Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Картаймыйбыз, олыгайдык кына...

Салкынча җиләс октябрь иртәсе. Гомерләрнең көзе җиткәнен хәтерләткән кебек, барыр сукмагыбызга алтынсу яфраклар коела. Ярты гасыр гомерне бергә яшәгән дәвердә кичергән хатирәләребезне яңарта-яңарта, ашыкмыйча гына мәк-тәпкә таба атлыйбыз. Бүген 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Безне, өлкәннәрне хөрмәт-ләп, авылыбыздагы урта мәктәпкә тантаналы бәйрәмгә чакырдылар. Мәктәптә музыка яңгырый. Килеп керешкә үк...

Салкынча җиләс октябрь иртәсе. Гомерләрнең көзе җиткәнен хәтерләткән кебек, барыр сукмагыбызга алтынсу яфраклар коела. Ярты гасыр гомерне бергә яшәгән дәвердә кичергән хатирәләребезне яңарта-яңарта, ашыкмыйча гына мәк-тәпкә таба атлыйбыз.

Бүген 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Безне, өлкәннәрне хөрмәт-ләп, авылыбыздагы урта мәктәпкә тантаналы бәйрәмгә чакырдылар. Мәктәптә музыка яңгырый. Килеп керешкә үк шат йөзле балалар, мөлаем укытучылар безне әйләндереп алдылар: өлкәннәр көне белән тәбрикләп, безне бәй-рәмчә бизәлгән залга чакырдылар. Биредә бергә гомер иткән яшьтәшләр, хезмәттәшләр бик күп җыелган. Бер-беребез белән күрешеп, хәл белешеп, елашып алдык. Авылыбызның урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективы, җирле узидарә коллективы хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты мөдире бердәмлегендә оештырылган әлеге бәйрәм чарасына Шигали, Күлле, Семиозерка авылларыннан пенсия яшендәге өл-кәннәр, опекун буларак ятим сабыйларны тәрбияләүче изге затлар чакырылган иде.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әмирова Фәния Гаделҗан кызы үзенең тәбрикләү сүзләре белән бәйрәмне ачып җибәрде. Авылыбызның мәдәният йорты мөдире Әлмөхәм-мәтова Эльвира Габделсамат кызы кичәне бик эчтәлекле һәм матур итеп алып барды. Иң элек, шушы авыл җирлегендә яшәүче, ятим калган сабыйларны үз канатлары астына алган, аларны җил-яңгыр тидерми саклап, яклап тәрбия кылучы олы йөрәкле кешеләргә рәхмәт белдереп, бүләкләп киттеләр, 50 ел бергә гомер иткән парларны тәбрикләделәр. Алтын парларның балалары, оныклары да бәйрәмгә килеп, газиз әти-әниләрен, әби-бабаларын котлап, җылы теләкләрен ирештерүләре ямь өстенә ямь булды. Алар сөйлә-гәндә залда утыручы һәркемнең күңелләре нечкәреп киткәндер. Авыл җирлеге башлыгы Хамматов Айдар Рәфис улы, алтын парларны котлап, район администрациясенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Концертның икенче бүлегендә Күлле урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән әзер-ләнгән бик матур номерлар күрсәтелде. Балалар җырлаганда безнең дә күңелләребез яшәреп киткәндәй булды. Концерттан соң мәктәп ашханәсенә чәй мәҗлесенә җыелдык: җырлашып, тәмле чәйләр эчтек. Күңелләребез тулы шатлык. Авыз эченнән, җырдагы "Әйтмә әле картаям, дип..." дигән юлларны көйли-көйли, өйләребезгә таба теркелдәдек.

Безне хөрмәтләп, шундый матур кичә оештырулары өчен Күлле урта мәктәбе коллективына, авыл җирлеге коллективына һәм авылыбызның мәдәният йорты мөдире Әлмөхәм-мәтова Эльвира Габделсамат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев