14 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Биектау районы делегациясе "Бердәм Россия" сәяси партиянең Татарстан төбәк бүлеге уздырган XXVI конференциясендә катнашты
Бүген "Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия"...
-
"Красная Заря"да авыл хуҗалыгы семинары булды (ФОТО)
"Красная Заря" хуҗалыгына керүче Бәерде сөт җитештерү фермасында бүген терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчү буенча семинар булды. Семинарда Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов һәм идарә белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар терлекләрнең тору шартларын, аларны азык белән тәэмин ителешне, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы чорда сакланышын карадылар. Сөт...
-
Ирина Дубровская - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Ирина Дубровская. Иринаны барлык гаилә әгъзалары да актив ял яратучылар. Алар тау шуу комплексларына баралар, сноуборд, чаңгыда йөриләр, походларга чыгалар. Боларны барсы да...
-
Газетага язылуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт!
"Биектау" медиахолдингы ярдәм итү максатында газетага язылуда катнашканнары өчен эшчәнлекләрен Биектау районы территориясендә алып баручы предприятие-оешма җитәкчеләренә: "Элита" Төп нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннүр Рәфхәт улы Зариповка, "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте филиалы - "Усад спирт заводы" директоры Айдар Рафик улы Мадьяровка һәм "Татмелиорация УПТК" җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры...