29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында“Һөнәре буенча иң яхшы белгеч ” һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр арасында Биектау районы яшьләре дә бар
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч " һөнәри осталык конкурсында катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Бәйгенең теоретик һәм практик этабы кичә 28 октябрь Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария...
-
Гөлназ Вәлиева - "Биектау FМ"ның беренче йолдызы
"Биектау FМ"ның бүгенге йолдызы - Дөбьяз авылыннан Гөлназ Вәлиева булды. Гөлназ Вәлиева "Биектау хәбәрләре"нең "Вконтакте"дагы рәсми төркемендә теркәлгән дусты. Гөлназның безнең белән дус булуына без бик шат, чөнки ул яхшы күңелле кеше. Гөлназның туган көне 17 нче мартта һәм ул гыйшык утларында яна. Рәсми битендәге мәгълүматлардан күренгәнчә, Гөлназ дуслык һәм...
-
Кар көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә тизлек арттырмаска киңәш ителә
Һава шартлары начарлану, кар яву көтелү сәбәпле, автомобильчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга киңәш ителми, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кышкы сезонга әзерләргә һәм автомобильнең техник төзеклелегенә игътибар итәргә, яктырткыч приборларны, тәрәзә чистарткычны, электрүткәргечләрне аккумляторны һәр сәфәр алдыннан тикшерергә...
-
Биектаулылар телевизор ота ала
Кадерле әбүнәчеләр! "ТАТМЕДИА"ның гадәткә кергән акциясе башланды. Бу юлы төп приз - телевизорның нәкъ менә сезгә булуы ихтимал. Квитанция күчермәләрен җибәрегез һәм призлар уйнатуда катнашыгыз. Ә анда 32" диагональле телевизор, цифрлы фотоаппаратлар, металл савыт-саба бар. Уйнатуда катнашуның бер авырлыгы да юк. Акциянең төп шарты элеккечә - 2016 елның 30 декабренә...
-
Биектау районы балалары туган якны өйрәнү музее оештыру эшенә алындылар (ВИДЕО)
Балаларны нинди юллар белән туган җирнең тарихын өйрәнергә, аны барларга һәм сакларга өйрәтергә? Ничек итеп аларда туган якка мәхәббәт, әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләргә? "Мең төсмерле туган як" ("Краеведческий калейдоскоп") дип исемләнгән республика конференциясенә әзерлек кысаларында Биектауның 2 нче урта мәктәбендә уздырылган семинарны оештыручылар - Биектау районы башкарма комитетының мәгариф...
-
Биектау районы авыл хезмәтчәннәре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша
Бүген авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында узачак Авиатөзелеш районында - «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) үз продукциясен халыкка Биектау муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
-
Семиозерка бистәсендә Тинчурин театры артистлары булып китте
27 октябрь көнне Семиозерка авыл мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комадия театры артистлары И.Мәхмүтова әсәре буенча куелган "Күрәсем кидгән иде..." спектаклен күрсәттеләр. Спектакльдә халыкның яраткан артисткасы - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова үзе дә уйнады.
-
12.45 сәгатьтә «Биектау FМ йолдызы» тапшыруының беренче чыгарылышы
Бүген 12.45 сәгатьтә «Биектау FМ» радиосында «Биектау FМ йолдызы»дип аталган яңа тапшыруның беренче чыгарылышы була. Исегезгә төшерәбез, көн саен без "Биектау хәбәрләре"нең "Вконтакте"дагы рәсми төркемендә теркәлгән дусларыбызның шәхси битләрендәге мәгълүматлардан чыгып, алар турында радиоэфирда сөйләячәкбез. «Биектау FМ йолдызы» булуы бик җиңел - "Вконтакте"дагы рәсми төркемебезгә кушылырга гына кирәк! Тапшыруның алып...