Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Гаилә – байлык һәм таяныч ул

Костратовлар гаиләсе моннан илле ел элек барлыкка килә. Петр белән Любовь, гомернең җитмеш яшьлек бусагасын атлап, аны бергә каршы алалар. Һәм, әлбәттә, берүзләре генә түгел, нәселдәге мондый юбилей сизелмичә генә узарга тиеш түгел, дигән фикердә торучы балалары һәм күпсанлы оныклары белән. Ноябрь аенда Костратовлар өендә ничек тормыш корулары, бергәләп яши...

Костратовлар гаиләсе моннан илле ел элек барлыкка килә. Петр белән Любовь, гомернең җитмеш яшьлек бусагасын атлап, аны бергә каршы алалар.

Һәм, әлбәттә, берүзләре генә түгел, нәселдәге мондый юбилей сизелмичә генә узарга тиеш түгел, дигән фикердә торучы балалары һәм күпсанлы оныклары белән. Ноябрь аенда Костратовлар өендә ничек тормыш корулары, бергәләп яши башлаулары турында еш искә төшерәләр.
Петр табигатьнең матур урынында урнашкан Тимошкино авылыннан. Булачак хатынын ул кияүдәге апасы янына кунакка баргач, күрше авылда очрата. Сылу гәүдәле, сөйкемле, җырга оста Любаны күрми калу һич мөмкин түгел. Петр да аралашучан егет, тышкы кыяфәте дә игътибарны җәлеп итәрлек. Очрашып йөрүләрне әллә ни озакка сузмыйлар, 1961 нче елның көзендә Костратовлар кызны сорарга баралар, ә ноябрь азагында гөрләтеп туй ясыйлар.
Беренче уртак тантана русларның борынгы туй йолалары буенча туй поезды, никах җырлары, кияү егетләре, өч көн күңел ачу белән уза. Туганнары, ул вакытны искә төшереп, мондый туйны башка беркайчан да күргән булмады, диләр.
...Уртак тормыш башлана. Иренең гаиләсе Любаны бик яхшы кабул итә. Яшьләр колхозда эшлиләр. Килен фермага сыер савучы булып урнаша, ире башта комбайнчы ярдәмчесе, аннары тракторчы була. Икесе дә ишле гаиләдә үскән-лектән, крестьян хезмәте алар өчен гадәтләнгән эш санала. Каенатасы Филипп Леонтьевич белән каенанасы Арина Алексеевна Костратовлар җиде ул һәм җиде кыз - ундүрт бала үстерәләр. Гаиләдәге гореф-гадәтләр җиренә җиткереп үтәлә, йорт хуҗасының абруе зур була. Егерме яшьлек килен әкренләп яңа йортка ияләшә, колхозда да тырышып эшли, өй мә-шәкатьләрен дә бер дә иренмичә башкара.
1962 нче елда Петр белән Любаның кызлары туа, аңа Ольга дип исем кушалар. Ике елдан соң уллары Андрей аваз сала. Ул чакларда декрет ялы дигән нәрсә юк, балалары туганнан соң Люба өендә утырмый, яңадан фермага эшкә чыга.
Җитмешенче еллар башында яңа Шәпше төзе-лә башлый. "Тимошкинога Александр Петрович Орлов килде дә: "Кызлар, тиздән сез шәһәрдәге кебек кайнар сулы, бәд-рәфле квартираларда яшәячәксез, диде", - дип сөйли Л.Костратова.
Ә сыер савучылар бу сүзләргә җавап итеп көләләр генә, берәү дә ышанмый. Әмма 1972 нче елда авылдагы ферманы бетерәләр, сыерларны башка урынга алып ки-тәләр, халыкны коттеджларга урнаштыралар. Шәпшегә башка җирләр-дән дә күчеп киләләр, ул күпмилләтле авылга әйләнә.
Костратовларның янгыннан соң яңадан төзелгән кирпеч йортларын бер дә калдырып китәселәре килми, әмма тормыш бер урында тормый, инде өченче балалары - уллары Саша туа, башкалардан калышуы да әллә ничек бит. Менә шул вакыттан бирле гаиләнең язмышы Шәпше, "Серп и молот" колхозы белән тыгыз бәйләнештә. Любовь сыерлар савуын дәвам иттерә, Петр төрле урыннарда (колагына операция ясатканнан соң ул механизатор булып эшли алмый инде): төзелеш бригадасында, ындыр табагында, азык цехында эшли.
1975 елда кызлары Татьяна дөньяга килә. Авырлыгы-җиңеллеге белән көн артыннан көн уза, балалар үсеп җитә. Поселокта яшәүчеләрнең барысы кебек Костратовлар да мал асрыйлар, яшел-чә утырталар, күп итеп алма уңышы җыялар. Аларның кунакчыл йортында һәрвакыт кунаклар күп була. Балаларның туйларында, туган көннәрдә, бәйрәмдә күпсанлы туганнарның олысы-кечесе җыела.
Петр Филиппович һәм Любовь Викторовнаның бөтен балалары бүген өлкән һәм мөстәкыйль кешеләр. Әби белән бабай оныкларга бай, аларны бик яраталар. Ә Костратовларның алар унау: Динар, Дамир, Марина, Чулпан, Светлана, Игорь, Алеша, Диана, Настя, Арина, әле оныкчыклары Тимур бар.
"Балаларның тәртипле булуы безнең дә йөрәккә сары май булып ята", - ди Петр Филиппович. Шушы юбилей көннә-рендә гаилә башлыгының хәтеренә күп вакыйгалар килә. Улы Александрны армиягә озату зур әһәмияткә ия вакыйга була. Ул Чиләбе өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Әтисе частька барып, солдат Костратовның яхшылар исәбендә булуына инана, улының өйгә кайтуын түземсезлек белән көтә. Олы уллары Андрейның Мәскәүгә яшьләр фестиваленә баруын да онытып булмый. Анда аны республикадан яшь район Советы депутаты, колхозның алдынгы шоферы буларак җибәрәләр.
Балаларның барысы да әти-әнигә терәк була. Хәзер, әти-әнинең сәламәтлеге көйсезләнүчәнгә әйләнгәч, табибларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, балалар андый чакта ярдәмгә һәрвакыт әзер. Туганнарның бер-берсенә ярдәм итүе - Костратовларның барысына хас сыйфат.
Бүген әби һәм бабай янында оныкларының берсе - Диана яши, башка оныклар да аларга үз өйләренә кайткан кебек киләләр, чөнки аларның һәрберсен биредә ачык йөз белән каршылыйлар.
Кияү-киленнәр белән дә Костратовлар әйбәт мө-нәсәбәттә. Ике балаларының гаиләсе катнаш - рус һәм татар милләтеннән тора. Харис, Валентина, Гөлназ аларга үз балалары кебек. Балаларының гаиләләре дә бер-берсе белән тату яши.
1961 елның 25 ноябрендә Шәпше авыл Советында (ул вакытта Иске Шәп-шедә урнашкан була) Костратовларның никахы теркәлә. 50 ел узып киткән, алар турында фотосурәтләр, истәлекле әйберләр, әйләнә-тирәдәге кешеләр онытырга ирек бирми. Балалар белән оныклар гаилә тантанасына әзерләнә. Алтын туй гомергә бер генә килә һәм ул үзенчәлекле, кабатланмас булырга тиеш, дип саный гаиләнең яшь буыны. 50 ел бергә гомер итү дәверендә Петр Филиппович һәм Любовь Викторовна зур байлык туплыйлар, ул - аларның зур гаиләсе. Хәзер җан тынычлыгын һәм яшәү көчен аларга балалары һәм оныклары бирә. Сезгә озак елларга җитәрлек бәхет, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез, хөрмәтле юбилярлар!
М. ТИМОНИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев