10 март 2015 яңалыклары
-
Ярыш нәтиҗәләре куанычлы
Чистай шәһәрендә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында гер спорты ярышлары узды. Бәйгедә бөтен Татарстаннан килгән командалар катнашты. Биектау районыннан җиде герчедән торган команда барды. Җитди көндәшлек шартларында 58 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны Инсаф Кадыйров, 68 килограммга кадәрле авырлыкта - Артур Гыйлаҗев яулады. Икенче урыннарда - 48 килограммга...
-
Тарифлар үзгәрә
Иминият кертемнәре түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына күчү № 212-ФЗ Федераль законның 58 нче статьясы 2 өлеше белән билгеләнгән түбәнәйтелгән тарифларны куллану вакыты бетүгә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына (мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә - 22%, мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә - 5,1%) түбәндәге...
-
Алар илгә Җиңү китерде
Халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыгын илебездә хәзерге вакытта яшәүчеләр дә, киләчәк буыннар да хәтерендә нык саклар. Ул дәһшәтле сугыштагы Бөек Җиңүгә фронттагы һәр сугышчының һәм тылдагы һәр хезмәт кешесенең каһарманлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә бүген без кулына корал тотып сугышканнарны, Җиңүне хәрби заводларда станокларда эшләп якынайтканнарны, кырларда иген...
-
Кулъяулык чигү серләре
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы милли гореф-гадәтләрне, халык бәйрәмнәрен, кул эшләрен яңарта. Истәлеккә чиккән кулъяулык бүләк итү - халкыбызның иң матур гадәтләреннән берсе. 17-19 майда Казанда Татар хатын-кызларының III Бөтендөнья форумы уздырылачак. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чигелгән кулъяулыклар һәм чигүле сөлгеләр күргәзмәсен оештыру планлаштырыла. "Ак калфак" район оешмасы Биектау хатын-кызларын...
-
Көрәшчеләребез – алдынгылар арасында
Бәйрәм алдыннан безнең "Биектау" спорт комплексында 1997-1998 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Биектау районы командасы, җиңүчеләр өчлегенә кермәсә дә, әйбәт чыгыш ясады. Тренер Р.Н.Минуллинда тәрбияләнүче ике егетебез көрәшчеләр арасында җиңү яулады. Булат Минуллин 55 килограммлы авырлыкта, ә Рүзәл Сафин 90 килограммлы үлчәү категориясендә беренчеләр булдылар.