27 декабрь 2013 яңалыклары
-
Алар район газетасын чыгарган
«Биектау хәбәрләре" газетасы бүген районыбызда күп гаи-ләләргә килә. Район тормышын һәрьяклап яктыртучы бу газетаның тарихы нинди соң? Ул Дөбъяз авылы тарихы белән бик нык бәйләнгән. 1930 нчы елга кадәр Дөбъяз ике мәхәлләле гади бер авыл булган. Беренче мәхәлләдә 215 йортта 690 ир, 660 хатын-кыз гомер кичергән. Икенче мәхәлләдә 346 ир,...
-
Юл ашыкканны яратмый
Биектау районының машина юлларында 105 юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда 31 кеше һәлак булды, 143 кешегә зыян килде. Юллардагы аварияләрнең төп сәбәпләре элеккечә үк - руль артына салмыш килеш утыру, тизлек режимын арттыру, каршы хәрәкәт юлына чыгу, җәяүлеләрне уздырып җибәрмәү. Җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмыйлар, машина юлының кайсы...
-
Үзе кайта алмаса да, туган җиргә даны кайтты
«Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзә алу сыйфатларын гәүдәләндерделәр» - дип язган Советлар Союзы маршалы Леонид Говоров. Менә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә күренекле маршалның...
-
Тренер һәм аның көчле шәкерте
Эш-гамәлләре белән горурланырлык егетләр яши Битаман якларында. Алар районыбыз данын еракларга тараталар. Шундый егетләребезнең берсе - Алан-Бәксәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәнис Сөнгатуллин. Ул 1986 елның 12 нче апрелендә Олы Битаман авылында туа. Фәнис көрәш белән биш яшеннән ук шөгыльләнә башлый. Беренче остазы, әлбәттә, әтисе Фәһим абый була. Яшьлегендә көрәш...