31 август 2016 яңалыклары
-
Тиздән Корбан гаетен бәйрәм итәчәкбез
12 сентябрь көнне барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга...
-
Биектаулыларның сорауларына Юстиция министры җавап бирә
Агымдагы елның сентябрендә-октябрьнең беренче ункөнлегендә Татарстан Республикасының юстиция министры Лариса Глухова юридик ярдәм күрсәтү максаты белән видеоконференция режимында Биектау муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк. Шушы уңайдан район кешеләре хокукый мәсьәләләргә кагылышлы сораулары белән 2016 елның 4 нче сентябренә кадәр 8.00 дән 17.00гә кадәр Биектау тимер юл станциясе поселогы, Кооператив...
-
Һава шартлары үзгәрә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 31 август кич, 1 сентябрь төнлә һәм көндез республика буенча яшен, көнбатыштан, төньяк- көнбатыштан 15м/с тизлектә, ә яшен вакытында 20м/с тизлектә җил көтелә. Көчле яңгырлар явачак.
-
Иртәгә- 1 сентябрь! Район мәктәпләрендә күпме бала белем алачак?
Нәниләр инде менә күпме гомер яңа әйберләрен барлый-барлый, дулкынланып 1 сентябрьне көтте! Әти-әниләре аларны тырышып-тырышып мөһим вакыйгага әзерләде: иң матур костюмнар, сумкалар, төсле китап-дәфтәрләр, уку әсбаплары алды. Аларны зур, матур, чиста сыйныфларда каршы алыр өчен мөгаллимнәр, мәгариф бүлеге идарәсендә эшләүчеләр, район һәм республика җитәкчелеге ниләр эшләгәнне алар башларына да китерә...
-
31 август- Ветеринария хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Ветеринария хезмәткәрләренең эше катлаулы, тынгысыз һәм аны беркайчан да гадәти эш көне кысаларына гына сыйдырып булмый. Алар җәмәгать секторында да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да шактый күләмле эш башкара. Мал табиблары белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән...