6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Алиса Королева «Минем яраткан урыным… » бәйгесендә катнаша
"Минем яраткан урыным - "Балкыш" балалар иҗаты йорты. Мин анда үзебезнең яраткан бию студиябез - "Мандарин"да җитәкчебез Екатерина Холина җитәкчелегендә бию белән шөгыльләнергә йөрибез ", - дип яза безгә Алиса. Кадерле катнашучылар, бәйгегә килгән фотоларны "Вконтакте"дагы социаль битебездә махсус альбомда да урнаштырып барачакбыз. Иң ошаган фото өчен анда тавыш бирә...
-
"Биектау FM" йолдызы - Ләйсән Ниъгмәтуллина
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз- Ләйсән Нигматуллина. Әлеге якташыбыз турында иң беренче ачык йөзле, сөйкемле, акыллы һәм яхшы күңелле дип әйтәсе килә. "Күзләр - безнең күңел көзгесе", - диләр....
-
Дөбьяз авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды
Бүген 6 декабрь көнне Дөбьяз авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булды. Анда "Татмедиа" АҖ филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе директоры Эльвира Мостафина, төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлегенә керүче ике мәчетнең имамы, ветераннар Советы әгъзалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. "Эшлекле сишәмебе"гә медиахолдинг директорын чакыру очраклы гына булмаган. Узган атнада...
-
Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган спартакиада иң яхшы спортчыларны билгеләде
«Биектау» спорткомплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спартакиада узды. Спартакиада инвалидлар декадасы кысаларында уздырылды. Спорт чарасын ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров катнашты. Ул бүгенге ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде, шулай ук районның инвалидлар җәмгыяте рәисе һәм сәркатибенә Рәхмәт хатларын тапшырды. Ярышларда Биектауның төрле авылларыннан, район үзәгеннән 25ләп спортчы...
-
Буранлы көннәрдә сак булыйк!
Татарстанда юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә. Ул бүген төнлә башланды һәм өч тәүлек дәвам итәчәк, ди һава торышын күзәтүчеләр. Трассада күз күреме 500-1000 метр чамасы, урыны белән тагы да начаррак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 22 метрны тәшкил итә. Бөтен җирдә кар көртләре.Республикабызның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан...
-
Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр көн үзәгендә
Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Кичә Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы булып узды. Әлеге утырыш онлайн видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасының барлык районнарын да тоташтырды. Биектау районы администрациясе бинасында узган онлайн конференциядә Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, районның...
-
Ханты-Мансида булган фаҗигадән соң, Татарстанда мәктәп автобусларын тикшерәчәкләр
Мәгариф идарәләренә ЮХИДИ белән берлектә, балаларны йөртүче мәктәп автобусларын тикшерергә тәкъдим ителде. 4 декабрьдә Россиянең Ханты-Манси автоном округында 12 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән фаҗигадән соң Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә укучыларны төрле чараларга алып барганда, шулай ук мәктәп автобуслары йөрешен дә җитди контрольдә тотуны таләп итте....
-
Тормыш сукмакларыннан кулга-кул тотынышып...
Галина Ивановна белән Василий Николаевич Балялиннар әле күптән түгел генә бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Узган юлга борылып карасаң, анда туган колхозлары өчен тырышып хезмәт кую да, гаиләдәге шатлык-куанычлар, борчу-мәшәкатьләр дә бар. Василий Николаевич та, Галина Ивановна да Мамонино авылыннан. Ул чактагы күпләр кебек, алар җидееллык белем алалар....
-
"Минем яраткан урыным..." бәйгесе. Фотолар килә
Алсу Садриеваның яраткан урыны - янгын часте икән. Фотосын шул турындагы аңлатма белән юллаган. Кадерле катнашучылар, бәйгегә килгән фотоларны "Вконтакте"дагы социаль битебездә махсус альбомда да урнаштырып барачакбыз. Иң ошаган фото өчен анда тавыш бирә аласыз.
-
Изгелек җирдә ятмас
3 нче декабрьдән илкүләм инвалидлар декадасы уза. Шул уңайдан, Алат авыл бирлеге башлыгы Рәнис Хөсәенов, Алат китапханәсе китапханәчесе Гүзәл Закирова инвалид бала яшәүче Челябиевлар гаиләсендә кунакта булдылар. Кунаклар гаилә әгъзаларына сабырлык, кечкенә Мөхәммәдкә сәламәтлек һәм уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар