9 сентябрь 2015 яңалыклары
-
ТАВЫШ БИРҮ ДӘВАМ ИТӘ
Хөрмәтле биектаулылар, районыбыз кунаклары! "Казан арты энҗесе" ("Жемчужина Заказанья") конкурсында катнашучыларның заявкасына 4000 нән артык тавыш бирелде инде! Биектау муниципаль районында төзекләндерү буенча "Казан арты энҗесе" дип исемләнгән конкурс бара. Гаризаларны теркәү этабы тәмам, ләкин "Халык тавыш бирүе" этабы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: "Халык тавыш бирүе" этабы 1 нче сентябрьдә...
-
Товарның яраклылык срогы чыккан булса
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы инде ничәнче тапкыр кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, кибеттән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең яраклылык срогына, кайда җи-тештерелгәнлегенә, әзер-ләнү көненә игътибар итәргә, куллану вакыты күрсәтелмәгән товарларны алмаска киңәш итә. Әчегән сөт, ис кергән балык, таш кебек каты прәннек, күгәргән казылык, кортлы чикләвек - мондый...
-
Көчле җил зыяны
Дүшәмбе көнне булган көчле җил кайбер җирләрдә зыян салды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, җил Биектаудагы «Сандугач» балалар бакчасының түбәсен каерган, Дөбъяз мәктәбенең 50 кв. м. түбәсен һәм 120 кв. м. пластик фронтонын алып ташлаган, Чыпчык авылындагы бер йортның да түбәсе куптарылган.