Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Гаиләләр нык булырга тиеш

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Казан Кремлендә уздырылган тантаналы очрашуга Айбаш авыл җирлегенә караган Яңавыл авылыннан Наилә белән Әсхәт Шәяхмәтовлар барды. Әлеге тантанага чакырылган илле пар арасында күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләр дә, 50 ел бергә гомер кичерүче парлар да, сугыш ветераннары, хәрбиләр, табиблар, спортчылар гаиләләре дә бар...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов исеменнән Казан Кремлендә уздырылган тантаналы очрашуга Айбаш авыл җирлегенә караган Яңавыл авылыннан Наилә белән Әсхәт Шәяхмәтовлар барды.

Әлеге тантанага чакырылган илле пар арасында күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләр дә, 50 ел бергә гомер кичерүче парлар да, сугыш ветераннары, хәрбиләр, табиблар, спортчылар гаиләләре дә бар иде.

Наилә белән Әсхәт Шәяхмәтовлар моннан 29 ел элек өйләнешкәннәр. Хатыны үз авылында фельдшер, ә ире күп еллар райпода хәзерләүче, аннары урманчы булып хезмәт куйды, ә хәзер исә авыл бизнесы - умартачылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Әлеге гаиләдә 26, 22, 16 һәм 13 яшьлек дүрт егет тәрбияләнә. Алар барысы да спорт белән мавыгалар. Әтиләре улларын шулай өйрәткән. Өлкәннәре көрәш буенча берничә тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионнары булганнар.

Гаиләләр белән очрашканда Рөстәм Миңнеханов республикада 2011 елдан башлап, демографиянең уңай якка үзгәрүен билгеләп үтте. Ишле гаиләләр саны арта бара. Республика башлыгы аерылышуларның катлауландырылачагы турында да хәбәр итте. Гаиләләрнең нык булуы мөһим, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев