Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ГАИЛӘ

50 еллык бәхетле тормыш

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мин Чыпчык авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе турында сөйләп үтәсем килә. Низамов Миннур Салих улы 1940 нчы елның 3 сентябрендә Саба районы Төрек-Тәмте авылында дөньяга килә. Тормыш иптәше Низамова Фәния Галиәхмәт кызы 1942 нче елның 15 сентябрендә Саба районы Җөри авылында туа. Бу ике сабый үзләренең нинди...

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мин Чыпчык авылында яшәүче Низамовлар гаиләсе турында сөйләп үтәсем килә.

Низамов Миннур Салих улы 1940 нчы елның 3 сентябрендә Саба районы Төрек-Тәмте авылында дөньяга килә. Тормыш иптәше Низамова Фәния Галиәхмәт кызы 1942 нче елның 15 сентябрендә Саба районы Җөри авылында туа. Бу ике сабый үзләренең нинди авыр чорга дөньяга килүләрен аңламаганнардыр да. Миннур Салих улы әтисен хәтерләми дә, ә Фәния Галиәхмәт кызы әтисен бөтенләй күрмәгән. Ул әтисе сугышка киткәч туган. Бу ике кеше бәхетле балачакның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Сугыш беткәч, башка балалар әтиләрен шатланып, сагынып каршы алганда, алар күз яшьләрен сөртә-сөртә көнләшеп карап торганнар, чөнки аларның икесенең дә әтиләре хәбәрсез югалган. Алар гомерләре буе әтиләреннән нинди дә булса хәбәр килер дип көтеп яшәгәннәр.

Фәния Галиәхмәт кызының әнисе (Мәрзия әби) бик көчле рухлы хатын була. Ул ирләр белән беррәттән беренчеләрдән булып тракторга утыра. Кызын үстерү өчен барын да эшләгән ул. Фәния үзе дә, үсә төшкәч, бер эштән дә курыкмаган. Ул авылларында сыер сауган, кибетче булып эшләгән.

Миннур Салих улының да әнисе (Мәмдүха әби) барлык колхоз эшләрендә эшләгән. Ә Миннур үзе яшьтән үк тракторда эшли башлаган. Авылның беренче гармунчысы булган.

Алар 1965 нче елның 21 февралендә бергә кавышып, гаилә корып җи-бәрәләр. Бик матур пар булып яшиләр. Аларның берсеннән-берсе матур ике уллары, бер кызлары туа. Беренче балалары мәктәпкә керер вакытлары җиткәч, алар 1973 нче елда Биектау районының Чыпчык авылына күчеп киләләр, чөнки Төрек-Тәмте авылында урта мәктәп булмый. Ә күрше авылга йөреп укырга ерак була. Алар балаларының үзләре кебек азапланып үсүләрен теләмиләр.

Чыпчык авылына килү белән совхозга эшкә керәләр. Миннур Салих улы үзенең яраткан һөнәрен сайлый - тракторчы була, ә Фәния Галиәхмәт кызы башта сыер сава, аннары яшелчәче булып эшли. Икесе дә совхоз производствосында лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куялар.

Алар берсеннән-берсе уңган өч бала үстерделәр. Балалары һәм аларның тормыш иптәшләре барысы да авылда эшлиләр. Олы уллары Фәннур - совхозда газ буенча баш инженер, кызлары Дания - баш хисапчы, кече уллары Фәнил - баш механик. Өлкән киленнәре Зөлфия (бу мин булам инде) - авыл мәктәбендә укытучы, икенче киленнәре Миләүшә - хисапчы. Шулай ук өлкән оныклары да үзебезнең районда эшли. Лилия - хисапчы, Рөстәм - тикшерүче, Зөһрә авыл хуҗалыгы университетында укый. Киләчәктә авылга эшкә кайтырга хыяллана. Ә ике кечкенә оныклары Камилә белән Ислам мәктәптә укыйлар.

Миннур Салих улы белән Фәния Галиәхмәт кызы үзләре кебек олы җанлы, авыл хезмәтен хөрмәт итүче, игелекле балалар үстергәннәр.

Менә бүген дә алар күркәм, мул тормышта, балаларының мәхәб-бәтен һәм хөрмәтен тоеп, матур гына яшәп яталар. 21 нче февраль көнне аларның бергә тора башлауларына 50 ел була. Аларны чын күңелдән алтын туйлары белән котлап, киләчәктә саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, балаларының кадер-хөрмәтендә, сугыш афәтләрен күр-мичә яшәүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев