Ямаширмәнең үз кояшы бар
Ямаширмә мәдәният йортында «Ямаширмә кояшы» дип аталган зур конкурс-фестиваль булып узды. Ул моннан соң һәр елның апрель аенда үткәреләчәк.
Фестивальгә әзерлек март аеннан ук башланды. Аны оештыручылар үз алларына укучыларның, студентларның һәм авыл яшьләренең гуманитар-мәдәни белемнәрен күтәрү, катнашучыларның башкару сәләтен үстерү, яшь талантларны зуррак сәхнәләргә чыгаруга системалы нигез тудыру кебек...