Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Катлаулы булса да, кызыклы булды

"Казанымның нигез ташы, нуры да Биектаудан", дип, тарихи чыганакларга таянып язылган һәм бүгенге көндә Биектау халкының яраткан җырына әверелгән җыр Альбина Усманова соравы буенча язылды. Әйе, уңган бал кортлары хөрмәтенә бирелгән "Нечкәбил" исемен алу җиңел түгел. Ярты ел дәвамында әзерлек, бәйге артыннан бәйге... Чын көрәш. Республиканың 500 ләп гаиләсе 2014...

"Казанымның нигез ташы, нуры да Биектаудан", дип, тарихи чыганакларга таянып язылган һәм бүгенге көндә Биектау халкының яраткан җырына әверелгән җыр Альбина Усманова соравы буенча язылды.

Әйе, уңган бал кортлары хөрмәтенә бирелгән "Нечкәбил" исемен алу җиңел түгел. Ярты ел дәвамында әзерлек, бәйге артыннан бәйге... Чын көрәш. Республиканың 500 ләп гаиләсе 2014 елда хатын-кыз данын яклап көч сынашты. Конкурсантлар төрле яктан бәяләнде: җәмгыятьтә тоткан роле, гаиләдә хатын һәм әни кеше, милли хәзинәбезне барлап һәм саклап торучы.

Нәсел тамыры, кешелеклелек сыйфатларына да игътибар иттеләр. Конкурсантлар арасында табиблар, укытучылар, хәтта 4 чемпион - милли көрәш батырлары үстергән гаиләнең хуҗабикәсе дә бар иде.

Сайлап алу турыннан икенче турга 50 кандидат калды. Биектаудан Усмановлар гаиләсе "Хәтер сандыгы" дигән күренеш әзерләде. Вакыйга Филсинә ханымның туган авылы Әлдермештә, туган-үскән нигезендә бара. Ул сандыктан әби-бабайлардан калган истәлекле әйберләрне барлый: изге Коръән китабы, тәсбих, чиккән кәләпүш, сөлге, беләзек, Альбинага 5 яшьлек чагында дәү әнисе кул белән теккән бик матур күлмәк һәм башка әйберләр. Дәү әнисенең килен булып төшкәндә япкан ак шәле дә бар хәтта.
Әдилә, шуннан матур кәләпүшне алып, абыйсына бүләк итте.

Сүз уаеннан әйтеп китим әле: Альбина һәм Ленар чабыш атлары белән җенләнеп яшиләр. Уллары Марат та әтисе кебек ат чабышында җиңүче хәзер. Ат - татарларның горурлыгы бит ул.

Конкурсның өченче турында жюри әгъзаларының игътибарын Фоат Гафиятулла улы Хәлиуллин ясаган күл, андагы кыр үрдәкләре, сикереп уй-научы балыклар, күлдәге зур кораб, яр буендагы Универсиада тавы яулады. Фоатның моряк булып хезмәт иткән яшьлек хатирәләре шушы сәнгати матурлыкка әверелгән.

Финалда Альбина Усманованың чыгышы әтисенең күленә бәйле булырга тиеш иде. Катгый таләпләр куелды, үз-гәртүләр кертелде. Хәтта русча да чыгыш ясарга туры килде. Конкурсның йомгаклау туры күз ачып йомганчы узды. Анда 11 гаилә катнашты.

Альбинаның чыгышы мавыктыргыч булды, нәни спектакль иде ул. Альбина белән Ленар җитәкләшеп килеп кергәндә, мәңге яшьлек символы булган Әлмәндәр карт, Альбинаның улы Марат, әтисе Фоат күл буенда балык тотып утыралар. Әлмәндәр, Альбина кебек гүзәл су кызы эләкмәсме дип, кармак салып утырам, дип шаярта.

Әлмәндәр сүз уңаеннан икесен дә - Ленарны да, Альбинаны да оста итеп мактап алды.

Яшь гаилә булсалар да, Биектау районында зур хөрмәткә ия алар. Филсинә белән Фоатның һәм Альбина белән Ленар гаиләсенең шәфкатьлелек акцияләрендә актив катнашулары искә алынды. 1000ләп куак утыртканнар алар. Һәркем үзе яшәгән җирне менә шулай җәннәт почмагы ясый ала - теләк һәм тырышлык кына кирәк. Йортларының сул як урамын "Хәйдәр Бигичев" исеме белән атаулары да аларның идеясе булды. Альбинаның бабасы исеме белән аталган Гафиятулла мәчетен карап-барлап тору да алар өстендә. Ленар улы Марат белән җомга намазларына йөри. Альбина мәчеттә яңа туган сабыйларга исем куштыру, яшь гаиләләрне никахлаштыруны матур итеп оештыру белән мәшгуль. Корбан бәйрәмендә корбанлыклар алып кайтып, барлык кануннарын үтәп, йөз-ләгән милләттәшләребезгә матур йоланы башкарып чыгарга булышалар, авылдашлары белән бәйрәм итәләр. Бу эштә Ленарга улы Марат таяныч булса, Альбина һәм кызы Әдилә кайнар чәй һәм коймак белән кунакларны сыйлыйлар.

Чыгышларының йомгаклау өлешендә Әдилә әнисе башкаруындагы "Яшьлек күле" җырын оста биюе белән бизәде.
Әлмәндәр: "Менә Әдилә кызым мине дә биергә өйрәтте", - диеп, бик матур хәрәкәтләр ясап алды да, шалт итеп «шпагатка» утырды. Менә ул мәңге яшьлек үрнәге!

Альбина Усманова "Нечкәбил. Хәзинә саклаучы ханым" номинациясендә җиңү яулады. Биектау районы хатын-кызлары да, үз төбәкләре тарихында урын алырлык итеп, Альбина Усманованың батыр башлангычын лаеклы дәвам итәрләр, дип ышанып калам.
Бәйрәмнәр алдыннан Альбина Усманова райондашларына тагын бер матур бүләк әзерләде. Мин Сөләйман Саттаров шигыренә көй язган "Ялгыз каен" җырына клип төшерде. Бу замандагы иң аяныч проблема - балаларның караучысыз, ятим калуларын яктырткан клипта мәрхәмәтлелек җиңә. Һәр баланың сыеныр канатлары булырга тиеш. Хатын-кызларның балаларына карата коточкыч кансызлыгы - бәгырь кисәген ташлап китүе кебек әшәкелеккә дөньяда урын булырга тиеш түгел! Хөрмәтле гүзәл затлар! "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигән әйтем бар. Бала ул - изге, Алла бүләге, бөек җиһан бүләге. Үзебезнең киләчәгебезне без үзебез ясыйбыз. Бәйрәм белән котлап, барлык гаилә-ләргә дә тигезлек, бәхет, шатлык, балалар куанычы телим. Ә Альбина Усманованың "Ялгыз каен"ын "Мәйдан" каналыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев