рәхилә Гариф кызы исә ветеринария фәнни-тикшеренү институтында препаратор булып эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы шуннан китми. Ир белән хатын ике кызларын һәм улларын гаиләләренең терәге дип саный.

Авыл җирлеге биргән бүләкләргә өстәп, барлык юбилярлар да мәдәният хезмәткәрләреннән шигъри котлаулар кабул итте.

Еллар буе үзләренең хисләрен суытмыйча саклап килә алган бу кешеләргә карап, аларның зирәклегенә, бер-беренә юл куя белүенә, шаярту һәм елмаюына сокланмау мөмкин түгел. Бу сыйфатлар бик кирәк шул, юбилярларның әле бриллиант туйга кадәр бергә яшиселәре бар бит. Аннан инде таҗ туена да озак калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев