Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Күркәм традицияләрне дәвам итәләр

Биектау авыл җирлегендә Гаилә көненә багышланган чаралар узды. Мәдәният хезмәткәрләре мондый күркәм датаны ел саен концерт әзерләп каршы алалар. Быелгы тантанага 25, 30 һәм 40 ел бергә яшәүче гаиләләр чакырылды. Сый-хөрмәтле табыннар, мавыктыргыч программа һәм күптөрле конкурслар - болар барысы да 10 гаиләгә көтелмәгән күңелле бүләк булды. Күбесе әле яшьләр...

Биектау авыл җирлегендә Гаилә көненә багышланган чаралар узды. Мәдәният хезмәткәрләре мондый күркәм датаны ел саен концерт әзерләп каршы алалар. Быелгы тантанага 25, 30 һәм 40 ел бергә яшәүче гаиләләр чакырылды.

Сый-хөрмәтле табыннар, мавыктыргыч программа һәм күптөрле конкурслар - болар барысы да 10 гаиләгә көтелмәгән күңелле бүләк булды. Күбесе әле яшьләр булсалар да, гаилә корып, никахта 25 елдан күбрәк вакыт яшәгәнлектән, хөрмәткә лаеклылар. Алардан үрнәк алырлык! Бәйрәмгә Надежда белән Константин Коровиннарны, Рузалия белән Айрат Вафиннарны, Ирина белән Илдус Мөхәммәтҗановларны, Татьяна белән Николай Гаврильчевларны, Дания белән Идһам Сәгыевларны, Филия белән Рашат Сабировларны, Райфә белән Рөстәм Әхмәдуллиннарны, Наҗия белән Петр Потаповларны, Татьяна белән Михаил Миняевларны, Роза белән Роберт Газизовларны чакырдылар.

Тантана хуҗаларын тормышларындагы мөһим вакыйга белән Биектау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рифат Галиев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Венера Арсланова җылы котлады. Өйләрендәге һава торышының һәрвакытта да аяз, кояшлы булуын, ә балалары һәм оныкларының бары тик шатлык кына бүләк итүләрен теләделәр.

Авылда, элек-электән килгән матур гадәтләрне саклап, бер-берсенең кадерен белеп, тату яшәүче гаиләләрнең күп булуы күңелле күренеш. Яшь гаиләләргә дә үрнәк алырлык кешеләр бар.

"Яблоневый ряд" фольклор ансамбле әзерләгән концерт программасын кунаклар яратып карадылар. Һәр юбиляр хөрмәтенә аерым җырлар башкарылды. Гаилә парлары "Ссорен и Замир", "Флуар и Бланшефлор", "Окассен и Николетт", "Адам и Ева", "Мастер и Маргарита", "Руслан и Людмила" әсәрләренә нигезләнеп төзелгән
"Могҗизалар кыры"нда рәхәтләнеп уйнадылар. Уен бик күңелле узды, катнашучылар әсәрләрнең исемнәрен генә атап калмадылар, ә бәлки тормыш иптәшләре белән ничек танышулары турында да сөйләделәр. Җиңүчеләр - Сәгыевлар, аларга ике камералы суыткыч бүләк иттеләр.

Гаиләләр барысы да чын хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Алар әле дә яшьләр һәм бер-берсенә гашыйклар. Бәйрәм барышында әлеге тәэсирләр бары ныгый гына барды. Җырсыз нинди бәйрәм ди инде ул! "Яблоневый ряд" ансамбле тагын бер халык җыры белән сөендерде.

Авыл мәдәният йортының тавыш операторы Иван Кандаков оештырган дәртле дискотека көтелмәгән күңелле яңалык булды. Кунакларда шунда ук үзгәреш сизелде: күзләр очкынланып яна, җилкәләр турая һәм аяклар, музыкага кушылып, үзләреннән-үзләре тыпырдый башладылар. Мондый мизгелләрдә ничә яшьтә булуның да бернинди әһәмияте калмый. Хәтердә тәүге тапкыр танышкан чаклар, беренче баланы кулга алган куанычлы көннәр яңара... Күп еллар дәверендә татулыкта гомер кичерүнең сере бер-береңнең кадерен белеп яшәүдә, хөрмәт күрсәтүдә һәм гафу итә белүдә. "Бәхетле гаиләләр барысы да бер-берсенә охшаган..." дип юкка гына әйтмиләрдер.

Вокаль ансамбльнең сәнгать җитәкчеләре Татьяна Зеленяк һәм Хәвәрия Каюмова концерт программасын төзегәндә чакырылучыларның теләкләрен дә искә алганнар. 25, 30, 40 ел бергә гомер итүче гаиләләрне чакыру фикере белән беренче булып Татьяна Зеленяк уртаклаша, аны авыл китапханәчеләре Татьяна Роженцева белән Гөлназ Гарифуллина хуплыйлар. Барлык әзерлек чараларын да бергәләп үткәрәләр.

Әлеге кичәдә юбилярларның барысына да авыл җирлегеннән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараның матди ягын хәл итүдә җирле Совет депутаты Марат Һидиятуллин, шулай ук Зөлфия Идрисова, Светлана Җәгъфәрова һәм шәхси эшмәкәр Закирова ярдәм итте.

Бәйрәм тәмам, шушындый күркәм кешеләр белән аралашудан калган җылылык йөрәкләрдә әле озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев