Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

Бала алырга уйласаң…

Казанның Киров районы балалар йортында тәрбиягә бала алырга теләүче яки бала алган кешеләргә ул балаларны тәрбияләү һәм дөньяга карашларын киңәйтү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтүче консультатив төркемнәр оештыру буенча республика семинары узды. Программага Биектау муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек хезмәтенең чит бала тәрбияләүче ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе турындагы чыгышы да...

Казанның Киров районы балалар йортында тәрбиягә бала алырга теләүче яки бала алган кешеләргә ул балаларны тәрбияләү һәм дөньяга карашларын киңәйтү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтүче консультатив төркемнәр оештыру буенча республика семинары узды.

Программага Биектау муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек хезмәтенең чит бала тәрбияләүче ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе турындагы чыгышы да кертелгән иде. Хикмәт шунда: районның өч гаиләсе тумыштан инвалид өч баланы тәрбиягә алган иде. Биологик әти-әниләре алардан бала тудыру йортында ук баш тарткан.

Гаиләдән мәхрүм ителүне бала өчен тормышның авыр бер чоры дип кенә түгел, ә сабый чактан ук, бәлки туганчы ук үзен сиздереп торучы язмыш дип атарга мөмкиндер. Чөнки баланың тормышы кыенлыклардан башлана.

Бу очракта кирәксез балаларның язмышы нинди була, алар кая китә соң? Әлбәттә, балалар караучысыз, торыр җирсез калмый. Алар нәниләр йортларына, балалар йортларына, интернатларга эләгә. Аларны ашаталар-эчертәләр, киендерәләр, кирәк булганда дәвалыйлар, укыталар һәм тәр-биялиләр. Дәүләтебез бу максатларга шактый зур суммалар бүлеп бирә. Ләкин иң яхшы һәм заманча балалар йорты да әти-әнине алмаштыра алмый шул. Беркемгә дә сер түгел: детдом балаларының күбесе көннәрдән бер көнне ишек ачылып китәр дә, зарыгып көткән әти белән әни килеп керер дип яши.

Үзебезгә һәм кечкенә кешегә бәхет бүләк итү хәлебездән килмәслек эш түгел. Кемдер приют балаларына тәм-том һәм уенчыклар китерә, территорияне төзекләндерергә булыша, гитарада уйнарга өйрәтә ала. Ә кемдер тагын да җитдирәк адымга бара: баланы гаиләле итә. Безнең районда балаларга ярдәм итүче кешеләр әз түгел. Сабыйларның үз кешесенә әверелгәннәре дә бар. Хәзерге вакытта 86 бала - опекуннары гаиләсендә, 17се тәрбиягә алган гаиләләр-дә тәрбияләнә, 23е уллыкка-кызлыкка алынган.

Наталья Геннадьевна гаиләсе 2007 елда тәрбиягә бала ала. Бу - республикада мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбиягә алган беренче гаилә. Ул вакытта Наталья Геннадьевна Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында эшли. Тәрбиягә алынасы беренче кызы Таняны ул нәкъ шунда күрә. Кыз да аны якын итә. Наталья ханым аны бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә үз өенә кунакка алып кайткалый. Кызның тормышын үзгәртәсе килү теләге бик зур була аның.

Таняга уку мөмкинлеге бирү турында тәкъдим белән балалар йорты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәч, тискәре җавап ала. Шуннан соң бу эшне үз кулына алырга карар итә. Наталья Геннадьевна моның нинди җитди адым икәнлеген яхшы аңлый.

Хәзер кыз шәһәр эчендә үзе генә йөри, азык-төлек сатып ала, квитанцияләр буенча акча түли, тәмле итеп ашарга пешерергә дә өйрәнгән. Үзен хореографиядә һәм гимнастикада да сынап караган, ә хәзер бөтен буш вакытын укуга багышлый. Ул кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә укый, кондитер һөнәрен үзләштерә. Бик күп Мактау грамоталары һәм бүләкләре бар. Таня - гимнастика буенча училищеның абсолют чемпионы, һөнәри-техник училищелар һәм көллиятләр арасында үткәрелгән республика гамәли сәнгать конкурсында 2 нче урынны алган. Кызын бик яхшы тәрбияләгән өчен әнисенә бирелгән Мактау грамоталарын өендә кадерләп саклый.

Тәрбиягә алынган икенче кыз Тася (аны гаиләдә шулай атыйлар) - гаиләнең сөйкемле сөяге. 2008 елда Даун авырулы килеш гаиләгә алынган иң беренче бала була ул. Наталья Геннадьевна аның сөйләшә белмәвенә дә, акыл үсешендә зур тоткарлыклар булуына да игътибар итми. Яратуның барлык кыенлыкларны да җиңә алачагына ышана ул. Ул вакытта үз исемен дә белмәгән, әйткән сүзне дә аңламаган, үз-үзен карый белмәгән кыз - хәзер, биш елдан соң, бөтенләй башка бала.

Тася хореография, сән-гать студиясендә рәсем ясау, йөзү белән шө-гыльләнә. Наталья Геннадьевна тырышлыгы белән, логопед һәм педагоглар белән аерым шөгыльләнү аркасында, кыз иҗекләп укырга, санарга өйрәнгән, сөйләшә белә, шашка турнирларында катнаша. Күп кенә грамоталар белән бү-ләкләнгән, республика күләмендәге бүләкләре дә бар. 2010 елда ул Чаллы шәһәрендә үткә-релгән республика музыка һәм сәнгать конкурсында 3 нче урынны алган. Ә инде 2013 елда - "хореография" номинациясендә икенче урынга һәм Арчада узган "Кышкы бизәкләр" район рәсем конкурсында беренче урынга чыккан.

Буш вакытларында өйдә бергәләп курчаклар тегәләр. Ике үз баласы, тәрбиягә алган ике бала әнисе, ике онык әбисе бөтенесе өчен дә вакыт таба. Бу гаиләдә иң мөһиме - ярату һәм гармония, бу хисләрне бер-берсенә бүләк итәләр, кадерен беләләр.

Әгәр йөрәгегезгә ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган баланы гаиләгезгә алу уе кереп оялаган икән инде, бу юлдагы иң беренче адым - чынлап торып әти-әни назын, кайгыртуын күрмичә үскән яки тугач ук аларсыз калган балаларның үзенчәлекле балалар икәнлеген, аларның (мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең аеруча) ихтыяҗлары да башка төрле булуын аңлау. Наз һәм ярату бүләк итә белүдән тыш, сезгә авырлыкларны җиңәргә, балаларга иң яхшысын бирергә һәм, хаталар ясамыйча, үзеңне, гаиләңне саклап калырга булышачак бик күп нюансларны белергә кирәк.

Казанның Киров районы балалар йорты базасында оештырылган "Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе" үз хисләрегезне һәм ниятләрегезне аңларга, психологик яктан әзерлегегезне бәя-ләргә булышыр.

Тәрбиягә бала алырга теләге булган гражданнарны Биектау станциясенең Мәктәп урамындагы 17 нче йортта көтә-без. Телефон: (884365) 2-32-69.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев