Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • «Кар кешесе»

    Кайвакытта тормышта сәер кешеләр очрый. Аларның теге яки бу гамәлләрен, тормыш рәвешен аңлап та, үзләреннән сорап та булмый, чөнки моның ни белән бетәсен чамалавы авыр. Һәр авылда чукрак, телсез (бездә аны әпә дип йөртәләр), я булмаса аксак яки чулак кеше булмый калмыйдыр. Табигать безне шулай яраткан инде, һәр илдә халыкның...

    Кайвакытта тормышта сәер кешеләр очрый. Аларның теге яки бу гамәлләрен, тормыш рәвешен аңлап та, үзләреннән сорап та булмый, чөнки моның ни белән бетәсен чамалавы авыр.

    Һәр авылда чукрак, телсез (бездә аны әпә дип йөртәләр), я булмаса аксак яки чулак кеше булмый калмыйдыр. Табигать безне шулай яраткан инде, һәр илдә халыкның 10-13 проценты сәламәтлеге буенча тайпылышлы. Бу саннарга психик яктан бик үк камил булмаган кешеләр дә керә. Менә мин шундыйрак ике хатын-кыз турында сөйләргә телим.

    Алтмышынчы елларда Мәмдәл авылы өстеннән үткән көчле давыл-гарасат Гарифә апаларның өй түбәсен күтәреп, берничә дистә метр ераклыкка алып ыргыта. Ә түбәсез калган йортта апалы-сеңелле Гарифә белән Оркыя яшиләр иде. Йорт карап торышка таза семьяныкы булганга охшый: тәрәзә йөзлекләре, кәрниз, шулай ук капка-койма татар орнаментлары белән бизәлеп эшләнгән булган. Ишегалдында мунча, келәт, тузган булса да, юан бүрәнәләрдән җиткерелгән иде. Ә бит җил-давыл кешене аралап тормый, вата-җимерә, аудара. Кеше табигать китергән зыянны төзәтер-гә тырыша. Апалы-сеңелле Гарифә һәм Оркыя түбәсез йортта яшәүләрен дәвам итсәләр дә, яңа йорт җиткерү өчен Мари ягыннан берәр метр юанлыкта нарат бүрәнәләр кайтарталар. Нәрсәгә дип шундый юан агачлар алганнарын аңлау мөмкин түгел. Ул бүрәнәләрдән өй салып бирергә берәү дә алынмый, чөнки артык юан агачларны балта осталары урыннарыннан кузгата да алмыйлар. Җирдә аунап яткан бүрәнәләр, еллар үтү белән мүкләнеп, череп беттеләр. Өйләре тузып, ишелеп беткәч, торыр өчен мүксез эшләнгән келәткә күченәләр. Ул да бервакыт сафтан чыга һәм бу ике хатын-кыз урамда кала. Күрше-күләннәре киңәше белән авыл кырыендагы бер иске генә йортка сарыклары белән күченәләр. Иске лапас такталарын сарыклары ишеп-җимереп бетергәч, авыл Советы һәм колхоз идарәсе сарыкларын асрар өчен элек яшәгән нигезләренә кечерәк кенә лапас төзеп бирә һәм өй салу өчен бура бурата. Бер уйлаганда, үз аягында, үз көчендә булган ике хатын-кыз теләгән тәкъдирдә йортны салып бетерергә тиеш иде. Әмма сарык асрау җене кагылган бу затларда өй салу кайгысы түгел шул. Баштарак сарык йонын келәт чормасына җыеп бардылар. Анда урын беткәч, тышкы якта йоннан богыл койдылар. Кызганыч, алар яныннан үткәндә акырып яткан сарык тавышлары ишетәсең һәм көне-төне прачка миченә чыбык-чабык ягучы ике хатын-кыз гына күрәсең. Утыз градуслы салкын кыш көннәрендә дә әрле-бирле кар өстендә йөрүләрен күрергә була, әйтерсең, "кар кешеләре". Өсләрендә таушалып беткән, иләмәт зур якалы кышкы пальто, биленнән киндер бау белән уралган, аякларында көчкә өстерәп йөрерлек итек, башларында төсен дә аерып булмаслык пычранып беткән йон яулык... Гарифәсе озак кына күзләрен каядыр төбәп торгач, үз алдына: "Безнең әти колхозга кергәндә утыз баш бал корты, җигүле ат биреп кергән кеше иде бит", - дип әйтеп куя иде. Аннан көтүче чыбыркы шартлатканда әйтә торган ямьсез сүзне әйтеп, утын ягуын дәвам итә. Күршеләреннән сорашкач та, аларның кайда йоклаганнарын әйтә алмадылар, чөнки сарык абзарыннан башка каралты-кура юк. Ә бит анда 18-20 баш сарык кышлый, кайбер елларда 25-28гә кадәр җитә. Өй салырга дигән бура күптән сүтелеп, мичкә ягып бетерелгән. Җәй көннәрендә сарык көтүе икегә бүленеп, көн аралаш урамга үлән ашарга чыга. Чыкмый калганнарына авылда үзләре сөймәгән кеше-ләрнең кушаматлары белән сарыкка берәр телем ипи өләшә: «Мәфтүх, мә, Мәхбүс, мә»!

    Кешечә яшәргә теләгән кешегә акчаны ашарга-эчәргә, көндәлек кирәк-яракка, өстәл-урындык, урын-җир, киемсалым алырга гына җиткерергә була, диюем. Һич югы сарыкларыгызны ачтан тилмертмәгез инде, диеп авызыңны ачсаң, синең унсигез буын туган-тумачаларыңны санап күр-сәтә, билләһи! Ник дәшкәнеңә үкенәсең. Тапкан-табынганнарына ипи алып, сарык туйдырудан башка шөгыль белмәгән бәндәләр тагын кайда бар икән! Аларны үстереп, сатып, табыш итсәләр, бер хәл иде, бит туу белән үлгән сарык башы арасында аерма булмады. Хәзер ул хатыннар үзләре дә күптән вафат инде. Яшәгән урыннары гына исән.

    Үзләре теләп сарык арасына чумган, сарык абзарын үз ояларына әйлән-дергән бу хатыннар, кызганудан бигрәк, ниндидер башка хис уята. Гадәттә мондый кешеләрне «ТНТ», «НТВ» ише каналлары күрсәтә. Баксаң, эт, мәче, сарык җене кагылганнар авылларда да булган икән бит.

    Р.САТТАРОВ, Юртыш авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 16 март 2018 - 08:21
      2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Ночной режим