Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Нык гаилә – нык дәүләтнең нигезе

Илебездә алты елдан бирле Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу датаның тормышыбызда урын алуына әллә ни күп вакыт узмаса да, ул безнең иң яраткан бәйрәмебезгә әверелде. Аңа багышланган истәлекле медаль дә булдырылды һәм бик нәфис символы да бар, ул - ромашка чәчәге. 2014 нче елда "Мәхәббәт һәм...

Илебездә алты елдан бирле Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу датаның тормышыбызда урын алуына әллә ни күп вакыт узмаса да, ул безнең иң яраткан бәйрәмебезгә әверелде. Аңа багышланган истәлекле медаль дә булдырылды һәм бик нәфис символы да бар, ул - ромашка чәчәге.

2014 нче елда "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален Россиянең алты меңнән күбрәк гаиләсе, чит илләрдә дүрт йөз гаилә алды. Быел бүләкләнүчеләр арасында безнең якташлар - Алан-Бәксәр авылыннан Мәр-дәновлар да бар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үзәк мәдәният йортында аеруча зур тантаналылык хөкем сөрде. Биредә нык, тату гаилә корып, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергән, якташларына матур үрнәк булып
яшәүче гаиләләрне хөр-мәтләделәр. Әлеге тантана Мәрдәновлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырудан башланды. Нуриәхмәт Мәрдән улы белән Нәбиха апа Шәфикъ кызы 52 ел инде тормыш сукмакларыннан кулга-кул тотынышып атлыйлар. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр һәм чын мәгънәсендә үрнәк гаилә булып яшиләр. Икесе дә гомер буе "Новая жизнь" колхозында эшләгәннәр. Актив, тырыш һәм үзләренә карата таләпчән кешеләр.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мактаулы бүләкне тапшырганда:

- Мондый гаиләләр - таянычыбыз, тормышыбызның нигезе! Без андый кешеләр турында мөм-кин кадәр күбрәк сөй-ләргә һәм балаларыбызны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш, - диде.

Бәйрәмне алып баручы сәхнәгә Мәрдәновларның балаларын, туган-тумачаларын чакыргач, зал җылынып киткәндәй булды, күңелне дулкынландыра торган мизгелләр башланды. Беренче чәчәк бәйләме һәм ихлас котлау сүзләре Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллинаныкы булды:

- Кадерле Нуриәхмәт абый һәм Нәбиха апа! Сез нык гаилә коргансыз. Горурланырлыгыгыз да бар! Ни дәрәҗәдә кунакчыл булуыгызны белмәгән кеше юк. Әле бик күп еллар буена менә шулай бергәләп кунаклар каршыларга язсын!

- Сөекле әниебез һәм әтиебез! - дип башлады сүзен кызлары Гүзәл. - Сез үзегез дә гомер буе баш күтәрми эшләдегез, безне дә кыенлыкларга бирешмәскә өйрәттегез. Менә хәзер хезмәтегезнең, тугрылык һәм мәхәббәтегезнең рәхәтен күрегез!

"Мирас" бию дуэты башкарган вальс әйтелгән барлык теләкләргә матур өстәмә булды.

Гөлнур һәм Фәрит Хә-лиуллиннар, Әлфия һәм Әдһәм Дәминовлар, Нәзирә һәм Рәфикъ Гыйльметдиновлар, Фирадия һәм Фидаил Галиәхмәтовлар, Нурания һәм Ринат Гыйльметдиновлар, Фирания һәм Илсур Гайнетдиновлар, Гөлшат һәм Харис Гариповлар, Рәхилә һәм Нияз Маликовлар, Галия һәм Ринат Сабирҗановлар да бәйрәмнең мактаулы кунаклары итеп чакырылдылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм, мөгаен, иң мөһиме - балалары, дуслары һәм якыннарының кү-ңелгә ятышлы һәм бик күп җылы сүзләр әйтүе булгандыр.

Әлеге чараны оештыручылар гаҗәеп матур концерт программасы әзер-ләгәннәр. Анда бәйрәм кунаклары үзләре дә катнашты. Рәфикъ Гыйльметдинов, Эльнар Сабир-җанов, Резедә Хәкимова, Гөлшат Гарипова тамашачыларга чын йөрәктән музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр.

Халкыбызның "Агач тамырлары белән, ә кеше гаиләсе белән нык" дигән мәкале бар. Баласыз нинди гаилә була инде ул? Нәкъ менә шуңа күрә дә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең аерата хөрмәтле кунаклары Абусевлар гаиләсе булды. Әниләре Альбина Вадимовнага тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификаты тапшырылды һәм бу - Биектау районында ике меңенче сертификат.

- Быел безнең районда яңа туган балалар саны арта башлады, - диде юбилей сертификатын тапшырганда ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина. - Бездә алты айда 235 сабый туды. Узган ел әлеге сан 204 иде. Гаиләдә икенче, өченче һәм хәтта дүртенче балалар туа! Биектау районында дөньяга аваз салган нәниләрнең 88е - гаиләдә беренче, 104е - икенче, 33е - өченче, 10сы - дүртенче бала!

- Нурзидә Насыйховна, статистика төгәллекне ярата. Безнең районда күпме гаилә төзелә, ә күпмесе таркала, - дип сорадым бүлек начальнигыннан.

- Агымдагы елның алты аенда безнең ЗАГС бүлегендә 98 никах теркәлде. Узган елның шул ук чорында 86 булган иде. Аерылышулар кимеде, әмма бетмәде: беренче яртыеллыкта 61 никах таркалды, 2013 нче елда 86 пар аерылышкан иде. Дөньяда төрле хәлләр була бит. Тик мин матур тормышлы, күркәм гаиләләр турында күбрәк сөйләсәк, нык, тату гаилә кора алырга сәләтле яшьләр тәрбияләрбез, дип ышанам.

Бәйрәм тәмам. Ул күңелдә җылы һәм якты хисләр калдырды. Кешеләрнең шатлыклы йөз-ләрен, аларның бер-берсен хөрмәт итүләрен, бер-берсенең кадерен белеп яшәүләрен күрү сөендерә. Аларның тормышында күп авырлыклардан саклый ала торган куәтле көч - гаиләләре бар. Элек-электән ул кешегә башта якты дөньяга килергә, аннары үсәргә, тормыш корып яшәргә ярдәм иткән. Әгәр дә гаиләдә һәркем - олысы да, кечесе дә кадер-хөрмәттә икән, аны әллә нинди давылларга да бирешмичә, аумыйча-сынмыйча тамырында кала торган куәтле агач белән чагыштырырга була. Дәүләттә шундый гаиләләр ничек күбрәк булса, ул шуның кадәр көчлерәк булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев