Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Балалар гына авырмасын, башкасы мөһим түгел

Ыгы-зыгылы заман тормышында вакыт җитми, акча җитми, бәхеткә дә ирешеп булмый. Менә шулар артыннан чапканда без бер подъездда, бер урамда һәм бер авылда янәшәбездә кемнәр яшәвен хәтта сизмибез дә. Ә бит алар арасында Бибинур Кәримулла кызы Гайнуллина кебек авыр язмышка дучар булган, әмма олы йөрәкле, киң күңелле булып кала белгән...

Ыгы-зыгылы заман тормышында вакыт җитми, акча җитми, бәхеткә дә ирешеп булмый. Менә шулар артыннан чапканда без бер подъездда, бер урамда һәм бер авылда янәшәбездә кемнәр яшәвен хәтта сизмибез дә. Ә бит алар арасында Бибинур Кәримулла кызы Гайнуллина кебек авыр язмышка дучар булган, әмма олы йөрәкле, киң күңелле булып кала белгән кешеләр дә бар.

Бибинур апа 1941 елның сентябрендә Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтиләрен кече кызлары туганчы ук фронтка алалар. Ул шуннан әйләнеп кайтмый инде. Тормышның бөтен авырлыгы: иртә таңнан караңгыга кадәр колхоз эше, балалар турында кайгырту әнисе җилкәсенә төшә. Бибинур ачлык-ялангачлык, хәерчелек хөкем сөргән авыр заманда үсә. Ул чорда авырулардан һәм ачлыктан балалар күпләп үлә.

Бибинур апа колхоз басуларында кар эри башлау белән апалары һәм абыйсы белән бергә черек бәрәңге җыярга чыгуларын, аны алып кайтып, киптерүләрен һәм онга әверелдереп, шуннан әниләренең ипи пешерүләрен искә төшерә. Аларга шушы ипидән дә тәм-лерәк нәрсә булмый. Өйдәге зур мичне, утын булмаганлыктан, салам ягып җылыталар. Күршеләре хәлдән килгәнчә ярдәм итеп торалар. Кияргә кием юк. Мәктәпкә өч километрдагы күрше авылга җәяү йөриләр. Бибинур әнисе белән генә кала һәм өйдәге бөтен эшне ул башкара.

Узган тормышындагы тагын бер күңелсез хәлне оныта алмый Бибинур апа. Ул авыр чорда хөкүмәт кәгазь облига-цияләр итеп чыгарылган заемнар алырга мәҗбүр итә. Облигацияләрен югалткан өчен әнисен өч көнгә канцеляриягә ябып куйганда Бибинурга 6-7 яшь була. Салкын өйдә кечкенә кыз күпме күз яше түгә.

1957 елда 15 яшьлек Бибинур Казанда мех фабрикасындагы ФЗУ мәк-тәбендә укый башлый. Бу вакытны ул икенче тапкыр туу кебек искә ала: үз гомерендә ул беренче тапкыр туйганчы чын ипи ашау бәхетенә ирешә. ФЗУны әйбәт кенә тәмамлаганнан соң ул мех кибетендә сатучы булып эшли башлый. Анда ул яхшы исәптә була һәм хезмәт кенәгәсенә күп рәхмәт сүзләре языла. Аннары өлкә комитет хастаханәсендә склад мөдире булып хезмәт куя.

1966 елда тормышка чыга. Ике улы Казанда белем алалар. Мәктәптә әйбәт укыйлар, грамоталарга лаек булалар, аларны башка малайларга үрнәк итеп куялар.

2010 елда олы улы юл фаҗигасендә һәлак була, хатыны һәм дүрт баласы кала. Өч елдан, балаларын ятим калдырып, хатыны да гүр иясе була. Бибинур апа, балаларны балалар йортыннан алып, опекунлыкны тер-кәү өчен бөтен көчен куя. Балаларны өч айдан соң балалар йортыннан ала һәм хәзер аларны үзе тәрбияли, бөтен күңелен, мәхәббәтен шуларга багышлый.

2014 елның җәендә Ире Мәгъсүм Гатаулла улы да дөнья куя һәм бөтен авырлык берүзенә генә кала.

Хәзерге вакытта Калинино авылындагы йортта тугыз кеше яшиләр: Бибинур апа, хатыны һәм ике кызы белән кече улы, олы улының дүрт баласы. Өч оныгы - мәктәптә укый, өч оныгы "Калинка" балалар бакчасына йөри.

"Балалар гына авырый күрмәсен, башкасы мөһим түгел", - дип кабатларга ярата Бибинур апа. Ул бигрәк тә кече оныгы Рөстәм өчен кайгыра - кечкенә чагында аның йөрәгенә операция ясалган. Баланың температурасы күтәрелмәде микән дип, Бибинур апа төненә әллә ничә тапкыр барлап килә. Ул бик иртә тора, чөнки иртәнге аш әзерләргә, балаларны мәктәпкә, бакчага озатырга кирәк. Көндез, электричкага утырып, ниндидер мәшәкать белән кая-дыр барып киләсе, район үзәгенә хастаханәгә төшәсе, кичке ашны әзерләп, оныкларны каршы аласы бар. Ә кичләрен исә, бөтен гаилә бергә җыелгач, өйгә җан керә, ыгы-зыгы башлана. Көн артыннан көн менә шулай якыннары турында кайгыртып уза.

Бибинур Кәримулла кызының гаиләсенә ярдәм итүче шәфкатьле кешеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерәсе килә. Биектауның 3 нче мәк-тәбе укытучылары Нурия Әмир кызы Галләмовага һәм Гүзәл Вазыйх кызы Алимовага, участок табибы Ләйлә Солтан кызы Низамовага, "Калинка" балалар бачасы мөдире Энҗе Зиннур кызы Мотыйгуллинага, шушы бакча тәрбиячеләренә һәм тәрбияче ярдәмчеләренә күп рәхмәтләр укый ул.

Тәрбиячеләр Бибинур апаны һәр тантаналы чарага - Өлкәннәр көненә, чыгарылыш кичәсенә, 8 Мартка, Россия көненә, Батырлык дәресләренә мактаулы кунак итеп чакыралар. Аны бакчада белмәгән кеше юк, барысы да хөрмәт итәләр, гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, сабырлык телиләр.

Бибинур апа шулай ук ялгыз әби тәрбиясенә калган ятим балаларга җир участогы бүлеп биргәне өчен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга да олы рәхмәтен юллый.

Хәзер Бибинур Кәримулла кызына 74 яшь. Шундый авыр язмышка дучар булган, сугыш ачысын татыган, ачлык-ялангачлыкны күргән кешеләр ничек шулай тормыш сөючән һәм мәрхәмәтле була алалар икән! Безгә аннан үрнәк аласы, бернигә дә карамастан, башкаларны яратырга, һәр яңа көнне шатланып каршы алырга һәм зарланмаска өйрәнергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев